MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз шәхесләре

«Кемдер колагымнан тартып, шушы урынга кайтарды кебек мине..»


«Берничә ел элек авылга кайтып, бизнес ачып җибәрәчәксең, дисәләр, ышанмас идем. Кемдер колагымнан тартып, шушы урынга кайтарды кебек мине. Күңел дә, җан да шушында тартты…» – ди «СЛ-Агро» җәмгыяте җитәкчесе Альберт Хәялиев. Нәсел-тамырлары белән Кошман авылына барып тоташкан Мәскәү эшмәкәре, Кайбыч районында үз эшен башлаганда, ике уй – кече Ватанын саклап калу һәм сыйфатлы, натураль продукция җитештерү теләге белән янып йөри.

Хәрби, нефть тармагы белгече, инженер… Альберт Илдус улының тормышы белән танышкач, авыл хуҗалыгына ни катнашы бар соң бу кешенең, дип уйлап куясың. Әмма булган белемнәрнең берсе дә комачау итми, киресенчә, берсен-берсе тулыландырып, файдалы эшкә кереп китәргә этәргеч кенә бирә. Альберт Хәялиев Колаңгы станциясендә тулы цикллы комплекс булдыра. Ул үсемлекчелек, хайваннарга ризык җитештерү, терлекчелек, сөт эшкәртү һәм сөт ризыкларын әзерләүне үз эченә ала.

— Авылга еш кайтам. Әтием һәм аның ягыннан барлык туганнарыбыз үскән нигезне яңарттым. Янына бакчасы, мунчасы салынды… Кошманга кайтырга яратам мин. Шулчак туган ягымда бизнес булдыру турында уйлана башладым. Очраклы гына рәвештә кулыма витаминлы-гранулалы он җитештерү технологияләре турында китап килеп эләкте. Бик иске китап инде ул, әмма андагы мәгълүматны актуаль дип таптым. Бу продуктка ихтыяҗ бар. 2015 елда Колаңгыдагы элеккеге завод урынында бизнесыбызны башлап җибәрдек, шуннан соң авыл хуҗалыгы тармагын ныклап торып өйрәнергә тотындым. Эшнең авырлыгы да бар. Әмма авырлыгы белән күңелле ул, – ди Альберт Хәялиев.

Эшнең нәтиҗәсе яхшырак булсын өчен, җитештерүнең тулы бер циклын булдыру кирәклеген тиз аңлап ала ул. «2018 елда янәшәдәге колхозны сатып алдым, аны тамырдан үзгәрттек. Заманча агротехнологияләр куллана башладык, авыл хуҗалыгы техникасын яңарттык, нәселле мөгезле эре терлек, сыйфатлы ашламалар сатып алдык. Хәзер инде беренчел чималны эшкәртү мөһим бит. Шул ук Колаңгыда 20 тонна сөт эшкәртерлек завод булдырдык. 2019 елдан башлап «СЛ-молоко» дигән бренд астында үз продукциябезне сатабыз. Бу – сөт, кефир, катык, май, йогырт, эремчек. Яратып алалар», – ди эшмәкәр.

Әңгәмәдәшебез сан артыннан кумый, аңа сыйфаты мөһим. Шуңа да кибет киштәсен ничек тә безнең продукция белән генә тутырырга кирәк дип кабаланмый да. «Бер тапкыр безнең сөт ризыкларын алган кеше янә килә. Сыйфатны мин үзем гарантиялим, үзем җавап бирәм, тәмле икәнен беләм», – ди ул. Сүзенең хаклыгын без дә раслый алабыз: продукция Татарстанның экологик яктан иң чиста районнарының берсендә җитештерелә бит.

Эшмәкәр хәзер тагын бер матур хыял белән яши.

– Үзең белән акчаны да, байлыкны да алып китеп булмый, шулай бит? Яшәгәндә уңай эмоцияләр кичереп яшисе, шул кичерешләрне башкаларга да бүләк итәсе килә. Мин атлар сатып алдым. Тирә-юнь авыллардан бала-чагаларны шул атлар тирәсенә туплыйсым килә. Беренчедән, балалар азмы-күпме аларны кайгыртырга өйрәнер, безгә дә файдалары тияр иде. Икенчедән, араларыннан бик тә кызыксынучаннарын сайлап, үз хисабыбызга ветеринар, зоотехник, механизаторлыкка укытырга җибәрер идек. Әлбәттә, мәҗбүриләп тота алмаячакмын аларны, кирәкми дә. Әмма авылга мәхәббәтне шулай тәрбияләү мөмкин дип саныйм. Үз балаларыбызны да өйрәтергә, алар белән дә шөгыльләнергә кирәк, – ди Альберт Хәялиев.

САН
Оешманың мәйданы 4,3 га тәшкил иткән җитештерү базасы, люцерна үстерү өчен 250 га үз кыры бар.
Категория: Авылыбыз шәхесләре | Добавил: antixak (26.04.2021)
Просмотров: 335 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar