MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз шәхесләре

Әбрар Хәмит улы Борһанов (1912-1990)

1966 елның июль ае Әбрар Хәмит улы Борһанов өчен гадәти хезмәт ае булды. Сынау очышлары бара. Лайнерларга ягулык салуны күзәтеп торырга, техник караулар үткәрергә, очкычларның двигательләрен тикшереп карап, йөрәк тибешләренә даими колак салып торырга туры килә. Яңа самолетлар, якты йолдызлар сыман, бер-бер артлы күккә оча иделәр.

Моторист Борһанов, вакыт белән исәпләшмичә, көннәр буе предприятиедә югала. Кирәк булса, төнлә дә эшли. Лайнерларга гашыйк кеше булганга, ул очкычларны зур тырышлык белән әзерли.
Аның югары бүләге турындагы хәбәр бөтен коллективны дулкынландырды. Дуслары кулын кыстылар, ихлас елмаюлар эштәге иптәшләренең чын күңелдән шатлыгын уртаклашулары турында сөйләде. Сөенмичә мөмкин дә түгел – Ленин ордены, «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырылып, Социалистик Хезмәт Герое исеме – намуслы хезмәте өчен иң зур бүләк.
Шатлыкка кайгы кисәкчеге дә кушылды. Әти-әнисе исән булса, улы белән бергә шатланырлар иде. Әбрар Хәмәт улы күп балалы гаиләдә үсте. Революциягә кадәр алар Казан губернасының Олы Кошман авылында гади крестьян тормышы алып бардылар.
Гражданнар сугышы елларында әтисе фронтка китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Тиздән әнисе дә авырып китә, аның артынан ике баласы да. Ачлык, тиф, медицина ярдәменә өметләнергә юк. Әниләре вафат була, ике абыйсы да якты дөнья бәелән хушлаша. Әбрар белән Кашаф икәү генә кала. Аларны балалар йортына билгелиләр, ә Свияжскида сукбайлар өчен хезмәт колониясе ачылгач, аларны укый, эшли һәм һөнәр үзләштерә алсыннар өчен, шунда күчерәләр.
Тәрбиячеләре яхшы кешеләр булып чыга. Балаларны кызганалар, аларга укырга, слесарь һәм агач эше серләренә төшенергә ярдәм итәләр, Абрар хәтта комбайн йөртергә дә өйрәнеп китә.
1928 елда механизаторларга зур ихтыяҗ туу Свияжский хезмәт колониясендә тәрбияләнгән Әбрар Борһановның Татарстан АССР Яңа Чишмә районының «Кызыл Октябрь» совхозына килүенә сәбәп була. Техникага карата чын мәхәббәте дә шунда күренә. Ул елларда авыл хуҗалыгы машиналарын, җиһазларын, аз санда гына булса да, совхоз инвентарьларын ремонтлаган. Тимерчелек, эретеп ябыштыру, слесарь эшләре белән дә шөгыльләнергә туры килә, ә сезон вакытында, хәтта ул вакытта совхозда булган бердәнбер булган, Саратов комбайнында комбайнчы булып эшли. Үз эшен гел югары дәрәҗәдә башкаруы нәтиҗәсендә премияләр һәм җитәкчелек тарафыннан даими макталып тора.
Әмма яшь механизаторның укыйсы, күбрәк тәҗрибә, белем туплыйсы килә. Ул 1933 елның көзендә Казанга юл тота. Әмма соңга кала, укулар тулы куәтенә бара торган була. Свияжский янындагы совхозда катер мотористы вазыйфасына урнашырга туры килә, ә бер елдан аны Кызыл Армиягә алалар.
Солдат язмышы Әбрар Хәмит улын Ерак Көнчыгышка алып барып ташлый. Биредә ул Тын океан флотының аэродромнарының берсендә сакчы була. Беренче тапкыр самолетлар белән якыннан шунда таныша да. Аларны очышларга ничек әзерләүләрен, канатлы машиналарның ничек ремонтлануын күзәтә. Бу эштә үзенең катнашасы килгәнгә күрә техчастька күчерүләрен сорый. Тиздән красноармеец Борһанов башлангыч авиация белгечләре мәктәбенә командировкага җибәрелә.
1937 елда укуын уңышлы тәмамлый, укчы-радист һәм моторист белгечлеге ала. Хәзер инде ул очышларда да катнаша, матди өлешен дә күзәтеп тора. Ә Хәсән күлендәге вакыйгалар башлангач, экипаж белән сугыш хәрәкәтләренә дә оча. Нәкъ менә шушы вакыт ул, хәрби хезмәткә чакырылганчы ук аерылышкан, абыйсы Кәшафны да очрата. Өлкән абыйсы хәрби, сәяси хезмәткәр була. Ул аңа да армиядә калырга тәкъдим итә. Әмма Әбрар туган ягына тартыла, балачактан таныш булган Иделне күрәсе килә. «Ярар, - диде Кашаф, - Казанга кайт, авиация заводына урнаш, моның өчен белгечлегең бар. Ә мин сиңа кунакка кайтып йөрермен». Шулай хәл итәләр дә.
1940 елда демобилизацияләнгәннән соң, Әбрар Хәмит улы Казанга килә һәм шунда ук авиация заводының кадрлар бүлегенә юнәлә.
Аны бик теләп кабул итәләр. Мондый белгечләр бик кирәк була. Ул вакытта аэродром зур булмаганга машиналарның иң гадиләренә хезмәт күрсәтергә туры килә. Әмма сугыш ишек шакый башлый.
Казанга Мәскәү авиация заводын эвакуацияләгәннән соң, биредә яңа авиация хәрби техника булдыру буенча җитди эш алып барыла башлый. Әбрар Борһанов бу эшкә бик зур хезмәт, осталык, энергиясен бирә. Нәкъ менә шул чорда ул үзен сәләтле һәм белемле моторист итеп күрсәтә. Самолетларны сынау очышларына зур җаваплылык тоеп әзерли.
Сугыш елларында илнең сәнәгать предприятиеләрендә фронт бригадалары хәрәкәте җәелә, алар, катлаулы җитештерү дисциплинасын үтәп, үрнәк булырлык хезмәт куялар һәм иң югары техник-икътисадый күрсәткечләргә ирешәләр, планлы биремнәрне системалы рәвештә арттырып үтиләр. Фронт бригадаларының лозунглары: "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!", "Сталинградны героик яклаучыларга күбрәк продукция бирәчәкбез!».
Әбрар Борһанов фронт бригадалары хәрәкәтендә актив катнашучыларның берсе була, Совет Армиясенең көчен һәм техник куәтен үстерергә ярдәм итә. Кашаф еш кына фронттан хатлар җибәрә, ул һәр хатын диярлек: "әйдә, энекәш, самолетлар күбрәк кирәк, фашист гадларын юкка чыгарырбыз". Әбрар бар көченә тырышкан, тылдагы батырлык үрнәген күрсәтеп, җиң сызганып эшләгән. 1946 елда Әбрар Хәмәт улына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырыла.
Әбрар Хәмит улы цехта үз һөнәре буенча әйдәп баручы белгеч булып эшли. Бик теләп яшьләргә үз тәҗрибәсен, белемнәрен тапшыра, аларның игелекле остазы һәм тәрбиячесе була.
Берничә тапкыр югары квалификацияле моторист сәнәгатьнең башка предприятиеләренә дә производство ярдәме күрсәтә. Ул йөкләнгән биремнәрне һәрвакыт югары дәрәҗәдә үтәп бара. Аның командировкалары кая гына булуга карамастан, теләсә нинди, хәтта иң кырыс һава шартларында да ташласалар да, ул катлаулы авиация техникасын карауга бертөрле игътибар белән якын килгән һәм шуны ук үз укучыларыннан да таләп иткән.
60 яше тулгач, ул, лаеклы ялга китеп, хемәттәшләре белән элемтәне өзми, завод коллективының барлык эшләреннән хәбәрдар тора, мөһим вакыйгаларда, чараларда актив катнаша.
– Мин зур хезмәт юлы үттем, – ди ветеран, - кайчакта авыр булды,әмма мин бу вакытта яшәвем белән бәхетле. Балаларым һәм оныкларым да бәхетле булсын иде.

1990 нчы елның 15 нче маенда вафат.
Категория: Авылыбыз шәхесләре | Добавил: antixak (12.12.2019)
Просмотров: 538 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar