MENU
Албит » Язмалар » Авыл халкы иҗаты

Нәрсә ул бәхет
Нәрсә ул бәхет?
Бәхет ул җирдә
Яшисең килсә.
Яныңда берәү дустым дип
Кадерең белсә.
Азан тавышын ишетәсең
Таңнар атканда.
Тыныч күнел белән ятсаң
Кичен ятканда.
Иртән торгач күрә алсаң
Кояш нурларын.
Тыңлый алсаң зәңгәр күкнең
Тургай җырларын.
Ашкынып барсаң эшеңә,
Көтсә дусларың.
Сагынып кайтсаң өеңә,
Көтсә улларың,
Үсеп җиткәч балаларың
Оя корсалар.
Бер-беренең кадерен белеп
Тигез торсалар.
Байлыкта йөзә берәүләр
Белми бәхет- кадерен.
Килә бер көн кара кайгы
Өзеп бәгырең.
Каерыла пар канатлар
Китеп күңелне.
Ничекләр үткәрергә соң
Ялгыз гомерне.
Китә бәхет,кала бары
Сагынып искә алырга.
Язмасын Ходай бер кемгә
Ялгыз калырга.
Бар бәхетнең кадерен белеп,
Шөкер итеп Ходайга.
Сәламәтлек белән яшик
Бирешмик кайгыларга.
Категория: Авыл халкы иҗаты | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 1583 | Теги: Нәрсә ул бәхет | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar