Албит » Язмалар » Авылыбыз шәхесләре |
Әгъзам Борһанов
Әгъзам Борһан улы Борһанов 1924 нче елның 2 сентябрендә Кайбыч районы Олы Кошман авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Олы Кошман авылында җиде еллык мәктәбен 1938 нче елда тәмамлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Паратскийның ФЗУ училищесында ике елга якын укып, заводта эшләү өчен слесарлык һөнәрен алып кайта. Кайтып, өч-дүрт ай ял иткәч, аны 1943 нче елның 5 гыйнварендә Бөек Ватан сугышына, немец илбасарларына каршы көрәшкә җибәрәләр. Әгъзам Борһан улы Борһанов Житомир шәһәрендә урнашкан пехота гаскәрләре өчен хәрби командир әзерли торган училищега эләгә. Биредә 6 ай хәрби чыныгу алгач, дәүләт имтиханнарына бер атна вакыт калып барганда училище курсантларын тулысынча Мәскәү өлкәсенең Раминский шәһәренә күчерәләр. Анда Әгъзамны 10 нчы һава десанты^бригадасына билгелиләр. Биредә 1944 нче елның июнь аена кадәр һава десантчысы буларак курслар уза. Хәрби әзерлек алгач, Әгъзам Борһанов 10 нчы һава десанты составында Карелия - Фин фронтына җибәрелә. Биредә алар ак финнарның ныклы оборонасына очрыйлар. Бик күп югалтулар кичерү буенча Свер елгасын кичеп ак финнар һәм немецлар оборонасын өзеп, Аланши шәһәренә юл тоталар. Аланши шәһәре өчен барган каты көрәштә Әгъзам Борһан улы Борһанов каты яралана. Сугыш кырыннан анны Вологда шәһәренә госпитальгә озаталар. Госпитальдә биш ай биш көн дәваланганнан соң 2нче группа инвалидлык биреп, 07.02.1945 нче елда авылына кайтарып җибәрәләр. 1945 нче елның 13 февралендә Әгъзам Борһанов туган Олы Кошман авылына кайтып җитә. 1957 нче елдан Әгъзам Борһанов биш елга якын Олы Кошман авылында клуб мөдире булып эшләде. Шул вакытта клубта киномеханик Калимуллин Рашид авыл халкына атна саен бик кызыклы кино-филмнар күрсәтә иде. Сугыштан соң берничә ел үткәч Әгъзам Борһан улы Борһановны «Ватан сугышы» ордены белән бүләкләнә. Әлеге орден аңа Аланши шәһәрен азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен бирелә. Әгъзам Борһанов 1964 нче елдан «Правда» колхозында экономист булып өч елга якын, тагын 1982 нче елның декабрь аена кадәр 10 елдан артык Кайбыч лесхозында инженер хезмәтендә эшли. Соңгы эше «Кайбыч» совхозында (питомникта) экономист булып, 4 елга якын эшли. 1985 нче елның апрель аенда пенсиягә чыга һәм 1987 нче елның май аеннан эшеннән бөтенләйгә китә. Ул пенсиягә чыгып, Олы Кошман авылына кайткач та «Авангард» колхозы бухгалтериясендә экономист булып берничә ел эшләп ала. Түбән Кама шәһәре 08.05.2013 ел | |
Просмотров: 469 | |
Всего комментариев: 0 | |