MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз бүгенге көндә

Голливудка әйләнгән авыл (Яланаяклы кыз эзеннән)
“Яңа гасыр” каналындагы “Яланаяклы кыз”ны халык җылы кабул итте. Күптән кирәк булган икән мондый фильм. Ләкин сүзем ул хакта түгел. Фильм төшерүдән биредә яшәүчеләрдә нинди тәэсирләр калган-шул чакта сорашып кайттым.
Сериалны караучылар килешерләр: Кошман табигатьнең гүзәл кочагына урнашкан. Режиссерлар кино төшерер өчен ике авылны караганнар-Кошман һәм Борындык.Сайлана торгач, Кошиманга тукталганнар. Узган елгы җәй авыл халкы күңелендә озак сакланыр, мөгаен. ”Сабантуй”, ”Соңгы кыңгырау” кебек бәйрәмнәр камера күзәтчелегендә узган.Никадәр артистлар белән таныша кошманлылар. Шулай итеп, авыл берничә көнгә булса да Голливудка әйләнеп алган.
Сериал төшерү өчен иркен,матур авыл өе кирәк була. Шактый эзләгәннән соң Кадыйровлар йортына тукталалар. Төп вакыйгалар шушы йортта бара.Кадыйровлар гаиләдә бишәү-әби-бабай,килен белән малай һәм Кино төшерү турында йортның хуҗабикәсе Айгөл апа белән сөйләшеп алдык. Ул Кошман урта мәктәбендә укыта:
-Башта каушап та калган идек.Ләкин аннары ияләшеп киттем.Артык мәшакатьләмәделәр.Без дә аяк астында буталып йөрмәскә тырыштык. Җәй көне эш күп бит,бакчада эшләдек. Алар һәр көн килмәделәр, башлыча шимбә ял көннәрендә генә төшерәләр иде. Күңелле булды. Хәзер киноны ничек төшергәннәрен беләм инде. Берсендә төшергәнне карап торып еладым да әле,гәрчә, кино икәнен белсәм дә. Яхшы уйныйлар.
Артистларның бер төркеме башта мәктәптә кунган.Аннары Резидә Сайрановаларга күчкән. Резидә апа Кошман урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Ул сөйләгәннәрдән:
-Беренче көнне үк Нурания, Флера апалар белән дуслашып киттек, мунчалар кердек.Иртүк чыгып китәләр иде. Берсендә берничә кеше кайтып керделәр.Безнең бәрәңге алып яткан вакыт. Тиз генә чишенеп аттылар да,бәрәңге чүпләшә башладылар. Ир-егетләр капчыкларга хәтле ташыды. Кич белән табын корып утырдык күңелле булды.
24декабрьдә Кошман клубында сериалны тәкьдир итү кичәсе булган. Бөтен авыл халкы белән җыелып фильмнар караганнар. Айгөл апа,Резидә апа, авыл җирлеге башлыгы Лилия апа да режиссер, артистлар белән бүген дә элемтәдә торалар.
Категория: Авылыбыз бүгенге көндә | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 968 | Теги: Голливуд авылы | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar