MENU
Албит » Язмалар » Авылыбыз бүгенге көндә

Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?
“Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?” дигән җырны ишетмәгән, бер тапкыр булса да җырлап карамаган татар кешесе юктыр. Гади сүзләрне йөрәкләргә үтеп керерлек шигъри юллар итеп, шигырь язуның рәтен белгән, чын-чынлап сөя белгән кеше генә тезә аладыр, дип уйларга мәҗбүрсең. Ә шул шигъри юлларны сөекле ирен өзелеп сагынган гади авыл хатыны язган дип кем уйлаган?
Күп еллар дәвамында әлеге җырның авторлары дип композитор Илһам Хисмәтуллин һәм шагыйрә Нурия Измайлова аталды. Җыр китапларында да әлеге әсәр шушы авторлар исеме белән дөнья күрде. Күпмедер вакыттан соң, шагыйрә Нурия Измайлова әлеге шигырь хакында “минем каләмем түгел ул” дип төзәтмә керткән. Бүгенге көндә әлеге җыр текстының чын авторы билгеле. “Барс-Медиа” компаниясенең Татарстан авторлар җәмгыяте җитәкчесе Руфия Биктаһирова ярдәме белән табылды ул. Кайбыч районының Кошман авылында яшәп ятучы Абзалова Нәсимә Дәүләт кызы бу шигырьне кадерле ире Фәриткә багышлап чыгарган. Шигырь якынча 68 нче елларда язылган. Нәсимә ханымның ире Кайбыч районының Борындык авылы мәктәбендә укытучы булып эшләп йөргән, Нәсимә ханым үзе икенче авылга йөреп укыткан. Күп вакытларда аңа балалары белән өйдә ялгызы гына торырга, иренең ял көннәрендә генә өйгә кайтуын көтәргә туры килгән. Озак күрешми торган көннәрнең берсендә Нәсимә ханым, өйалдындагы бакчадагы чәчәкләргә су сибеп йөргәндә, күңелдән шушы шигырь юлларын әйтә. Шул рәвешле шигырь туа. Чәчәкләр яратучы Нәсимә ханымның өйалды бакчасы яздан көзгә кадәр гөлләргә күмелеп утыра. Гөлләр белән серләшеп, аларның чәчкә атуын көтүдән тәм табып яши ул. Хәзер исә чәчәкләр тәрбияләү эше белән Нәсимә апаның кызлары шөгыльләнә.
“Иремне бик сагынган булганмын, күрәсең. Ярату хисләре белән әйткән сүзләрем үзеннән-үзе шигырь булып чыкты. Шигыремнең башка автор исеме астында дөнья күргәнен ишеткәч, йөрәгем әрнеде, әлбәттә. Чабып бара торган атның битенә чапкан кебек булды ул. Шигырьне генә түгел, йөрәк түреннән чыккан кадерле сүзләрне, хисләремне урлаганнар кебек хис иттем. Хәзер алай исем китми”, – дип сөйләде Нәсимә апа. Бу хәлгә төзәтмә кертелгәч тә, артык шатланмый ул. Түбән Камада яшәп иҗат итүче композитор Илһам Хисмәтуллин, Нәсимә апаның бу шигырен бик ошатып, җыр язарга теләп алып киткән була. Шул рәвешле татар дөньясында популяр булып китәчәк матур бер җыр ярала. Шигъри җанлы, хисчән Нәсимә апа шигырьләрне күп яза. Аның шигырь дәфтәрен укыган композитор “үзләре үк җырлап, көйләп торган шигырьләр” дип тагын берничә шигырен алып киткән. Әмма ни сәбәп беләндер, ул җырлар дөньяга чыкмый калган.
Нәсимә апаның җырында “Тормыш юлын бергә башлаганбыз, ахыргача бергә булыйк без”, – дигән теләкләре рас килгән. Бүгенге көндә тормыш юлдашы – ире белән икесе дә сиксәнгә җитеп киләләр. Биш бала – өч кыз, ике малай үстереп аякка бастырганнар. Оныкларга баеганнар. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ире әле һаман да мәктәптә математика, алгебра дәресләрен укытуын дәвам итә икән. Хәтта яшь укытучыларны да уздырып, укытучылар арасында үткәрелгән бердәм дәүләт имтиханнарын да “бишле”гә тапшырган.
Нәсимә апа үзенең йөрәк җылысы салынган җырны Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруында яратып тыңлый. “Мин җиткерәсе килгән хисләрне, мәхәббәтне, йөрәк җылысын Зәйнәп шулкадәр төгәл җиткерә, бик матур башкара. Мин аны тыңлаганда күз яшьләремне тыя алмыйм”, – дип сөйләде популяр җырның танылмаган авторы.

Айгөл ҖӘЛӘЛОВА /"Кәеф ничек?" газетасы/
Категория: Авылыбыз бүгенге көндә | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 1481 | Теги: Нәсимә Абзалова | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar