MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз бүгенге көндә

Кошманда күргәннәрем
Кайбыч районы Кошман авылында иң оста юка пешерүчеләр яшәгәнен ишетеп белә идем. Күптән түгел үземә дә күреп кайтырга насыйп булды.“Безнең якта тырыш, уңган-булган кешеләр яши. Тормышның кадерен белеп гомер итәбез”, – ди китап­ханәче Гөлия Сафиуллина. – Авылыбыз тарихы, аның кешеләре турында да бик күп сөйли алам. Минем кебек Кошман авылын яратучы юктыр ул”. Хәер, дөрес сөйлидер ул. Шулай булмаса, килен башы белән болай сөй­ләмәс иде.
Китапханә­ченең башкарган эшләренә шаккатып кайттым. Без кил­гәндә “Шәҗәрә” бәйге­сенә әзерлә­неп яталар иде. Ә эшләгән эшләрен санап бетерерлек түгел. Ел саен Һади Такташ урамында яшәү­челәрнең урам Сабантуе уздырулары, сугыштан кайтмаган авылдашларын барлап, аларның исем-фа­ми­лияләрен өчпочмаклы хат рәвешендә чигеп куюлары гына ни тора!Кошман авылы игезәк­ләргә дә бай икән. “Бернинди сер дә юк. Игезәк балалы итә торган чишмәбез дә акмый. Нәселдән нәселгә кү­чеп, игезәкләр туа бары. Тамырлары безнең авылдан булган ике игез ир бала үстерүче гаиләләр арасында бәйге уздырдык. Әле бит Казанда күптән түгел туган өч игезәк малай да – безнең авыл кызыныкы! Эльви­раның үз ягында ике игезәк туганы бара. Хәзер алар ире Марат белән Салават, Җәүдәт, Мурат исемле уллар тәрбиялиләр”, – ди Гөлия ханым.Тәрбия дигәндә, каенанасына булган мөнәсәбә­тен, гаиләсен яратуын да күреп гыйбрәт алырлык аның.
“Иремнең әнисен бик якын итәм. Аларны тәр­бияләү – безнең бурыч”, – ди ул. Үзе 88 яшьлек каенанасын тәрбияләп яши.Гөлия ханымның башкарган эшләре авылның еллык җыелышында да мактау тапты. Чынлап та, кошманлылар матур итеп яши белә. Җирле үзидарә рәисе Лилия Сафина сүзләренә караганда, узган ел планга кертелгән барлык эшләр дә үтәлгән.– Урсак урман хуҗалыгы бистәсендә урамдагы утлары өр-яңага алыштырылып, авыл мәдәният йорты котельныена капиталь ремонт үткәрелде. Авыл җир­лек­ләре арасында Кошман авылы халкы берен­челәрдән булып үзара салым акчасын җыеп бетерде. Бу акчага бер зиратның тирә-ягы бө­тенләе белән, икенчесенең тотылып бет­мәгән бер ягы төзек­лән­дерелде. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә яңа мә­һабәт һәйкәл сафка баса. Үзара салым акчасы булмаса, без моның кадәр эш башкара алмаган булыр идек. Бу эшкә бөтен авыл халыкның өлеше керде”, – ди Лилия Сафина.
Кошманлыларның әле эшлисе эшләре дә байтак икән. Быел мәдәният йортына капиталь ремонт ясау, халык телендә Түбән Кошман дип йөртелүче өле­шендәге су башнясын алыштыру, юллар һәм баганалардагы утлар мәсьә­ләсен хәл итәсе бар. Шулай ук республика программасы ярдәмендә авылда спорт мәйданчыгы төзеләчәк.Проблемалар да юк түгел. “Түбән Кошман ягындагы тиеш булмаган урынга түгелгән көнкүреш кал­дыкларын ташу өчен узган ел үзара салым акчасыннан файдаланырга туры килде. Ләкин бу эш әле төг­әл­ләнмәде. Ә бит ул акчага җирлек өчен мөһимрәк башка эш башкарып булыр иде”, – ди ул. Менә шулай, авыл яшәсен дип йөрүче башлык барда, үз авылым дип нәсел-нәсәбен барлаучы килен­нәре барда яши әле Кошман авылы!
Категория: Авылыбыз бүгенге көндә | Добавил: antixak (06.02.2019)
Просмотров: 458 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar