MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз шәхесләре

Кеше китә – җыры кала...


Безнең илебез Беек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итте. Беек Ватан сугышының соңгы тавышлары яңгыраганнан соң иңде 70 ел вакыт үтса да» ветераннарның батырлыклары белән без әле да горурланабыз, аларны хөрмәтлибез һәм олылыйбыз.

1941 елның 22 июнендә башланган дәһшәтле сугышта дошманга каршы кулына мылтык тота алган һәркем күтәрелә. Безнең Кошман авылыннан да исемнәре тарих битләренә кереп калган батырлар күп. Шулар арасында сугыш ветераны, 40 елга якын укытучы булып хезмәт куйган авылдашыбыз — Мершинов Виталий Алексеевич аерым игътибарга лаек.
Ул Кайбыч районының Соравыл авылында туып-үскән. Кечкенәдән кызыксынучан була. белемгә тартыла. 1937 елда 40 чакрым ераклыкта урнашкан Мөрәле мәктәбенә җәяү йөреп, 8 сыйныфта белем ала. 1940 елда Иске Тәрбит мәктәбен тәмамлап, берничә ай немец теле укытып алган егет 1941 елның маенда хәрби хезмәткә чакырыла. Ул Пенза шәһәренең “Восточный завод” дигән хәрби корылмаларын төзүдә хезмәт итә.

1941 елньң июнендә илгә зур афәт килә: Бөек Ватан сугышы башлана. Виталий абый 1942 елньң 1 гыйнварында, фронтка барыр өчең Чапаев шәһәрендә өч ай өйрәнү курсларында белем ала. 214 нче укчылар дивизиясенең артиллерия полкындагы сугышчы Виталий Мершинов март аеньң азагында Украина фронтының алтынчы армиясенә элемтәче булып кушыла һәм шунда хезмәт итә башлый. Каты сугышлар барышында алтынчы армия, һөҗүмгә күчеп, немецларны 60 чакрым чигендергәннән соң, Харьков юнәлешендәге өченче армия белән чолганышта кала. Виталий Алексеевич шул вакытта яралана һәм әсирлеккә эләгә. 1942 елньң 25 мае Виталий Алексеевичның хәтеренә мәңгегә уелып кала. Яшь егетнең яраланган килеш каршылык күрсәтә алмавы билгеле, әлбәттә.

Аны, бүтән иптәшләре белән берлектә, Польшадагы Сельдце шәһәренең концлагерена ябалар. Польша җирендәге Сельдце лагере... Коточкыч зур, йөзләрчә бүлекләргә бүленгән, чәнечкеле тимерчыбык белән уратыл алынган төрмә. Виталий Алексеевич әсирлектә яткан вакытларын куркыныч төшкә тиңли. Тоткыннар арасында татарлар, башкортлар, чувашлар, башка төрки милләт кешеләре булган, һәркөнне иртән санап, стройга төзеп, хәллерәк әсирләрне Польша байларына эшкә шәһәргә йөрткәннәр, ә авыру, яралы әсирләр лагерь эчендәге эшләрдә катнашканнар.

“...һәрбер тоткынның аягында агач башмак иде, муенында нәләт тамгасы кебек тимер кисәге, анда номер һәм рус икәнлеге язылган язу", — дип яза үзенең истәлек-хатирәләрендә әсирлектәге чагын Виталий Алексеевич.
Шулай беркөнне лагерь тирәсен тимерчыбык белән уратып алу эшенә чыгарылган тоткыннар арасында кыю авылдашыбыз Виталий Мершинов та була. Ләкин ул эшләрлек дәрәҗәдә булмый, чөнки кулы яралы. Лагерь сакчысы, аның эшләмәгәнен күреп, җәрәхәтле кулына тагын бер кат сугып имгәтә. Ләкин солдат Мершинов үзен кыю тота, авыртуга бирешми, совет солдаты исеменә тап төшермәскә тырыша.

Шул чорда балалар язучысы Абдулла Алиш та шушы лагерьда әсирлектә була. Аңа бу хәлнең шаһиты булырга туры килә. Ул кыю солдатка сокланып карый һәм бер иптәше аша Виталий Алексеевич белән очрашырга чакыру җибәрә. Менә шул чагында Мершинов беренче тапкыр чын язучы белән очраша да инде. Әсирлектә кичергәннәре һәм Алиш белән очрашулары турында Вәли абыйның язып калдырган истәлекләре дә бар әле. "Ике ел әсир булып яшәдем. Әсирлектә булуым турында кыскача гына әйтеп бетерергә мөмкин түгел, ә аерым бер китап язарлык. Алай да истә калган бер вакыйга турында әйтеп китәм. Польшаның Сельдце лагеренда беркөнне мин үзебезнең блок ишек алдында, кулым авыртканга арлы-бирле атлап йөргәндә, минем янга бер көше килеп: “Әйдә минем белән, сине балалар язучысы Абдулла Алиш белән таныштырам”, - дип, мине икенче блокка алып китте. Абдулла Алиш белән кул биреп исәнләштек. Ул минем кайда тууым, кем булып эшләвем, ничек әсир төшүем белән кызыксынды. Алиш күп нәрсәләр хакында сөйләде: “Без хәзер барыбыз да капчыкта яшибез, аннан чыгу юлын һәр көше уйларга тиеш һәм ничек кенә булмасын, моннан котылырга кирәк”, - диде. Мин Алишны беренче һәм соңгы мәртәбә шунда күрдем. Алишның сүзләре 22 яшьлек тоткын егет күңеленә ныклап кереп урнаша, иң кыен чакларда да күңелдәге өмет учагын тергезеп торучы нәрсәгә әйләнә. Язучы белән күрешкәннән соң илһамланып язган шигыре дә бар әле аның.

Алиш белән боз очраштык
Концлагерьда чакта.
Җәйнең кояшлы көнендә
Ач тилмереп яткан чакта.
Алиш, тоткында ятканда,
Зур хыяллар белән яшәде.
Дошманны җиңү өчен, ул
Безне көрәшкә өндәде.
Ләкин аларны бу лагерьдан
Бик тиз алып киттеләр.
Илнең азатлыгы өчен,
Үзләрен корбан иттеләр.
Күрә алмады ул Җиңү көнен,
Сугыштан соңгы елларны.
Күреп исә китәр иде
Илдәге үзгәрешләрне.

1944 елның июлеңдә тоткыннарны Совет Армиясе сугышчылары азат итә. Виталий Алексеевич та, тоткыннар белән бергә, Тула өлкәсенә күмер шахталарына эшкә җибәрелә. Әсирлек язмышыннан тәмам йөдәп беткән авылдашым: “Әсирлектә фашистларның коточкыч явызлыкларын күрергә туры килде. Шулардан берсе: барактагы әсирләрне урамга чыгарып тезделәр һәм стройда басып торган һәр унынчы кешене атып үтерделәр. Бу хәлләр сугыштан соң да озак еллар буе төннәрен төшкә кереп йөдәтте”, - дип язган үзенең көндәлекләрендә.

Туган якларына 1947 елда әйләнеп кайта ул. Шул елның сентябрендә аны Кошман мәктәбенә укытучы итеп куялар. Белем йортында тырыш хезмәт итә Вәли абый. Авылыбызда аны хәтерләүчеләр Вәли абый дип искә ала. Чөнки алар сугыштан соң, безнең авылда эшләгәндә гаиләләре белән ислам динен кабул итәләр. Тиз арада авылдашлары, коллектив арасында да хөрмәткә лаек була, аны үз итәләр. Тормыш иптәше Галия (Галина Макаровна) белән дә нәкъ безнең авылда таныша ул. Озак та узмый, гаилә корып, берга тормыш итә башлыйлар. Бер-бер артлы биш балалары дөньяга аваз сала. Барлык балалары да тәрбияле, тәүфыйклы булып үсә. Вәли абый 1982 елга кадәр Кошманда математика һәм физика фәннәрен укыта, балаларга белем һәм тәрбия бирә. Лаеклы ялга чыккач та, мәктәп белән элемтәсен өзми, бик күпләрнең остазына әйләнә. Мәктәптә эшләгән елларында да, ялга чыккач та, район һәм республика газеталарының актив хәбәрчесе була. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Кошманда яшәде ул. 2003 елның мартында ветеран арабыздан мәңгелеккә китеп бара.

Зур хөрмәткә лаек булган ветеранны искә алуыбыз очраклы түгел. Вәли абый хөрмәткә чыннан да, лаек. Бу турыда аньң орден-медальләре сөйли. Бөек Ватан сугышы елларында Бөек Җиңүгә керткән өлеше өчен ул I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Сугышчан батырлыгы өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә.
Ачы язмышка дучар булып та, кыенлыкларны җиңеп чыгарга үзендә һәрвакыт көч таба алган Вәли абый яшьләргә гел бер теләктә булды. Ул: "Ватанга тугрылыклы булыгыз, намуслы хезмәт итегез, хыянәт юлына басмагыз. Өлкәннәрне хөрмәт итегез, кешеләргә ярдәмчел булыгыз. Илебез азатлыгы өчен сугыш кырында башын салган батырларны онытмагыз. Тормыш юлында очраган кыенлыкларны җиңәргә һәрвакыт үзегездә көч табыгыз. Кыю һам көчле ихтыярлы булыгыз!” - дип кабатлый иде.

Вәли абый Мершинов кебек чын шәхесләрне онытмасак иде. Алар без – яшь буын өчен һәрвакыт үрнәк булып калачак! Без алар каршында мәңгелек бурычлы!

Кайбыч таңнары, 20.05.2015 № 36 (8831)
Категория: Авылыбыз шәхесләре | Добавил: antixak (05.01.2020)
Просмотров: 467 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar