MENU
Албит » Язмалар » Авыл халкы иҗаты

Өзелде лә, гомерең...
Өзелде лә, гомерең...
Кошманны тетрәндереп
Яңа хәбәр таралды,
Якыннары өнсез калды,
Румилебез югалды.
Күзләреңне йокы басты,
Үлем йокысы булган.
Кардон юлы буйларында
Газраил көтеп торган.
Хәсрәт уты салдың,Румиль,
Кайгылы аналарга
Озын гомер,бәхет телик,
Җирдәге бабаларга.
Матур иде, якты иде
Киләчәккә уйларың.
Кара гүрдә ятар өчен
Үскән икән буйларың.
Дәү әни, дип туктый идең
Барасы юлларыңннан.
Сәдакалар бирәм сиңа
Кабул ит, кулларымнан.
Түз, Гөлсинә, нишләп була,
Кабатлана язмышлар.
Сиңа кадәр мин кичердем,
Булды микән ялгышлар.
Кайбычларга барган идек
Белми ниләр буласын.
Шушы машина астында
Җаннарыңның чыгасын
Гомер уза, картлык килә,
Мәңге тормый беркем дә.
Иртә өзелде гомерең
Шунысы авыр күңелгә.
Яхшылыгың нурын сипсен.
Якты булсын гүрләрең.
Тыныч йокла кабереңдә,
Сиңа шушы теләгем.
Категория: Авыл халкы иҗаты | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 969 | Теги: Өзелде лә, гомерең | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar