MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз бүгенге көндә

Яшьнәп торган Кошман
Тукай районының Биклән авылына баргач, чын шәһәрчә яшәүче авылны күреп: «Чаллыга якын, шуңа да кешеләрнең көнкүрешләре алга киткән», – дип үзара сөйләшкән идек. Кайбыч районының Кошман авылы исә шәһәр янәшәсендә дә түгел, ә халыкның тормыш рәвеше гаҗәпләнерлек. Чагыштыру өчен гади генә бер сан: балалар бакчасына 42 сабый йөри, әле тагын ике яшькәчә утыз биш бала өйдә тәрбияләнә. Килешерсез, бүгенге көн өчен кечкенә саннар түгел бу. Кошманның «картаймау» сәбәбе нидә? Җирле халык белән аралашып, шул сорауга җавап эзләдек.

«МОНДЫЙ БАКЧА БҮТӘН ЮК»

Кошман чагыштырмача зур авыл, 220 йортта 751 кеше яши. «Яшь гаилә» программасы белән төзелгән 9 йорт бар, ә нигездә, биредә ел саен ике‑өч яңа йорт салына икән.

– Әлбәттә, башка авыллар белән чагыштырганда, бездә хәлләр күпкә әйбәт, – диде Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина. – Моны миңа коллегаларым да әйтә. Алга таба да шул югарылыктан төшмисе иде.

– Кошманда мәктәпкәчә яшьтә­ге җитмештән артык бала бар икән. Димәк, авылда яшьләр кала. Моның сере нидә? – дим.

– Беренчедән, безгә Кайбыч якын, дүрт кенә чакрым ераклыкта. Сиксәнләп кеше район үзәгенә йө­реп эшли. Икенчедән, авылда яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр бар: газы, суы, уты, юлы… Бездә бер генә юлсыз урам да юк. Өченчедән, халык тырыш: күктән төшкәнне көтеп утырмыйлар: 3 КФХ, 8 ШЭ генә бар. Әле тагын үз эшләрен башларга теләк белдерүчеләр дә күренә. Ә бала санына килгәндә, яшь гаиләләр шактый. Өченче балаларын алып кайтучылар да бар.

Бала дигәннән, 2019 елда «Демография» милли проекты кысаларында, Кошманда 50 балага исәпләнгән ба­лалар бакчасы төзелгән. Иң беренче эш итеп, без шунда юнәлдек. «Тиенкәй» дип язылган аллы‑гөлле бина ерактан үк күзгә ташланды. Мәктәп белән янәшә салганнар аны. (Сүз уңаеннан, белем бирү йортында да капиталь ремонт бара. Ике ел ел элек мәдәният йортын да өр‑яңа төзелгән кебек ясап куйганнар).

– Балалар авыру сәбәпле, әле карантинга ябылып торган идек, – дип каршы алды бакча мөдире Айсылу Калашникова. – Бүген беренче көн эшлибез. Балаларның кайберләре әле килмәде дә.

Яңа бакчаның иркен бүлмәләренә атлыйбыз. Шәп дип әйтү генә аз, искиткеч! Ике төркемгә исәпләнгән бакчада барысы да заман таләпләренә туры килә: уен, йокы бүлмәләре аерым, аш­ханәне санамыйча, ике якта да ризык бүлү һәм савыт‑саба юу өчен аерым кабинетлар. Миңа исә аеруча шәфкать туташы бүлмәсе ошады.

– Бакча ачылышына бөтен нәрсә кайтты, – дип сөйләде Айсылу Калашникова. – Тузан суырткыч, кер юу машинасыннан башлап, уенчыкларга кадәр. Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, республиканың бүтән авылларында мондый бакчалар юк.

Кыскасы, «Тиенкәй»дән, шаккатып, Кошман балалары, ата-аналары өчен сөенеп чыктык.

– Авылда балалар саны тагын да артыр инде, бакчага кызыгып булса да хатын-кызлар бәби алып кайтыр, – диештек.

«БАБАЧЫ БАБАЙ КИЛГӘН!»

Электән Кошман авылы сөннәткә утыртучы «бабайлары» белән дан казанган. Алар авылда берничә кеше булган. Хәтта Урта Азия якларына кадәр йөргәннәре билгеле. Хәзер авылда бу шөгыльне онытканнар инде. (Закон балаларны өйдә сөннәткә утыртырга рөхсәт итми бит). Ә менә авылның соңгы сөннәтчеләре яшәгән йорт бар, иң сөенечлесе – ул ябылмаган.

Гөлсинә Сафиуллина әлеге нигезгә 1958 елда килен булып төшкән. Каенатасын бу якларда «бабачы Хәлилулла» дип йөрткәннәр. Соңрак тормыш иптәше Галимулла да шушы һөнәрне үзләштергән.

– Ирем Галимулла бабачы булып әллә ни күп йөрмәде, – дип сөйләде Гөлсинә апа. – Озак яшәмәде шул, 1982 елда дөнья куйды. Каенатам картайгач, сөннәтче итеп Галимулланы чакыра башлаганнар иде. «Кулың җиңел», – дияләр иде аңа. Ул, гел әткәй тирәсендә йөреп, сөннәткә утыртуның серләрен өйрәнгән иде.

Бу йорттан дистә еллар бала‑чага тавышы тынмаган. Сөннәткә утыртканнан соң, өчәр көн яшәүчеләр дә булган.

– Ата-аналар балаларын әллә кайлардан алып киләләр иде, – дип хәтер сандыгын чиште Гөлсинә апа. – Җәрәхәт азрак төзәлсен дип, каенатам аларны шулай үзебездә яшәтте. Ашатып-эчертеп, тәрбиядә тота идек үзләрен.

– Сөннәткә утыртуның аерым бәясе бар идеме? – дим.

– Дөресен генә әйткәндә, белмим. Бер түбә астында яшәсәк тә, каена­тамның күзенә бик чалынмаска тырыштым. Оялу, курку булганмы, ничек атарга да белмим… Әткәй шактый кырыс кеше иде, аның сүзе буенча яшәдек. Акча да аның кулында булды. Мине кибеткә җибәргәндә, башта агач счетын чыгарып исәпләр, аннан акча бирер иде…

Шулай да берсендә Гөлсинә апа, каенатасының бер әти кеше белән сөйләшкәнен ишетеп кала: «Миңа артыгы кирәк түгел, биш сум күп була, өч сум җитәр…»

– Сөннәткә утырту яшерен эшләнә иде, – дип пышылдап кына дәвам итте әңгәмәдәшем. (Әйтерсең, безне тыңлап торалар). – Совет власте дин кушканча яшәүне тыйды бит. Ерактан килгән кешеләр атларын капка төбенә куймыйча, аны берәр җирдә туарып калдырып керәләр иде. Әйе, бик кырыс заманда яшәдек. Баласын сөннәткә утыртканны белсәләр, әти‑әнине партиядән чыгарырга күп сорамыйлар иде.

Гөлсинә апа күңелендә тагын бер истәлек яши. Баксаң, каенатасы аздан гына төрмәгә эләкмәгән. Сәбәбе – сөннәткә утыртканнан соң, бер бала үлгән.

– Әткәй пәкесен алып, атналар буе йөреп кайта иде, – диде әңгәмәдәшем. – Һич онытмыйм, берсендә Яшел Үзәннән күмердәй каралып кайтты: шунда бер сабыйны сөннәтләгән. Ул чирле туган булган, тик моны әткәй белмәгән. Берничә көннән теге бала үлгән. Шуннан соң әткәйне милиция юлында йөртә башладылар. Төнлә килеп, сорау алырга дип алып киттеләр. Бөтен дөньяны айкадылар, пәкеләрен эзләделәр. Бәхеткә, әткәйне төрмәгә утыртмадылар. Ана кеше, баласының туганда ук сау булмаганлыгын аңлаткан, табиблардан белешмәгә хәтле яздырып алып кайткан…

Ни кызганыч, сөннәтче бабайларның эш коралы – пәкеләр сакланмаган. Кырык‑илле ел эчендә югалып беткән икән.

– Әткәй, әнкәй, ирем – бер‑бер артлы бакыйлыкка күчте, – диде хуҗабикә. –1981 елның көзендә – әнкәйне, 1982 елның язында – иремне, көзен әткәйне җирләдем. Әле ярый балаларым бар, шатлыгым да, таянычым да – алар. Ялгызым яшәсәм дә, гел хәлемне белеп, килеп, кайтып торалар.

«ҺӨНӘРЛӘРЕ БУЛГАН»

Умартачылар, кирпеч сугучылар төбәге буларак та, Кошманның даны еракларга таралган. Халык соңгысы белән аеруча горурлана, элек-электән һөнәрле булганнар бит. Менә шуның өчен дә биредә халык иң авыр заманнарда да начар яшәмәгән.

– Лаеклы ялга чыккач, авыл тарихы белән кызыксына башладым, – диде Салих Мотыйгуллин. – Әлегә авыл тарихына кагылышлы документларны өйрәнеп, архивларда утырганым юк. Миндә авыл картларыннан сорашкан мәгълүматлар гына бар. Мисал өчен, безнең әби Кошманга 1906 елда килен булып килгән. «Иген игүгә караганда, кирпеч сугу ныграк җәелгән иде», – дип сөйли иде ул. Безгә билгеле документлардан күренгәнчә, XX гасыр башында авылда 150 йорт булган, шуның йөзендә кирпеч сукканнар. Мәрхүм әткәй: «Бер елга кырык мең кирпеч суктык», – дип әйтә иде. Һәр гаилә кырык мең сукмаса да, егерме, егерме биш меңне сукканнар инде. Исәпләсәң, бер Кошман авылы 2 миллион ярым чамасы кирпеч суккан. Безгә якын булган Ябалак авылында кирпеч заводы бар иде. Шунда эшләгән кешеләрдән сораштым: яхшы эшләгән чорларда алар елына 2 миллион кирпеч суккан. Димәк, безнең авыл кешеләре тулы бер завод кадәр эш эшләгән. Кошман кирпеченә, дип, бик ераклардан ук килгәнннәр.

– Кирпеч сугу өчен авылда бөтен мөмкинлекләр булган, – дип сүзгә кушылды Кошман мәктәбендә күп еллар тарих укыткан мөгаллим Нәзир Сафин. – Кызыл бал­чыкны бәрәңге бакчасыннан ук алганнар. Бакча артындагы чокырларны әле берничә ел элек кенә тигезләттердем. Шул заманнардан калган ул. Бакчалар казылып беткәннән соң, кырга чыкканнар. Миндә әле кирпеч сугу станы да бар иде. Әнкәйләрдән калган ул. Аны узган ел, музей ачылгач, Кайбычка илтеп бирдем.

– 1950–1960 нчы елларда кирпеч сугу кимегән, – дип дәвам итте Салих абый. – Мин әле 1969 елда да өч мең кирпеч суктым. Әткәй урыннарын ясап биргән иде. Шулай булгач, авылның иң соңгы кирпеч сугучысы булып чыкмыйммы икән дип тә уйлыйм…

Кошманлыларның тагын бер һөнәре – умартачылык. Элек-электән авылның һәр өченче, дүртенче хуҗалыгы корт асраган. Бүген дә шушы традиция дәвам итә.

Авылның иң өлкән умартачысы – Харис абый Гарифуллин. Узган ел ул тугыз дистәне тутырган. Бүген килене Наҗия белән яши. Улы Исмәгыйль берничә ел элек фаҗигале рәвештә вафат булган.

– Әти картайды инде, – ди Наҗия апа. – Кортларны карамый башлаганына ике ел бардыр. Аллага шөкер, үзен үзе йөртә әле.

Наҗия апа бал кортларын бүген үзе карый икән. Егермеләп баш умартасы бар.

– Умартачылык эшенә әтидән өйрәндем, – дип сүзен дәвам итте Наҗия апа. – Баштагы вакытларда кортларны бергә карый идек. Хәер, хәзер дә бал аертканда чыга әле, күзәтеп булса да тора.

Харис абыйдан җай белән генә яраткан эше турында сорашам. Шактый еллар Урсак урман хуҗалыгында, Кошман умарталыгында эшләгән ул.

– Мин үз эшемне яратып башкардым, – диде туксан яшьлек умартачы. – Бал җитештерү планын һәр елны арттырып үтәдем. Тырыш хезмәтемне җитәкчеләр дә бәяләде. Төрле елларда мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләргә ия булдым. Хәтта мотоцикл да бүләк иттеләр. Умартачы булып эшләгән чорда өч тапкыр Мәскәүгә бардым. Республикадан Мәскәүдә уза торган Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә делегат итеп сайладылар. «Социалистик ярыш җиңүчесе», «Коммунистик хезмәт ударнигы» күкрәк билгеләренә дә лаек булдым. Сагынам шул чакларны, кызым…

Авылның иң өлкән умартачысы – Харис Гарифуллин бүген килене Наҗия белән яши.

ЯШЬ ФЕРМЕРЛАР

Кошманның яшь гаиләләре, авылның карап торган әйдәп баручы кешеләре белән дә танышмасак, дөрес булмас, дидек. Рушан Сәйрановны Кайбыч районында шактый кеше белә икән. Яшьтән үз бизнесын булдырган бик тырыш, белемле егет ул. Өйләнеп, төп йортта әнисе, тормыш иптәше, ике баласы белән яши.

– Фермерлык тәҗрибәм әлегә кадәр иген, печән үстерү буенча гына иде, – дип сүзен башлады Рушан. – Узган ел менә кошчылык тармагы да кушылды. Максат куйсаң, чарасын та­барга була. 2019 елда «Эш башлаучы фермер» программасы кысаларында, грант алдым. Чувашиянең Урмар кошчылык фабрикасы белән килешү төзедем, 6 мең 500 баш чебешкә акча түләп куйдым инде. Алга планнар – тәүлеклек чебиләр алып кайтып, үстереп сату. Бер айлык чагында аның 5 меңен тере килеш сатарга дип уй­лыйм, калган мең ярымы калып торачак. Аларын ит өчен үстерәчәкбез.

Рушанның тавык үстерү тәҗрибәсе зур булмаса да, бар, узган ел 1 мең 500 бройлер чеби үстереп сатканнар.

Рушан Сәйранов өйләнеп, төп йортта әнисе, тормыш иптәше, ике баласы белән яши.

Кайбыч белән Казан арасында йөреп, товарны урнаштырып бетергәннәр.

– Өйдән дә күп кеше килеп алды, – диде Рушан. – Итнең сыйфатлы икәнен аңлагач, кеше тагын килә. Бәясе чагыштырмача кыйммәт түгел, килосы 230 сумнан. Быел бәяне азрак арттырасы булыр кебек. Ни өчен дигәндә, ризык бәясе артты. Мисал өчен, элек бер капчык комбиазык 1 мең сум тора иде, ә хәзер аны 1 мең 300 сумнан саталар. Әле мин бәяне шуңа да тота алам: чебиләргә дигән азыкның 60 проценты үзебезнең җирләрдә үсә, 40 процентын гына алам. Ә сатып алып кына ашатсаң, итнең килосын 230 сумнан җибәрә алмыйсың. Ул үз-үзен акламаячак.

Рушан грант акчасына тавык фермасы салып куйган. Хәзер аның бердәнбер проблемасы – фермага кадәр юл юк икән.

– Дәүләт программасы ярдәмендә, шул юлны хәл итәсе иде, – диде яшь фермер. – Күп тә түгел инде ул, ике йөз метр чамасы гына…

Тагын бер фермер гаиләсе – Шәфиевлар белән дә таныштык. Рушан Сәйрановтан аермалы буларак, алар дәүләт ярдәменнән файдаланмаганнар. Шәфиевлар мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Савым сыерлары, дистәдән артык үгез асрыйлар. Гаилә башлыгы Ринатка әле утыз яшь тә тулмаган, ә инде йорт салып кергән, ике баласы, зур хуҗалыгы бар.

– Тормышны хатыным Гүзәлия белән тартабыз, – диде Ринат. – Мин малларны ашатам, ә Гүзәлия, сөт савып, аннан каймак, катык, эремчек, корт ясый. Авылда да, Кайбычта да сатып алучыларыбыз бар. Сөтне дәүләткә тапшырсаң файдасы юк, ә менә эшкәртеп сатсаң, ярый әле.

Гүзәлия Биектау районының Яма­ширмә авылы кызы икән. Сөт ризык­ларын эшкәртеп сату балачагы белән бәйле:

– Безнең якта хатын-кызлар корт, эремчек ясап, Казанга алып барып саталар иде, – диде ул.

Шәфиевларның җирләре юк. Мал­ларга дигән печәнне, ашлыкны сатып алалар.

– Алга таба шушы юнәлештә планнар байтак, – диде гаилә башлыгы.

…Кошман әниемнең туган авылы икәнен әйтмәсәм, авыл кешеләре аңламас. Бу авыл балачагымның якты, җылы хатирәсе булып күңелгә кереп калган. Бер үзенчәлек турында да әйтим – биредә халык динле. Авылда гомергә ике мәчет булган, бүген дә шулай. Кошманга бара башласак әни: «Башыңа яулык алдыңмы?» – дия иде. Монда аш өстәле артына яланбаш утырмыйлар. Менә шул кыйммәтләр авылны бүген дә яшәтә сыман: тәртип, әхлак бар биредә. Ә тәҗрибә күрсәткәнчә, ул кай заманда да кыйммәтен югалтмый.

– Тормышны хатыным Гүзәлия белән тартабыз, – диде Ринат Шәфиев.

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН

Авыл атамасы 1565–1567 нче елларны үз эченә алган Зөя өязенең теркәү кенәгәләрендә очрый. XVIII йөзгә караган тарихи чыганакта Олы Кошман авылында йомышлы татарлар саны – 181, керәшен татарлары 6 кеше дип күрсәтелә. Җирле халык берничә керәшен гаиләсе барын инкарь итми. Ләкин алар ислам диненә яңадан кайта.

Кошман – елга исеме. «Ман» сүзе төрки телдә су дигәне аңлата, ә «куш» – елгалар кушылган урын. Авыл Түбән Кошман, Югары Кошман булып, елганың ике ярына урнашкан. Заманында алар ике колхозга аерылган була. Бүген исә андый бүленеш юк, шулай да халык «Түбән Кошман», «Югары Кошман» дип, авылны икегә бүлеп карый.

(Авыл халкы сөйләгәннәрдән).

"Татарстан" иҗтимагый-сәяси басмасы, 27.03.2020
Категория: Авылыбыз бүгенге көндә | Добавил: antixak (04.04.2020)
Просмотров: 409 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar