Албит » Язмалар » Авылыбыз шәхесләре |
Догалы эш
Равил Җәләлиевнең, үзе әйтмешли, эшләмәгән эше калмаган. Беренче һөнәре укытучы булса, хәзер аның 5 оешмасы бар. Капиталь төзекләндерү белән дә шөгыльләнә, кафе һәм кунакханәсе дә бар, хәзер менә авыл хуҗалыгына да керешкән. Уңыш серен болай аңлата: әти-әни догасы һәм кеше белән бүлешә белү. - һәр кешенең үз сәләте була. Менә мин сәясәтче була алмыйм. Сәясәтчеләр исә минем эшне эшли алмый. Укытучылыкка укыган идем. 3 ай Федоровское авылында урыс малайларын татарча сөйләшергә өйрәттем. Минем эш түгел икәнен аңладым да мәктәптән киттем. Дөресрәге, бу һөнәрнең абруе төшкән вакытлар иде. Туган авылым Кошманнан олы юлга чыгып басам: беркем утыртмый, әле пычрак сиптереп китеп баралар. «Сельхозтехника»га снабженец булып урнашкач, һич югы йөк машинасына утыртып йөри башладылар, - дип искә ала ул тормыштагы беренче тәҗрибәсен. Аннары Райпо системасына барып эләгә, соңрак коммерция эшенә алына. Хәзер төп эше капиталь төзекләндерү белән бәйле. Кайбыч кына түгел, күрше Апае белән Югары Осланда да эшлиләр. - Минем эшем - оештыру. Теләсә кайсы хәлдән чыга алам, Аллаһка шөкер. Башкаларда аңлап алды: берәр нәрсә килеп чыкмый икән, миңа тәкъдим итәләр, - ди ул. - Мулланы, главаны, хөкүмәтне сүгәбез. Үзебез бармак та селкетмибез. Һәрберсенең уңай һәм тискәре ягы бар. Сүккәнче, бар мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. Әйтик, Кайбыч аша М12 трассасы уза. Аны төзүчеләр үзләренә йөрергә юл сала башлады. Мин эш башлаган кечкенә генә Түбән Колаңгы авылына таба. Әле кайчан юл салыныр иде анда? Юл салучылар килгәч, аларга торырга урыны да кирәк. Гади генә кунакханә ясап куйдык. Хәзер менә 33 урыныбыз бар. Бәяне очсыз итеп билгеләдек. Акчасы күп керми, аның каравы киләсе елларга эш бар. Авыл хуҗалыгына әле күптән түгел генә алынган Равил Җәләлиев. Монысын җан тарту ди, авыл егете бит. - Авыл хуҗалыгында күп акча эшләп булмый. Ничәдер елдан соң кереме булса гына. Ачтан да үлмисең, баеп та китмисең. Тотынган икән, алып барырга кирәк. Техника кайтарабыз, тегесен эшлибез, монысын дигәндәй. Яшь бара бит инде. Олыгайгач шул хуҗалыкта буталып йөрү хыялы бар, - дип хискә бирелә ул. - Авылның киләчәге ничек буламы? Бик үк куркыныч түгел. Барысы да «нормально» булыр. Хөкүмәт аз эшләми. Әйтик, безнең Кошманда бөтен әйбер бар, ялт итеп тора. Яшьләрне ничек тә булса калдырасы иде. Эш урыны бик күп. Акча белән кеше эзлибез. Әмма район яки республика дәрәҗәсендә генә хәл ителә торган эш түгел бу, Мәскәүдән эшләргә кирәк. Бүген төп игътибар авылның социаль проблемаларына бирелә. Авыл хуҗалыгына да игътибар бирәсе иде, ярдәм булса, тагын да яхшырыр иде. Равил Җәләлиевне районда хәйриячелек белән иң күп шөгыльләнгән кешеләрнең берсе дип атадылар. - Миңа эш бирәләр, Аллаһка шөкер. Күп акчам юк, әмма эшем дә бетми. Үзеннән-үзе бара кебек. Ике сәбәбе бар, дим. Беренчесе - әти-әни догасы. Икенчесе - бүлешү. Бирсәң, Аллаһы Тәгалә артыгы белән кайтара,- ди эшмәкәр. - Атна саен диярлек ярдәм сорап киләләр: монысы сүтелгән, тегесен күтәрергә кирәк. Яшермим, кызып киткән чагым да бар. Аннары тынычланам: кем дә булса да булышырга тиеш бит инде, заманасы шундый. Бөтен әйберне акча белән санап кына булмый. | |
Просмотров: 411 | |
Всего комментариев: 0 | |