Албит » Язмалар » Авылыбыз бүгенге көндә |
Тырыш халык яши Кошманда
Авыл җирлекләре башлыклары ел саен узган елда башкарылган эшләре буенча халык алдында хисап тота. Үткән атнаның шимбәсендә Кошманда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамилә Айзатуллова, район эчке эшләр бүлеге начальнигының халык белән эшләү буенча ярдәмчесе Фәнис Хәялиев катнашында үткән җыелыш концерт белән башланып китте. Лилия Рәшитовна үз чыгышын Кошман һәм Урсак урманчылыгын берләштерүче авыл җирлегенең бүгенге тормышын яктырткан мәгълүматлардан башлап җибәрде. Җирлектәге 306 йортның 245ендә кеше яши, 61е дача, буш йортлар. Кошманда бүгенге көндә 753, Урсак урманчылыгында 70 кеше исәпләнә. Шуларның 249ы пенсия яшендә, 53е авыл хуҗалыгы тармагында, 90ы бюджет өлкәсендә, 23е эшмәкәр һәм аларда килешү белән эшләүчеләр, 19ы крестьян фермерлык хуҗалыгы оештыручылар, 13 кеше урман хуҗалыгында эшли. Эшләүчеләр барлык халыкның 40 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта беркайда да эшләмәүче 44 кеше бар. Узган ел ун бала туган, 13 кеше вафат булган, 24 кеше кайтып урнашкан, 17 кеше пропискадан төшеп киткән. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсендә республиканың 14 районыннан җыелган авыл җирлекләре катнашында узган җыелышта шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләренең җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеген бәяләүдә төп критерий булуын әйтеп узган иде. Бу юнәлештә Кошман авыл җирлеге иң нәтиҗәле эшләүче авыл җирлекләренең берсе. Юкка гына аның башлыгы Лилия Сафина, 2009-2010 елларда малларның баш санын артуны тәэмин итү буенча иң нәтиҗәле эшләүче булып танылып, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кул куйган дипломга лаек булмагандыр. Эшкә батырлар – Авылда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен тагын да яхшыртуга хөкүмәт дәрәҗәсендә зур игътибар бирелүе бер дә гаҗәп түгел. Чөнки авыл – ил терәге. Ярдәм итүнең иң нәтиҗәле формасы – авыл халкына субсидияләнгән кредитлар бирү, – диде чыгыш ясаучы. – Агымдагы елда шундый кредитны 18 кеше 2 миллион 495 мең сум, ә 2006 елдан башлап 114 кеше 17 миллион 204 мең сум күләмендә алды. Шул акчага барлыгы 25 мөгезле эре терлек, алты ат, 48 умарта , тугыз машина һәм трактор сатып алынды, 56 терлек торагы төзелде. Авыл җирлегендә бүгенге көндә 19 УАЗ, 13 бортлы УАЗ, дүрт КамАЗ, өч ЗИЛ, бер Газель, 16 трактор, ике мотоблок, 107 җиңел машина бар. Боларның барысы да халкыбызның тырыш булуын раслый. Шәхси хуҗалыклар да, крестьян фермерлык хуҗалыклары да авыл хуҗалыгының зур предприятиеләре кебек үк, берүк проблемалар белән очраша: җитештерелгән продукцияне сату, нәселле терлекләр, чәчүлек сатып алу. Соңгы елларда ТР Хөкүмәте икътисадның бу тармагын стимуллаштыру һәм ярдәм итү буенча төрле механизмнар булдырды. Бүгенге көндә дә авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларны үстерү һәм халыкның активлыгын арттыру – иң мөһим чараларның берсе булып тора. Шәхси хуҗалыклар авылда яшәүчеләрнең таяныч ноктасы булып санала. Авыл кешесе үзенең бакчасы, мал-туары аша гаилә бюджетын шактый тулыландыра. Ишегаллары буйлап сыер-сарыкларны гына түгел, тавык-чебиләрне санап, төрлечә чикләүләр куелган вакытлар да булмады түгел. Хәзер әлеге мәсьәләдә авылга чын-чынлап иркенлек килде. Терлекне күпме телисең, шулкадәр асрарга мөмкин. Россия Федерациясе күләмендә әлеге юнәлешләрдә кабул ителгән программалар саны дистәдән артып китә, – диде Лилия Сафина. “Үзмәшгульлек” программасы да Кошманда уңышлы тормышка ашырыла. Сүз дә юк, аның асылын халыкка аңлатмыйча торып, моңа ирешеп булмый. Авыл җирлеге башлыгы да программаның халыкны эшле итү юнәлешендәге дәүләт сәясәте булуы, мәшгульлек үзәге аша гражданнарны эшмәкәрлеккә тарту, аларга үз эшләрен ачуда булышуда икәнлеген аңлаткан. Нәтиҗәдә, даими эш урыны булмаган 49 кеше шушы программага кергән. Алар, 2 миллион 842 мең сумлык субсидия алып, терлекләр, умарталар сатып алган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән сыер асраучыларга фураж сатып алу өчен бер сыерга 2475 сум исәбеннән субсидия бирелгән. Кошман авыл җирлеге буенча субсидия күләме 561767 сум тәшкил итә. – Республика, район җитәкчелегенең төп максаты – савым сыерларының баш санын саклап калу. Гомер-гомергә сыер асраган авыл халкына шулай ярдәм күрсәтелә икән, моңа шатланырга гына кирәк. Гаилә фермаларын төзүгә дә дәүләт зур ярдәм күрсәтә. Безнең җирлектә дә сарык үрчетү буенча гаилә фермасы төзергә теләк белдерүче табылды, – диде Лилия Рәшитовна. 16 сумнан ким булмасын Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю турында да җитди сөйләшү булды. – Авыл җирлеге Советы халыктан сөт продукциясе җыюны оештырырга, аның өчен түләүнең вакытында һәм тиененә кадәр сөт тапшыручыга барып ирешүен контрольләргә бурычлы. Бүгенге көндә гыйнварның беренче яртысына 13 сум исәбеннән исәп-хисап ясалды. Республикада 6 декабрьдән сөт бәясе 16 сумга күтәрелде. Октябрь, ноябрь айларында башка авылларга караганда тапшырылган сөт өчен бер сумга ким алып килсәк, декабрьдән башлап өч сумга ким алабыз. Әмма бу очракта сөткә ким акча алуда авыл җирлеген дә, район җитәкчелеген дә гаепли алмыйсыз. Чөнки башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рузалия Малова тәкъдиме белән 16 сумнан сөт җыярга килүчегә берәүнең дә сөт тапшырасы килмәде. Югыйсә, сөтнең кыйммәтрәк бәягә җыелуы сезнең файдага булса да. Монда уйланырга җирлек бар, – диде Лилия Рәшитовна. Урыннан сүз алып сөйләүчеләр арасында сөт җыючы шәхси эшмәкәр Әминә Камалиева да сөтне халыктан шул бәягә җыйсын дип әйтүчеләр булды. Сөткә су кушып тапшыручыларны тәнкыйтьләделәр. Моңа Түбән Кошман авыл мулласы Ибраһим Сабиров үз фикерен белдерде һәм: – Яңа сауган биш литр сөткә биш литр су кушып, дәүләткә зәп-зәңгәр сөт сату халык алдында, Ходай алдында зур җинаять ул. Аның акчасы хәрәм, бәрәкәте булмый. Нәфеснең зур булуы хайваннан түбән, акыл белән эш итү фәрештәләргә тиңләшүгә тиң икәнлекне истән чыгармыйсы иде. Сөтнең майлылыгын урында ук тикшерүне гамәлгә кертергә кирәк. Мине икенче борчыган проблема – саф татар авылында хатын-кызларның эчкечелеккә бирелүе. Күбесе бала тәрбияләүче яшь аналар. Мин үзем намазга басмыйча, башка берәүне абзый әйдә, намаз укый башла, дип өнди алмаган кебек, ул аналар да балаларын үскәч аракы зәхмәтеннән саклап кала алырлармы икән, – диде. Җыелышта 2010 елда шәхси хуҗалыклардан продукция сатудан бер хуҗалыкның уртача кереме 33060 сум тәшкил итүе әйтелде. Моның нигезендә ит, сөт, бал, бәрәңге сатудан алынган керем ята. Бу район буенча иң зур күрсәткечләрнең берсе. Юллар, су, башкалар хакында да сөйләштеләр Авыл җирлеге башлыгы проблемаларга тукталды. Язгы-көзге пычракларда үтеп булмаслык урамнар да бар әле Кошманда. Бу мәсьәләдә ярдәм сорап район башлыгы Җәүдәт Гаффаровка да мөрәҗәгать иткәннәр. Булган юлларны саклау турында да эшлекле тәкъдимнәр әйтелде. Су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмасын өчен тагын бер башня төзергә кирәк диделәр. Узган елгы җәйге корылыкта сусызлыктан интегү үзенең сабакларын биргән. Түбән Кошманга килүче Үти чишмәсенең дә корылык аркасында су басымы беткән. Югары Кошманда башня тәүлек әйләнәсе эшләсә дә, анда да шундый хәл күзәтелгән. Чөнки күпләр суны бакчасына агызган. Утыз ел элек салынган җир астыннан узучы су торбалары һәм краннар искерү сәбәпле, ел дәвамында торбалар тишелеп, җирдән су бәреп чыгу очраклары булган. Әле хәзер дә шул хәл күзәтелә. Авыл җирлегенә бирелгән вәкаләтләр күп булса да, тиешле бюджет белән ныгытыла дип әйтеп булмый. Лилия Сафина авыл җирлеге бюджетының нигезен тәэмин итүче җир һәм милек салымнары, пай җирләренә, физик затлар кеременә салымның авыр җыелуын билгеләп узды. Авыл җирлеге бюджеты салымнар исәбенә тулылана. Былтыр физик затлар мөлкәтенә салым планы 105 процентка, җиргә салым 101 процентка үтәлгән. – Мине иң борчыганы авылның чисталыгы. Ел башыннан авыл җирлегенә төрле урыннардан нинди генә тикшерү килми дә, безгә штраф салмый икән. Рөхсәт ителмәгән урыннарга чүп түксәләр, янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәсә, авыл җирлеге башлыгын гаеплиләр. Узган җәйдә кызу көннәрдә дә өч җирдә авыл башындагы чүп-чарга ут төрттеләр. Карактан кала, уттан калмый, дигән мәкальне истән чыгармасак иде, – диде чыгыш ясаучы. Авылның социаль йөзе Авыл җирлеге башлыгы Кошман мәктәп-комплексы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, почта бүлеге, кибетләр эшчәнлеген яхшырту юнәлешендәге мәсьәләләргә дә тукталды. Ветераннарны кайгыртуга зур игътибар бирәләр. Җирлектә яшәүче 249 пенсионерның 114е төрле төркемдәге инвалидлар, унөче бөтенләй ялгыз, биш Бөек Ватан сугышы ветераны бар. Сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарын фатирлар белән тәэмин итү программасы уңышлы тормышка ашырылган. Җыелышта милициянең участок уполномоченные Радик Хәялиев, мәктәп директоры Илсур Насретдиновларның отчеты тыңланды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьләләр буенча урынбасары Рамилә Айзатуллова авыл җирлеге башлыгының чыгышы тирән эчтәлекле булуына басым ясап, алдагы эшләренә уңышлар теләде. Луиза СӨНГАТУЛЛИНА /Кайбыч таннары 25.01.2011/ | |
Просмотров: 1221 | | |
Всего комментариев: 0 | |