MENU
Албит » Язмалар » Авыл халкы иҗаты

Кошманым
Кошманым
Син – туган ягым,
Син минем таңым,
Кошманым!
Дип яза.
Мин Габделбарый углы Габделмәлик
Шанлы Халит хәзрәт оныгы
Бүген инде фән докторы, әмма
Җаным белән-
Кошман сыныгы...
Бу шигьри юллар Кошман авылында туып –үсеп, бүгенге көндә профессор дәрәҗәсенә җиткән Мәлик Барый улы Хәйруллинныкы.
Бүгенге көндәдә өметле каләм тибрәтүчеләр күп биредә.
Туган авылына булган мәхәббәтен үзенең шигьри юлларына салган Сания Мотыйгуллина “Чишмә буе” дигән шигырендә болай дип яза:
Туган нигез,торган җирем
Түбән Кошман авылында
Сөенепләр бетә алмыйм
Авылымда калуыма.
Язмыш җилләре тататты
Киттем туган нигездән
Аерылмадым,сулар ташып
Кер чайкаган инештән.
Тау астында безнең авыл
Күп инешләр,чишмәләр
Эзелеп сагына шуларны
Еракларга киткәннәр.
Челтерәп аккан чишмә суы
Агып тешә елгага
Су буйлары бик күңелле
Каз-үрдәкләр йөзә анда.
Хәзер сулар өйдә инде.
Оныта алмыйм кизләүне
Таныш сукмак үзенә тарта
Шунда чайкыйм керләрне.
Эссе көндә рәхәт бирә
Тал-тирәк күләгәсе
Яшел-хәтфә чишмә буе
Яшьлегем хатирәсе.
Ага чишмә челтер-челтер
Кичендә,иртәләрдә
Уйлый-уйлый, җырлый-җырлый
Кушылам чишмәләргә.
Пенсионер-укытучы Нәсимә апа Абзалованың 40 ел элек иҗат ителгән” Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?” шигыре көйгә салынып, бүген дә яратып башкарыла торган җырларның берсе.
Категория: Авыл халкы иҗаты | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 1130 | Теги: Кошманым | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar