MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз бүгенге көндә

Ярты дөньяга билгеле Кошман
Авыл борынгыдан килгәнчә иген игеп таза булды, хәзер дә бирешми. Предлары кистереп әйтә: икмәгебез бар, хезмәт хакын, ди, вакытында бирәбез. Электән килгән үзгә шөгыльләре дә бар иде Кошманның: кечесе, түбәндәгесе, кирпеч суга, олысы, үрдәгесе, бабачылык белән шөгыльләнгән. Аерым осталары бик куп мөселман җирләрендә кәсеп итәләр иде. Онытылган дисәм...бер очрашу яңартты истәлекне.
Кошман урамы буйлап барганда , капка төбендә бераз моңаеп утырган кешегә күзем төште. Әйе шул, авылның Хәлил Сафиуллин, Ярхәм Сираҗиев, бертуган Зариф һәм Шәкүр Фәизовлар кебек осталарыннан өйрәнеп, 16 яшендә бабачы булып авыллар гизгән сөннәтче абзаң икән ләбаса!Байтак еллар аның турында матбугатта сөйләгәнем бар. Авылның соңгы бабачысы кебек хис итә иде үзен, сөннәткә утыртуның заман хирурглары кулына күчүен тели һәм ышана иде. Үзе соңгы вакытларда катлаулы операция кичергән, беренче группа биргәннәр икән. Шулай да “чалгы пәкесен” оныттырмыйлар. Сөйли : ”Беркөнне, ди,-12 яшьлек улын ияртеп теге атаклы тракторчы килгән иде. Урыс кешесе бит,ялына, зинһар, ди, булыш. Бүлнистә эше барып чыкмаган. Курыкканнардыр. Яше узган ич, сөннәт өчен катлауланган. Урыс башы белән атлыгып килгәч...булыштым инде, таза булды, сөннәтле булды. Урыс малайларын алып килү электән бар иде – сәламәт булу өчен”.
Ни әйтерсең, фән дөньсы үзе сөннәтне санлый ич. Тарихчылар сөннәткә утырту йоласын килеп культы, имеш, дөньядагы бөтен нәрсәнең әйләнештә торуын гәүдәләндергән һәм, баш ию белән бергә, корбан китерүне дә таләп иткән. Җенес әгьзаның башындагы катламын кисеп алу әнә шундый корбан акты булган. Ә мин бер риваять тавсирлаган вакыйгага күберәк ышанам.
7 нче гасырда була ул.Гарәбстан җирендә Ислам динен кертү өчен сугышлар бара. Мөселманнар отряды камалышта кала. Кырык көн буе азапланалар. Эсселек, тузан, сусызлык, сугышчыларның җенес эгьзасы капламы тараюга, ялкынсынуга китерә. Гаскәр башлыгы ул капламны кисеп ташларга боерык бирә. Бу йола, имеш, шуннан соң ныгыган, хэтта мөселманлык билгесе булып киткән. Риваятьләр, күптөрле, әлбәттә.
Кошманлыларның, әлбәттә, үз вакытлары булган. Көз якынлашканда кыр-бакча эшләрен төгәллиләр дә, кайсы биштәрен асып, кайсы атына утырып кәсепкә китә Сембер, Самара якларына, хәтта Казакьстанга барып чыгалар. Дин кысрыкланган чагында сөннәт гамәленә дә бәйләнәләр, тыялар иде. Качып-посып йөрүләр керде гадәткә. Хәер, ул чагында да Кошманның кыю, куркусыз сөннәтчеләре бар иде. Алар борынгы йоланы шаукым аша бүгенгәчә алып чыктылар. Заманында хәтта Урта Азиягә барып йөрделәр.. Агрономия өлкәсендә уйлана, эзләнә, фикерләрен яклап Казанга, редакцияләргә кадәр барып йөри, уңышны үстерә белә иде. Ә ял алгач,ул-бабачы. Казакь, кыргыз якларына җитеп, рәхмәт җыеп кайта. Чөнки үзе дә шунда үскән бала, андагы тормышны белә. Ул бервакыт чираттагы ялын янә шунда әлеге изге эшкә багышлап үткәрергә уйлый. Кытай ягына чыгып, уйгур балаларын да сөннәтле итәргә тели. Чик бее сакчылары тоткарлыйлар моны. Кисәтү ясыйлар. Әмма “чик бозучы” мәлҗереп калмый, Тышкы эшләр министрлыгын кат-кат борчый, министр В.Молотовтан хатлар ала. Игелекле миссиясен аңлатып тагын яза, виза таләп итә.
Авыл урамында очрашу байтак хатирәләрне кузгатты. Вакыт дигәннең сәгатьтән алда йөгерде, бугай. Намазга чакырып азан да әйттеләр. Ә намаздан соң түбән оч мәчетенең имам-хатыйбы Ибраһим Сабиров белән очрашабыз. Мәчеттән зур төркем өлкәннәр белән яшь кенә мулла чыга каршыбызга, җанлы сөйләшү башлана. Яшь имам-хатыйп картлар белән көнгә 4 намаз үткәрә икән. Иртәнге намазларны өйдә уку турында килешкәннәр. Ә өйлә намазына , шөкер, элек кырларда, басуларда гөрләтеп эшләгән игенче, терлекчеләр җыела. Дини бәйрәмнәрдә йөзгә якын догачы килә: яшь мулла яшьләрне тарткан. Югары очта 86 яшьлек абруйлы Вадыйк Шәфиев имам-хатыйп булып тора икән. Дин тотучылар аңа ярдәмгә урта яшьтәге Газинур Хәйдаровны укытып кайтарганнар. Ике мәчет каршында балалар-яшьләр мәдрәсәсе эшләп килә икән-40 лап бала язылган. Хәреф танырга, укырга өйрәнәләр, әдәп нормалары белән танышалар. Намаз укырга да күнегәләр. Имам-хатыйп Ибраһим яратып эшли алар белән, вәгазьләр сөйләп кызыксындыра. Дин кешеләре күмәк хуҗалык идарәсеннән дә канәгать. Салих Мотыйгуллин үзе килә мәчеткә, дин тотучылар белән очраша, йомышларын үти. Үз чиратында имам-хатыйплар да якыннан булышалар рәис әфәндегә.
Категория: Авылыбыз бүгенге көндә | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 1059 | Теги: Ярты дөньяга билгеле Кошман | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar