MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз шәхесләре

Фәнгә багышланган гомер
Марат Әбрар улы Сәгыйтов-татар теле гыйлеме өлкәсендә озак еллар дәвамында нәтиҗәле эшчәнлек алып баручы олпат галимебез һәм мөгаллимебез.
Марат аганыңисеме республикабыз җирлегендә генә түгел, ә милләттәшләребез яшәүче башка төбәкләрендә дә эшләп килүче күпсанлы татар теле һәм әдәбияты укытучыларына да,галим-язучыларга да һәм, гомумән, киң катлам зыялыларга да яхшы таныш, дип уйларга кирәк.
Берәүләр аны иң әүвәл тел гыйлеме буенча язылган төпле хезмәтләре аша беләләр, икенчеләре исә Марат аганы якыннан белеп,остазлары буларак күңелләрдә йөртәләр. Ярты гасырга якын Казан дәүләт педагогика университетында мөгаллимлек кылу дәверендә ул йөзләгән яшь йөрәккә туган теогә мәхәббәт сала, фәнгә хөрмәт уята, аларны югары белемле белгеч итеп тәрбияләүгә зур тырышлык куя. Шунысы кыйммәт:Марат ага әле бүген дә сафта, мәртәбәле эшен дәвам итә.
Марат аганың балалык чоры да, яшлек еллары да сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Ул 1929 елның 3 октябрендә Кайбыч районы Түбән Кошман авылында дөньяга килә. Әтисе - танылган шагыйрь һәм журналист Әбрар Сәгыйди /Әбрар Сәгыйтов/. Соңыннан, еллар узгач, Марат ага беренчеләрдән булып әтисенең шәхси архивын торгызу эшенә керешә.Озак еллар дәвамында эзләнеп, әдәби мирасын барлап, архивларда казынып,”Ак юл”,”Эшче”,”Шура,”Кызыл шәрык”,”Сөембикә”,”Балалар дөньясы”,”Кызыл яшьләр”,”Эш”,”Аваз”,”Татарстан хәбәрләре” кебек газета –журналлардан күренекле әдип һәм журналист Әбрар Сәгыйдинең әдәби мирасын өйрәнә, әсәрләренең тулы библиографиясен төзи.
1936-1943 елларда Марат ага Кошман мәктәбендә укый. Мәктәп елларында өч дус - Әмин Мөхәммәтшин, Габбас Мөхетдинов һәм Марат абый зирәк, китап “җене” кагылган балалар булып үсәләр.Мәктәп һәм авыл китапхәнәләрендә укырлык әсәрләр калмагач, алар мәктәп белешмәсе белән район китапхәнәсеннән китап ташырга тотыналар.Ягымлы китапхәнәче апалар исә аларны җылы каршы ала,күренекле чит ил, урыс һәм татар итеп, әлеге өч бала бик яшьли Жюль Верн, Дж. Лондон, В. Бредель,Л.Н. Толстой, М.Горький һәм күп кенәтатар әдипләренең әсәрләрен уку бәхетенә ирешәләр.
Каты авырудан соң,1939 елда Әбрар ага вафат була. Тол калган Сәгыйдә апа дүрт бала белән бик авыр шартларда тормыш кичерә башлый.
Марат аганың туганнары- югары педагогик белем алган шәхесләр. Зөмәррә апа-ярты гомерен балаларга белем-тәрбия бирүгә багышланган абруйлы хезмәт ветераны, хэзер Казанда яши. Марат абый кебек Казан университетын тәмамлаган Фоат абый шактый озак еллар Курган өлкәсе, Кама тамагы һәм Биектау районнары мәктәпләрендә укытучы һәм директор вазыйфаларын башкара, хәзер Санк0Петербургта яши һәм оборона заводында эшли. Югары педагогик белемле, милиция отличнигы майор Илһамия апа башкалабызның Мәскәү районы милиция органнарында хезмәт итә. Шушы уңайдан Марат абыйның кызы да мөгаллим һөнәрен сайлавын әйтергә кирәк. Наилә ханым бүгенге көндә төзелеш-архитектура академиясендә ассистент булып эшли, ике бала тәрбияли.
Марат аганың тормыш юлы Казан һәм фән дөньясы белән бәйләнешендә әтисенең сеңлесе Зоха апа уңай роль уйнаган дип уйларга кирәк.Вакытлыч авылган кайткан Зоха апа да уңай роль уйнаган дип уйларга кирәк. Вакытлыча авылган кайткан Зоха пап, гаиләнең аяныч хәлен күреп, 1943 нче елда Марат аганы Казанга алып китә һәм 49 нчы татар урта мәктәбенә урнаштыра. Ул 1947 елда университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.Биредә ул Латыф ага Җәләй, Нази Кашшаф, Мөхәммәт Гайнуллин һәм башка күренекле галимнәрнең лекцияләрен тыңлый, татар һәм рус филологиясе буенча төпле белем ала.
1952-1953 нче елларда ул Ленинград/хэзерге Санк-Петербург/ университетының филология факультеты каршындагы рус теленнән вуз укытучылары хәзерләү курсларында профессорлардан Б.А.Ларин, А.М.Бабкан, М.А.Соколова,М.И.Матуеевич, Л.Р.Зиндер кебек күренекле галимнәрнең лекцияләрен тыңлый һәм гамәли дәресләрдә тел материалын анализлау күнекмәләрен үзләштерә. Марат аганың шәхси архивында сакланган истәлекләрдә әнә шундый юллар бар. Дистәгә якын телләрне белгән әлеге профессор-галимнең эрудициясе, тирән лингвистик белемле безне сокландыра һәм ничек тә алар дәрәҗәсендә лекцияләр укуга ирешү теләге уята иде. Тел гыйлеме проблемалары белән чын-чынлап кызыксына башлавым да нәкь шул елларда булган, күрәсең”. Курсларны тәмамлагач, РСФСР Мәгариф министрлыгы аны Казан дәүләт педагогия институтына эшкә җибәрә. Рус теле кафедрасында вакансия булмау сәбәпле, ректоратта аңа аспирантурага керү һәм диссертация язу эшенә керешергә тәкьдим ясала. Кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшыргач, ул аспирантурада укый һәм читтән торып уку бүлегендә эәли башлый.
1968 елда Югары Атестация коммиссиясе тарафыннан Марат агага доцент исеме бирелә. Бүгенге көндә ул профессор вазыйфасын үти. Күпьеллык намуслы фәнни - педагогик хезмәтләре өчен остазыбыз”Хезмәт ветераны ””РСФСР ның мәгариф отличнигы”,”Югары һөнәри белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре” кебек исемнәргә лаек булды.
“Табигатьтә йөрү,ерак араларны җәяүләп үтү-ял итү, көч туплау, сәламәтлекне ныгытуның иң нәтиҗәле ысулы бит ул”,-дип саный Марат ага.Остазыбыз Марат ага Әбрар улы Сәгыйтевне ихлас күңелдән 75 еллык юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа ныклы сәламәтлек,озын гомер, хезмәтендә уңышлар, күңел күтәренкелеге теләп калабыз.
Казан дәүләт педагогия университетының гомуми һәм чагыштырма филология кафедрасы әгьзалары.
Категория: Авылыбыз шәхесләре | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 1227 | Комментарии: 1 | Теги: Фәнгә багышланган гомер | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar