MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз бүгенге көндә

Өянкеле кизләү

Фотодагы әлеге төзекләндерелгән чишмә Кайбыч районының Кошман авылы буенда, зур юл өстендә кала. Аны 1999 елда шушы җирлек кешесе Марат Сафин эшләгән. Марат абый эшмәкәр. Үзенең җире, азык-төлек, машиналарга запас частьлар һәм төзелеш өчен бөтен кирәк-ярак сатылучы кибетләр челтәре бар икән.

— Кечкенәдән үк шушында килеп су эчеп йөргәнгәме, әлеге чишмә миңа бик якын. Шуңа күрә элекке корылмасы тузгач, үзем эшләп куярга булдым, — дип сөйләде Марат абый. — Кечкенә генә бурадан әкияти йорт, янында утырып хәл алырга беседкасы торса, әйбәт булачак, дидем. Һәм шулай эшләдем дә! Бураны заказ буенча Мари Илендә ясаттым, үзебезгә алып кайткач, авылдагы чуваш егетләре өеп тә бирде. Әйләнә-тирәсен койма белән тотарга энем Илшат булышты. Янында өянке агачлары үсеп утырганга, мәктәп укучылары: “Өянкеле кизләү дип кушыйк”, — диде­ләр. Кешегә ошагач, миңа нәрсә — Өянкеле кизләү икән, димәк, Өянкеле кизләү! “Марат” дип язып куя алмыйм бит инде!

"Ирек мәданы" газеасы, 19.10.2012
Категория: Авылыбыз бүгенге көндә | Добавил: antixak (03.03.2020)
Просмотров: 478 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar