Юклык заманасы түгел, кибет киштәсендә итнең ниндиен генә күрмәссең. Тик сыйфат белән бәя ягы гына һәрвакыт туры килми. Кыйммәтлесе һичшиксез әйбәт дигән сүз түгел, һәм киресенчә. Шулай да мөмкинлеге булган кеше өйдә җитештерелгән иткә өстенлек бирә. Кибеттәгесе белән чагыштырганда аермасы – җир белән күк арасы! Тәмле һәм диетик саналган тавык итен яратмаган кеше сирәк була. Шулпасы да тәмле. Хуҗабикәләр алдарга ирек бирмәс: тавыкны белеп алсаң гына, майлы, шулпасы сары төстәге аш пешә. Ә андый ит өйдә үстергән тавыктан гына чыга инде. Кайбыч районындагы Кошман авылында яшәүче Рушан Сайрановның күп итеп тавык асравын белгәч, үзен күреп сөйләшергә булдык. Иң кызыксындырганы – кечкенә чебешләрнең нинди шартларда үсүләрен күрү. Сер түгел, кошчылык фабрикаларында кечкенә чебешләрдән итле тавык ясар өчен әллә ни озак вакыт таләп ителми. Бик тиз кирәк булгач, төрле дару, уколлар кулланып та үстереп була. Авырлыкны да шул рәвешле арттыралар. Рушан исә үз итенең хәләл икәнлеген раслый ала. Хәләл ит булгач, ул әле “бисмиллаһ” дип суелган дигән сүз генә түгел. Димәк, тавыклар антибиотиклар, әллә нинди уколлар, үстерү гормоннары белән үстерелмәгән. Ризыгыбыз хәләлме, әллә хәраммы дигәндә дә, иң башта күз алдына гел ит килеп баса шул. Ник дигәндә, кибет, базар киштәләрендәге итнең барысы да хәләл түгеллеген азмы-күпме дәрәҗәдә белеп бетерделәр. Бу итнең сыйфатына да тәэсир итми калмый. Мал экологик чиста һәм хәләл ризыклар ашап авырлык җыярга тиеш. Рушан үзе дә моны раслады. “Инъекцияләр кулланмыйча, ГМО, хлорсыз үсә чебешләребез. Беренче көннәреннән алып үзебез үстерәбез. Тавык булганчы ике айдан артык вакыт уза. Шартларына туры китереп суябыз, гаиләм, туганнар килеп йолкыша”, – диде ул. Сайрановлар “Кобб 500” токымлы бройлер чебиләрен үстерә. Аларның үзенчәлекләре турында болай ди әңгәмәдәшем: – Бу токым тавыклар тән төзелешләренең зурлыгы, нык тәпиләре белән аерылып тора. Йоннары ап-ак. Бирешми торган чебешләр. Зур югалтулар кичермибез. Малны никадәр яхшы тәрбияләсәң, керемне дә шулкадәр аласың. Моны Рушан да яхшы аңлый. Алар чебеш-тавыклар өчен бик үк зур булмаган абзар ясап куйган. Аны җылыту, электр системасы белән тәэмин иткәннәр. Кош-корт өчен бөтен уңайлыклар да бар, чебешләр җылыда үсә. Хәтта кайчан ашатырга, нинди күләмдә комбиазык кулланырга икәнен искәртеп торган элмә такта да бар. Итнең сыйфаты, иң элек, тукландыруга бәйле шул. Комбиазыкны тегермәндә үзе дә тарттыра Рушан. Сыйфатлы комбиазык шактый кыйммәт, төп чыгымнары да әнә шул икән. Үстерер өчен чебешләрне баштарак Апастагы зур гына комплекстан, яхшы танышларыннан алган булса, хәзер Казан шәһәреннән алып кайта. “Яңа алып кайткан чебешләр бер-берләренә сыенып, бер күчкә җыелып торсалар, начар булыр иде, димәк туңалар. Чебешләрне беренче ун көндә бала караган кебек карарга кирәк”, – дип әйтә Рушан, өй кошларының торышына ишарәләп. Шушы кечкенә генә булса да тавык оясында меңнән артык чебешне үстереп саткан инде ул. Чебешләр 1,8 – 2 кг авырлыкка җиткәч суела. Сатып алучылар якын-тирә авыллар белән генә чикләнми. Казан, хәтта Чаллыдан ук килеп алучылар да бар икән. “Сатып алучыларга еш әйтәм: безнең тавык белән аш пешереп карагыз да кибет тавыгыннан пешерегез. Аермасы шунда ук сизелә бит. Бер тапкыр өй тавыгын авыз иткән кеше кибетнекен инде ашарга теләми”, – дип әйтә Рушан Сайранов. Итнең бәясенә килгәндә, килосын 230 сумнан куйганнар. “Кыйбатсынмыйлармы?” – дигән сорауга ул болай диде: – Клиентларның төрлесе бар. 230 сумны һавадан алмыйбыз, билгеле. Тавыкның үзбәясе, утка-суга киткән чыгымнар, бөртекле культуралар, комбиазык та шушында. Кул эшен исәпкә алмыйча әле бу. Сыйфат ягын кайгырткан кешеләр кыйбатсынмый, ала. Без үзебез дә сыйфат өчен эшлибез. Алга таба да продукциягә ихтыяҗ булса, бүгенге күләмнәрдә генә тукталып калмаска исәбе бар Рушанның. Әле менә республикада ел да Авыл хуҗалыгы министрлыгы теләктәшлеге белән үткәрелә торган грантлар бәйгесендә катнашырга әзерләнә. Проекты бар, бизнес-планнары төзелгән. – Грантка тавык үрчетүгә бәйле проектны тәкъдим итәргә уйлыйм. Насыйп булса, аларны инде ит өчен түгел, ә шәхси хуҗалыкларга сатар өчен җитештерергә исәп. Рушан Сайрановтан тавык үстерүчеләргә берничә киңәш: – Чебешләр алыр алдыннан, алар тотылачак урынны дезинфекцияләгез. – Чебиләрнең аслары коры булырга тиеш. Алар яши торган урындагы җылылыкны көйләп торырга кирәк. Чебиләр үсә барган саен, температураны киметергә мөмкин. – Алларында беркайчан да су бетмәсен, чөнки алар коры ризык белән туклана, шуңа суны күп эчәләр. Су бүлмә температурасында булсын. – Һәр тавыкның үзенә генә хас сыйфатлары була. Үстергәндә аларны исәпкә алу мөһим. Шуңа күрә, өстәмә мәгълүмат алу өчен, махсус китаплар укырга иренмәскә кирәк. – Комбиазыкны ышанычлы җитештерүчеләрдән генә алыгыз. |