MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз бүгенге көндә

Кошманда мичтә тәмле ризыклар пешерү остасы яши


Без халкыбызның ата-бабадан килгән затлы һөнәрләрен, шөгыльләрен барлауны дәвам итәбез. Яшь буын да колагына киртләп куйсын. Оныткан булсак, яңартыйк! Бу юлы олы мичне ягу серләренә төшендек. Шул ук вакытта ни өчен камыр ризыкларының нәкъ менә ялкында тәмлерәк булуын да ачыкладык.

Коры утын кирәк
Мич! Ничә гасырлар буена ул безнең халыкны ризыклы иткән, тәнен генә түгел, җанын да җылыткан. Биредә берьюлы ике ризык әзерләгәннәр – казанда аш кайнаса, мич эчендә ипи пешкән. Кичләрен исә мич башында әби кеше, оныкларын җыеп, әкият сөйләгән. Мич башы бала-чаганың, әби-бабайның иң яраткан урыннарыннан берсе саналган.
Йортларга газ кергәч, мичләргә ихтыяҗ югалган. Бу аңлашыла да, җәй буе утын әзерлисе, иртән торып мичкә ягасы юк. Газыңны ачасың да, аш та пешә, өй дә җылына. Тик… газны ничек кенә мактасак та, ул мичне алыштыра алмый…
Кошман авылында яшәүче Мотыйгуллиннар мичләрен сүтмәгән. Алай гына да түгел, йортларында ике мич.
– Кыш буе ике мичкә дә утын яктык, – диде хуҗабикә Нурания апа.
Әлбәттә, Мотыйгуллиннар

йортына газ кергән. Ә мичкә ягуның сәбәпләре бар икән. Хуҗабикә болай дип аңлатты:
– Беренчедән, быел кыш салкын булды, өй тизрәк җылынсын, дидек. Икенчедән, мичкә яккач, өйгә нур керә. Безнең караватлар мич буенда. Кичке якка мичне ягасың да, рәхәтләнеп, изрәп йоклыйсың. Мичтән төн буена җитәрлек җылы чыга.
Нурания апа шулай дип кечкенә мич турында аңлатты, анысы йокы бүлмәсендә тора. Ә икенче якта олы мич киерелеп утыра. Менә монысы инде җылылык бирү өчен генә түгел, ә камыр ризыклары пешерү өчен дә икән.
– Бу мичкә утыз елдан артык, – диде хуҗабикә. – Әйтмәгәнем булсын, бер дигән тарта. Ким дигәндә, атнасына бер ризык пешерәм инде: юка, кабартма, өчпочмак, пироглар. Балалар киләсе булса да, камыр куям, Сәлимулла да «заказ»ны биреп кенә тора.
Олы мичне карап әйләндек. Зур. Элек дүртпочмаклы өйләрнең яртысын алып торган инде бу, дибез. Мич башын да карадык. Рәхәтләнеп бер кеше йокларлык урын. Бер мәл күз алдына килеп басты: мич башында, зур ястык мендәрдә әби ята. Аяклары чыгып тормасын дип, ул аларны бөкләп куйган. Артык эсселәгәч, әби акрын гына урыныннан торып, мич башыннан төшеп китә…

Кошман кирпече
Без килгәнче мичкә утын тутырылган иде. Баксаң, элек тә шулай иткәннәр. Беренчедән, утын кибеп, җылынып торган. Икенчедән, уңайлы булган – иртән торуга, мичкә ягып җибәргәннәр.
– Мичкә ягу өчен туйра (имән), юкә агачлары яхшы, – дип аңлатты хуҗабикә. – Туйра катырак, җылысы әйбәт чыга. Ә юкә ялкында камыр пешергәндә кирәк, ялкыны яхшы була.
Ул да түгел хуҗа кеше – Сәлимулла абый юкә чыраларын алып керде. Мичкә ягарга да, камыр пешергәндә дә кирәк булачак.
– Мондый эшләрдә хатын-кызларга булышырга кирәк, – дип елмайды ул.
Тик мичне Нурания апа элдерде. Әлбәттә, башта морҗаларны ачты. Мичебез бик тиз янып китте, чөнки чыра да, утын да коры иде.
– Юкә чырасы мич элдерергә бик яхшы, – ди Нурания апа.
Мич янган арада хуҗабикә әче коймак камыры ясады.
– Сезгә пешереп күрсәтәсем килә, – диде ул.
Югыйсә, өстәл камыр ризыклары белән тулган иде – юка, кабарт ма, сумса, бәлеш, бәрәңге кабарт масы… Шул рәвешле хуҗабикә мичтә әллә ничә төрле ризык пешереп була икәнен раслады.
– Мич кабартмасы диләр бездә, – диде Нурания апа. – Аннан башка бер Коръән ашы да узмый. Әле дә ашларга шундый кабартма пешерәләр.
– Кошманда мичле йортлар шулай күпме? – дим.
– Күп түгел, санаулы гына. Мичле кешеләргә заказ да бирәләр. Бер дә булмаса, газ мичендә пешерәләр инде.
Мич алдына җыелдык. Утын дөрләп яна. Мич авызына күз салдым: кирпечләре тигез сакланган, ватылмаган. Югыйсә, өч дистә елдан артык вакыт узган бит.
– Монда Кошманда сугылган кирпечләр дә бар, – ди Сәлимулла Мотыйгуллин. – Безнең Кошманда ике йортның берсендә кирпеч сукканнар. Әле безгә дә эләкте ул. Олы абыем Фәһим белән кырдан кызыл балчык казып, аны кул арбасына төяп кайтып, ике ел кирпеч суктык. Мең кирпечкә бер кубометр утын кирәк. Аны кичтән яга башлыйлар, таң атканчы яндыралар. Шуннан соң кирпеч бер атна кибеп тора. Һәм ул эшкә яраклыга әйләнә. Кошман кирпече яхшы саналды, мич чыгаручылар аеруча ярата иде, чөнки аны теләсә кайсы җиреннән, теләсә кайсы зурлыкта ватып була. Заводта эшләнгән кирпеч исә ватылмый, ярыла гына.

Бәхетле килен
Уңган килен ул таба, бәхетле хатын кыз таба, ди халык. Нурания Мотыйгуллина тормыш иптәше Сәлимулла абый белән өч кыз тәрбияләп үстергән. Кызлар инде кияүдә, үзләре дә ана булган. Әти-әниләренә сигез онык бүләк иткәннәр. Мич янып, күмер төшкәнче, хуҗабикә белән гаилә, тормыш кыйммәтләре турында сөйләштек.
Нурания апа утыз җиде ел каенана белән яшәгән килен.
– Әле каенанамның апасы да бездә яшәде, – ди тәҗрибәле килен. – Мин аларга бик рәхмәтле. Каенанамны искә алмаган бер көнебез дә юк. Кызлар әнкәй тәрбиясендә үскәнгә, шундый акыллы булгандыр, дип сөйләшәбез Сәлимулла белән. Балаларны үстерергә бик булышты. Кырыслык бар иде аңарда, тик һәр сүзе урынлы, мәгънәле иде. Эшкә дә, тормышка да өйрәтте. Урыны оҗмахта булсын…
Нурания апа – утыз җиде ел буе Кошман урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты укыткан мөгаллимә. Шул дәвер эчендә күп кенә мактаулы исемнәргә лаек булган. Сөйләм теле матур. Шуңадыр да аның белән эшләргә бик

җайлы булды. Мич турында да шактый кызык мәгълүматлар җиткерде:
– Әдәби әсәрләрдә мич турында бик күп сөйләнә. Бу аңлашыла да, ул бит яшәү чыганагы булган. Мәкаль, әйтемнәр дә күп. «Уңмаган хатынның мич алды чүп булыр», дигән безнең халык. Тагын бер ырым бар – мич башында яту ялкаулык билгесе саналган. Ә менә әби-бабайларга бу яраган, чөнки алар сөякләрен җылыткан. Бала-чагага да сүз әйтмәгәннәр. Ир-атлар, гомумән, мич башына бик менәргә тырышмаган.
Якынча ярты сәгать дигәндә, утын янып бетте, күмер төште.
– Коймак кына пешерәсе булганга, утынны ярты кочак кына яктык, – дип аңлатты хуҗабикә.
– Ә өйне җылыту өчен күпме утын якканнар? – дим.
– Иртән бер кочак, кичен бер кочак. Кирпечләр тиз суынмый, аның җылысы көне буена җиткән.
Нурания апа күмерне кырыйгарак этте – табага урын әзерләде. Һәм табаны мичкә куйды. (Коймак майга салгач «чыж» итәргә тиеш.) Шуннан табаны майлап, кашык белән камырны салды. Һәм янә мичкә куйды. Өйгә хуш ис таралды, хәер, ул тышка да чыккан иде… Коймаклар күзгә күренеп кабарды. Әйләндерәсе дә юк, өч минут көтәсең дә, телеңне йотмалы ризык әзер.
…Миңа калса, мичнең күзгә күренми торган бер тылсымы бар. Кешелек дөньясы ни генә уйлап тапмады, ә мичне алмаштырырдай (сүз камыр пешерү турында бара) әйбер юк. Әйе, газ, электр мичләре бар. Тик ул бүтән. Чуенга куеп, мичтә пешерелгән аш белән кәстрүлдә, газ өстендә әзерләгән ашны чагыштыра алмыйбыз. Камыр ашларын да шулай. Мич тере организм кебек, аның кодрәте зур.

Руфия Фазылова, "Татарстан" журналы
Категория: Авылыбыз бүгенге көндә | Добавил: antixak (10.07.2021)
Просмотров: 324 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar