MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз бүгенге көндә

Үткәннәрең үкенерлек түгел, тәти әби!
“Ялгыз каеннардан ялгыз Мин бүгенге көннәрдә...” Тәти әби шулай дияргә ярата. Шул рәвешле моңсуланып ала да, “алай димә инде, яныңда без бар ич”, дигәч, уйга кала. Билгеле, бу сүзләрне ул юкка гына әйтми. Гомер көзенә аның пар канатлы керергә теләге булгандыр ла...

Мин үземне бәхетле гаиләдә үстем дип саныйм. Ике яктан да әби-бабалы булдык, шул рәвешле әти-әнидән дә акыллырак, сабыррак әби-бабабыз тәрбиясендә канат ныгыттык. Балачакта еш кына балалардан: “Кемне күбрәк яратасың?” дип сорыйлар бит әле, менә мине дә “Кайсы әбиеңне күбрәк яратасың?” дип сыныйлар иде. Сыналмаганмын! “Икесен дә!” дип җавап биргәнем исемдә. Әбиләрем бер дигән шул: берсе – дәү, берсе – тәти. Икенчесе күптән түгел 80 яшен тутырды. Аның гомер йомгагы шактый чуар, калын, озын... Шул йомгакны мин бүген аз гына сүтеп карамакчы.
... Балачакта тәти күлмәк киеп, болыннарда йөгереп, уйнап үсми Гөлфинә. Сугыш еллары бит. Немецларның бакча артында гына, авыл янәшәсендә генә йөрүләрен белә торып, сабый күңеле ничекләр түзде икән? Фашистлар тимер юл рельсыларында эшләгәннәрен чорма башыннан карап, күзәтеп тора бала-чага. Авылга кемнең сугышта үлеп калганлыгы турында хәбәрләр дә килеп кенә тора. Шуларны көн дә ишетеп үсә балалар. Балачагы менә шундый була Гөлфинәнең.
... Сугыш балачакны урласа да, яшьлек барыбер ялкынлы, кабатланмас була. Матур күлмәкләр кияр чак! Сөйкемле Гөлфинәнең дә хыялы – пәлтә алу. Акча эшләргә дип Горький шәһәренә (хәзерге Түбән Новгород) китә кыз... Белем алырга да теләк юк түгел... Ә яшьлекнең исә иң матур мизгеле – мәхәббәтнең ни икәнен тойган мәл... Гөлфинәгә дә бу бәхет өелеп төшә.
... Кошманда туып-үскән Исмәгыйль туганнарында – Бортас авылында кунакта була. Булачак тормыш иптәшен шунда очратыр дип ул мизгелдә кем уйлаган соң? Гөлфинәсе бик якын да, шул ук вакытта бик еракта да булып чыга. Кошман-Бортас арасы шактый шул.. Тик яшь йөрәкләргә бу киртә була алмый. Чибәр Гөлфинәгә үз авылында да күз аткан егетләр байтак булса да, Исмәгыйль иң өлгере булып чыга. Кошманга – Яруллиннар нигезенә яшь килен кайта. Хәзерге кебек алтын балдаклар алышып, ак киемнәр киеп утырулар насыйп булмаса да, үзләренчә туй ясыйлар. Исмәгыйльнең абыйсы Исхак яңа туган гаиләгә самавыр бүләк итә. Ул самавыр әле ничә ел табын артына туганнарны җыеп, бәйрәм күрке булып тора. Каенана-килен тормышында 26 ел яши Гөлфинә. Иркә булып утырмый Бортас кызы. Нинди эш булса – барысына да теләп алына. Шәхси сектордан сөт җыя, кибеттә сату итә, мәктәп ашханәсендә 20 елдан артык балаларга аш-су әзерли. Исмәгыйль дә уңган. Белемен дә арттыра, төрле җирләрдә бухгалтер-экономист булып та, ревизия комиссиясе җитәкчесе булып та эшли. Уртак шөгыльләре дә барлыкка килә – бал кортлары карыйлар.
... Исмәгыйль белән Гөлфинә мәхәббәте биш балага тигез гомер бирә. Бер-бер артлы өч кызлы, ике уллы булалар. Гомер иткәндә табак-савыт та шалтырамый тормый, билгеле. Әмма 45 ел гомерне иңне-иңгә куеп, сабыр холыкта узгач, гаилә нигезендә сөю ятуына шик калмый. 45 ел гына шул...
...“Алтын туйларда да шулай парлап утырырга язсын!” Кызганыч, Гөлфинәнең бу теләге чынга ашмый. Үлемгә дару булмаган кебек, Исмәгыйльдә табылган начар чиргә каршы да шифа табылмый. Үч иткәндәй, уллары Илдар үлеп китә. Озак та тормый Исмәгыйль дә... Улын да, ирен дә югалткан Гөлфинәнең сабыр канатлары сына: ул үзлектән хәрәкәтләнә алмас була – паралич суга.
... Бер мизгел һәм йомгакның җебе бер төенгә чуала да куя. Чишәм димә инде аны... Ә шулай да, авыр кайгы аяктан екса да, балалар, килен-кияүләр, туганнар, оныклар, кодагыйлар төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итә. Хәрәкәтләнмәс бер куллы, бер аяклы килеш тә кадерле әни, яраткан тәти әби, газиз кодагый була белә ул. 12 елга якын Гөлфинә кечкенә кызы Гөлсу һәм кияве Зәет тәрбия¬сендә яши.
... Тәти әбидән кодагые, ягъни минем дәү әнием дә уңа. “Аяклары сау булсамы, әллә кайларда йөрер идек, әллә кайларга барыр идек!” дип еш әйтә ул. Шулай ук җәй саен мул уңыш биргән кура җиләге куакларына карап та тәти әбине мактый. “Кодагый алып килеп утыртты бит боларны!” Көзен бәрәңге алганда да: “Шушы тыкрык¬тан кодагый килеп керер төсле”, дип моңсуланып ала. Һәрбер эшнең нәтиҗәсен бер-берсенә әйтү – ике әбием арасындагы күркәм гадәт. “Кодагый, мунча кердем әле”, “Кодагый, ашка барып кайттым әле” – менә шулай гөр килә Гөлфинә һәм Гөлсинә әбиләрем.
... Утырып кына торса да, күпне белә, һәр нәрсәдән хәбәрдар тәти әбиебез. Гәҗит-журналын да укый, зиһене дә, хәтере дә сокланырлык. Минем журналистика өлкәсендәге хәлләремне дә беренчеләрдән булып белә. “Һөнәрең куркыныч, кызым”, дип борчылып та куя. Яшьлегенә кагылган кызык хәлләрне дә, егетләрнең артыннан йөрүләрен дә миңа түкми-чәчми сөйли ул. Әмма аларны бөтен кешегә дә әйтмик әле, сер булып, ике арада калсын, тәти әби! Балаларына хәер-догада ул, оныкларына киңәшләрен жәлләми. “Ялгыз каеннардан ялгыз” дип җырлауларың юкка, тәти әби! Үткән гомерең үкенерлекмени соң? Аллаһы Тәгалә йөзеңнән нурны алмасын, сау-лыгын бирә күрсен. Моны без һәммәбез дә тели, тәти әби.

"Кайбыч таңнары", 5 февраль 2019 ел
Категория: Авылыбыз бүгенге көндә | Добавил: antixak (05.02.2019)
Просмотров: 480 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar