MENU
Албит » Язмалар » Авыл халкы иҗаты

Мәрхәмәтлек

Мәрхәмәтле кеше шундый була,
Кылган эше- һәрчак изгелек.
Йөзе келәч уе, изге була,
“Хак сүз әйтемме?”-дип уйлый иң элек .
Тирә-юнебез мәрхәмәткә мохтаҗ,
Мәрхәмәтле бул син, әй кеше!
Яхшылыктан нурлар чәчелеп торсын,
Мәрхәмәтленең уңар һәр эше.
Аллаһ кушканны үтәп яшәсәк,
Шушы булыр олы туры юл.
Пәйгамбәрләр кебек яхшылык кылып,
Яәик әйдә, тотынып кулга-кул.
Аллаһ биргән гомер чикле бит ул,
Бер мизгел күк утә дә китә.
Кылган бөтен мәрхәмәтебез
Ахирәттә кайтыр үзебезгә.
Әйдә, кеше булыйк мәрхәмәтле,
Дөнья җитә бетен кешегә.
Җылы зүзне һич тә кызганмыйк,
Мәрхәмәтле булыйк олы-кечегә!

Категория: Авыл халкы иҗаты | Добавил: antixak (05.11.2018)
Просмотров: 429 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar