MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз шәхесләре

Картаерга ашыкмыйлар әле
Һәр авылның башкаларга үрнәк булырдай, күркәм, тату гаиләләре бар. Кошман авылында да бүген дә егет белән кыз кебек яшәүче Мансур абый һәм Сахара апа Шәрәфиевларның берсе.Кавышып, бергә тормыш итә башлауларына да быел августта 50ел тула аларның. Озак еллар дәвамында тигез, тату гомер кичерүләрнең серен бер-берсен хөрмәт итеп , яратышып яшәүләрендә күрәләр. Икесе дә мактаулы, олы ихтирамга лаек тормыш юлы үткән.
Мансур абый Кошманда туып-үскән, Башта Кошман җидееллык мәктәбендә, аннары Кайбыч мәктәбендә белем ала. 1949 елда Казан дәүләт укытучылар әзерләү иститутының физика-математика факультетына укырга керә. Ике ел уңышлы гына укып чыкканнан соң, Омск өлкәсенең Тара шәһәренә җибәрәләр аны. Биредә мәктәптә физика,математика фәннәре укыта. 53 елда изге бурычын үтәргә хәрби хемәткә алына. Германиядә хезмәт итеп, кече лейтенант званиесендә запаска кайтарыла.
-Туган авылы мәктәбендә бу вакытта укытучыларга кытлык була. Мансур абый да вакытлыча тарих укытучысы һәм завуч булып эшли,ике елдан соң үз белгечлеге буенча математика фәнен укыта башлый. 1967 елда аны мәктәп директоры итеп билгелиләр. Кошманда директор булып эшләү дәверендә Мансур абыйның мәктәпнең материаль хәлен яхшырту өчен эшләгән эшләре исәпсез. ”Мин эшли башлаганда, мәктәп мич ягып җылытыла иде, кыш көннәрендә бик суык була торган иде, балаларның сәламәтлекләре өчен борчылып, бар тырышлыкны куеп,котельный төзеттек”,-дип искә төшерә Мансур абый. Мәктәп бик кечкенә булу сәбәпле, укулар ике сменада барган. Мәктәп бинасына янкорма төзеп, бу проблеманы да чишкәннәр. Укучыларны кайнар аш белән тәэмин итәр өчен Кошман мәктәбендә беренчеләрдән булып ашханә төзелә. Мәктәп яны участогы да гөрләп тора, яшелчә, җиләк-җимешләрне мул итеп үстерәләр. Җыеп алган уңышны саклар өчен нәүрәпне дә үзләре ясаганнар. Ул вакытта районнан һәрбер мәктәпкә дуңгызлар симертергә дигән таләп куелган була. Мәктәп янында гына ферма төзеп, ”Правда” колхозыннан яшь дуңгызлар кайтарталар. Мәктәп укучылары үзләре дуңгызларны карап үстерәләр. Моның өчен колхоз мәктәпне ит белән тәэмин итеп тора.
Хезмәтен бәяләп бирелгән Мактау кәгазьләре дә бихисап Мансур абыйның, ”Ел укытучысы” иттереп, рәсемен Апаста Мактау тактасына чыгаралар аның. Балаларны патриотик рухта тәрбияләгәне өчен ВЛКСМ Үзәк комитетыннан грамота белән бүләкләнә. Ул вакытта авыл яшьләре өчен кичке урта мәктәп оештырылган була. Анда уңышлы эшләгән өчен район грамотасына лаек була. 1991 елда лаеклы ялга чыга Мансур абый, ләкин мәктәптә эшләвен дәвам итә. Берничә ел укытучы булып эшләгәннән соң, кабат мәктәп директоры итеп билгеләнә.
Сахара апа да ире кебек уңган,тырыш. 38 ел буе рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Тумышы белән Сахара апа Кукмара районы Ядегәр авылыннан. Җиденче класстан соң Арча педагогия училищесында белем ала. Аны тәмамлаганнан соң, алты ел буе Дөбьяз районында/хәзерге Биектау районы/рус теле һәм әдәбияты укыта. Булачак ире белән ул педагогия институтында читтән торып укыганда таныша. Гаилә корып, Мансур абыйның туган авылы Кошманда төпләнәләр. Ил-көнгә лаеклы 3 малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары да үзләре кебек уңган,тирә-юньдәгеләргә рәхим-шәфкатьле, ярдәмчелләр. Барысы да югары белемле. Кече уллары Айдар гаиләсе белән үзләре янында яши. Эшмәкәр,шәхси кибет тота.Илгизләре Кайбычта юллар идарәсе начальнигы булып эшли. Кызлары Ландыш Каратунда үз гаиләсе белән яши. Илдарларының гына гомере кыска була.
Хәзерге вакытта 8 оныклары бар аларның. Өлкәннәре югары белем алалар, кечрәкләре мәктәптә укый. Олы яшьтә булуларына да карамастан , кул кушырып утырырга ярамый Мансур абый белән Сахара апа: мал-туар, кош-корт асрыйлар, бал кортлары бар.Х әзер яши торган йортлары янәшәсендә кызыл кирпечтән ике катлы өй җиткереп киләләр.
Озак еллар бергә гомер иткән шушы гаиләгә авыл халкы сокланып, хөрмәт белән карый. Һәрвакыт игьтибарлы, мөлаем, кешеләрнең шатлыгын да, кайгысын да уртаклаша, бүлешә белүче бу бәхетле пар һәр туган таңга шатланым гомер итә.
Категория: Авылыбыз шәхесләре | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 602 | Теги: Картаерга ашыкмыйлар | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
avatar