MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз шәхесләре

Кар-буран дип тормыйлар

Фатирың иркен, җылы була торып та, краннан тамчы тама икән, кәеф кырыла инде, җәмәгать. Әле өстәрәк яшәүче күршеңнең пошмаслыгы аркасындамы, хасталыгы нәтиҗәсендәме, түшәмнән су саркып торса, бүре булып улыйсы лар килә мәгәр.
Менә шундый вакытта искә төшерәбез инде торак коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен. Хәзер Таулык тарафында, яңа йортта торганга, сантехникларга мөрәҗәгать иткән юк диярлек. Ә менә Бауман урамында, атаклы шахматчыбыз Рәшит Нәҗметдинов озак кына гомер кичергән 76 нчы йортта яшәгәндә аларның бусагасын байтак таптарга туры килде. Ярты гасыр элек, Сталин исән вакытта салынган йорт бит: шактый тузган, алыштырасы, сиплисе урыннары күп (ниһаять, өченче ел җылыту торбаларын, былтыр түбәсен алыштырдылар). Хәзер дә, өченче катта гомер сөрүче кырым татары Хөсния апаның хәлен белешеп торганга, йорттагы яңалыкларны вакытында кү реп-ишетеп торабыз. Андагы ишегалды җыештыручы Гөлия апа, әлеге мәхәллә кварталга җаваплы "Посад" ширкәте җитәкчесе Ривал Сафин да, яхшы танышларымнан.
Игътибар иткәнегез бардыр: хәзер башкалабыздагы байтак кына йортларның диварларында "Сак булыгыз: кар төшүе ихтимал!" дигән язулар пәйда булды. Үткән атнада Ривал әфәндене очраткач, әлеге язулар өстегездән җаваплылыкны төшерергә тырышу, бер хәйлә генә түгелме, дип сораштырып тордым. "Юк, хәйлә түгел. Әнә 2013 елның беренче апрелендә Пушкин урамындагы 5 нче йортта торучы бер ханымның машинасына кар төшкән булган. Шул чакта бу хакта ни безгә, ни милициягә хәбәр итмәгән. Әмма былтыр февральдә, әллә нинди белешмә-кәгазьләр юнәтеп судлашырга, зыян күрдем дип, бездән 89 мең сум түләтергә уйлаган. Юрист яллап, дәгъвасын кире кактыруга ирештек. Шуңа күрә хәзер, йорт тирәләренә машина куймасыннар, куйган очракта безгә дәгъва белдермәсеннәр өчен, шулай язып куярга мәҗбүрбез", дип җавап бирде ул миңа.
Кар турында сүз чыккач, җыештырып бетерә аласызмы, узган кыш бигрәк тә күп яуган иде, дип кызыксындым. "Элегрәк кар түгү, бушату урыннары ташландык җирләр, иясез йортлар, чокырлар күп иде. Хәзер елга порты янындагы кар эретү урынына гына ташыйбыз. Еш кына бер рейс ясауга бер сәгать вакыт китә. Карбуран дип тормыйбыз, кирәк икән бәйрәмдә дә, төнлә дә эшлибез", дип сөйләде ул. Читтән машина ялласаң, сәгатенә 700 сум түләргә кирәк икән. 10 сәгать эшләсә, 7 мең сумыңны чыгар да сал! Элегрәк бер машина 1821 рейс ясый торган булган. Хәзер 10 сәгатькә 1012 тапкыр барып килә алалар. Күп яуган вакытта, бер төндә 128137шәр машина кар түгәргә туры килә икән. Урам җыештыручыларның җитеп бетмәве дә кулдан тота. Мондый хәлдән чыгу, авыр кул хезмәтеннән котылу өчен, җыештыру эшләрен механикалаштыру зарур.
Акча җиткереп булмый. Лизингка булса да, ел саен бер техника алырга кирәк. Техникаң булмаса, җыештыру эшләрен ала алмыйсың, күпме машинатракторың бар, төзекме, дип гаражга килеп тикшереп торалар, ди җитәкче. Әле менә узган ел лизингка алган "МТЗ-82" тракторына түләп кенә бетергән булганнар. Кайтарып куйган җирдән трактор юкка чыккан. Полициягә дә мөрәҗәгать иткәннәр, башкача да эзләтеп караганнар. Суга төшеп чумгандай булган. "Каравылчы хатын, ничек түлим мин аны, дип елагач, безгә язган мал булмагандыр, дип хәленә кердек. Февральдә алтмыш тула бит. Эшемне яратам мин, эшлә әле дисәләр, дәвам итәрмен. Китә калсам, яхшы яктан гына искә алсыннар. Рәнҗеп калмасыннар. Кайбер түрәләр һаман үз кесәсен генә кайгырта. Тегендә баргач җавап бирәсе бар бит", дип фәлсәфи фикер йөртүенә, кешелеклелегенә сокландым мин аның.
Шушы берничә сәгать эчендә Ривал әфәнденең Апае районының Кошман авылында туып үсүен дә, КАИда инженер белгечлеге алып чыгып, 22 ел авиация заводында хезмәт куюын, инде торак коммуналь хуҗалык тармагында җитәкчелек эшенә алынуына да 15 ел булуын белгәч, башкалабыз көнкүрмешен кайгыртып, озын-озак эшләргә язсын сиңа, дигән теләгемне җиткердем аңа.
Категория: Авылыбыз шәхесләре | Добавил: antixak (19.02.2020)
Просмотров: 446 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar