Албит » Язмалар » Авылыбыз шәхесләре |
Бабайның каберен эзләп таптык!
– Әтиемнең әтисе – Габдулла Мозаффаров сугышка 1941 елның көзендә алына. Сигез ай Суслонгерда була. Әби анда ике тапкыр бара. Бабайның ачлыктан тилмергәннәрен гел сөйли иде. Шуннан бабайны Смоленск янындагы фронтка җибәргәннәр. Ул анда яралана, госпитальдә ята. Савыккач, Воронеж шәһәренә җибәрәләр үзен. 1942 елның 19 августында шунда һәлак була. 1999 елда без, Воронеж шәһәренә барып, бабайның каберен эзләп таптык. Шәһәрнең үзәк военкоматында махсус журнал – полк командирының көндәлекләре саклана булып чыкты. Анда бабайның сугышчан юлы да язылган. «Туганнар каберлегендә күмелде» дип, конкрет адресы да күрсәтелгән иде. Каберлек Мәскәү – Воронеж юлында, уң якта. Анда егермеләп кешенең исем-фамилиясе язылган. Әтиебез Фәритнең кабере өстендә Коръән чыктык, туган нигездән алып килгән туфракны сиптек. Әлбәттә, бик дулкынландык… Безнең белән әтинең энесе Фәһим, аның улы да барды. Бабайны эзләүдә Фәһим абый башлап йөрде. Ул эзтабарлар оешмасына мөрәҗәгать итте. Эзли торгач, бабай турында шактый мәгълүмат табып биргәннәр. Менә шулай итеп әтинең дә, Фәһим абыйның да гомерлек хыялы тормышка ашты – бабай каберенә барып дога кылдылар. Кызганыч, ул көнне әби генә күрә алмады. Ул гомере буе бабайны сагынып яшәде. Фронттан килгән бердәнбер хатны һәм бабайның хәбәрсез югалуы турындагы белешмәне Коръән битләре арасында саклады. «Читтә өйләнеп икенче гаилә корган булса да бәхил, бары яшәсен генә…», – дия иде. | |
Просмотров: 454 | |
Всего комментариев: 0 | |