Албит » Язмалар » Авылыбыз бүгенге көндә |
Бәхетле авыл
Кайбычның иң зур һәм матур авылларының берсе саналган Кошман турында шулай диләр. Әйтерлек сәбәпләре дә бар. Авылдагы мәктәбе, нәниләр тавышына күмелгән балалар бакчасы булган салалар кими барган вакытта, Кошманда икесе дә гөрләп эшли. Икесе дә өр-яңа. «Тиенкәй» балалар бакчасы былтыр «Демография» илкүләм проекты буенча төзелсә, Әбрар Сәгыйди исемендәге төп мәктәп капиталь төзекләндерелде. Сабыйларның шундый шартларда тәрбияләнүенә, белем алуына без дә чын күңелдән сөенеп чыктык. Гомер-гомергә Кошман мәктәбе татар җанлы балалар тәрбияләү белән шөгыльләнде. Күптән түгел авылда кунак булган Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та бу сүзләрнең дөреслегенә инанып, мактап киткән үзләрен. «Тиенкәй»гә йөрүче Тукай иҗатында тәрбияләнүче балаларга да сокланган. - Хәзерге вакытта Кошман мәктәбендә 74 укучы белем ала. Аерым фәннәрдән кала, барлык дәресләр туган телебездә алып барыла. Мәктәпнең төп максаты, гомумән, авылның яшәеше дә - милли мохитне саклау, үстерү. Кошман - саф татар авылы. Шулай булгач, монда ниндидер чит мохит булдыру турында сүз дә була алмый, - ди директор Фәнис Гыйниятуллин. - Кимүгә таба бармыйбыз, Аллаһ боерса, киләсе елга 1 нче сыйныфка 10 бала кабул ителәчәк. Авыл өчен әйбәт сан бу. - Безнең авылга сокланмаган кеше юктыр ул. Читтән кайтканнар да шулай ди. Укучыларыбыз өчен кызарырлык түгел. Анарның һәрберсе белән горурланабыз. Әле менә «Юнармия» хәрәкәте белән берлектә Волгоградка барып кайттык. Балаларның тәрбиясенә, әдәпле булуларына сокланып, поезд проводницаларына кадәр безгә рәхмәт әйтеп калды. Шәһәрдә йөргәндә дә борылып-борылып, туктап, сорашып тордылар. Гади татар авылындагы мәктәптән без, дип горурланып әйттек, - дип сүзгә кушылды директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Мәдинә Хәмидуллина. - Волгоградта чит ил кешеләре дә безгә килеп эндәште. Шунысы куандырды: укучыларыбыз рәхәтләнеп инглизчә җавап бирә алды. Урыс телендә дә аралаша алдылар. Татарчасын да беләләр! Сер түгел, йөрәккә авыр булса да, имтиханны барыбер урысча тапшырасы, шулай булгач, татарча укыту кирәкмидер, дигән фикерләрне еш ишетәбез. Кошманда, шөкер, ата-аналар да, укытучылар да мондый фикерләрдән азат. «Татар телле укытуны закон буларак кабул итәләр бездә. Ике мәчетле, мәдрәсәле татар авылында ничек башкача булсын соң?» - ди әңгәмәдәшләребез. Авылның киләчәген фаразларга уйласаң, балалар бакчасындагы сабыйлар санына кара икән. «Тиенкәй»дә алар - 42. - 9 ай эчендә төзелгән матур бакчабызда балалар ике төркемгә бүленеп йөри. Зурлар төркемендә - 22 бала, кечкенәләр - 20. Бакчада 11 хезмәткәр эшли. Балалар бик яратып йөри. Үзебез дә куанабыз: эшлим дигән кешегә барлык уңайлыклары булган бакча бу! Без бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел, - ди балалар бакчасын җитәкләүче Айгөл Кадыйрова. Сабыйларны татар халык җырларын өйрәтеп, татар әкиятләрендә тәрбиялиләр. Милли тематика буенча күргәзмәләр оештыралар. Музыка укытучысы Айгөл ханым сабыйларга кече яшьтән Татарстан, Кайбыч гимннарын өйрәтә, җырлата. Тырышлык юкка узмый: төнлә уятып сорасаң да, нәниләр ике гимнны яттан белә. - Марат Әхмәтов та бездә кунак булды бит. Ул да безгә сокланды, яратты. «Сезгә хәзерге вакытта нәрсә кирәк? Нәрсә җитми?» - дип сорагач, аптьграп калдым. Мондый мөмкинлекләр була торып та, тагын нидер сорарга оят бит! Шулай да, әдәби китаплар булса иде, дидек. Булды, шуңа өстәп проектор да бүләк итте. Анысы - аеруча зур бүләк,- ди Айгөл ханым. | |
Просмотров: 427 | |
Всего комментариев: 0 | |