MENU
Албит » Язмалар » Авыл халкы иҗаты

Кош теле пешерү рецепты
Кош теле пешерү өчен
Алты йомырка алам.
Дүртесенең аерып
Сарысын гына салам.

Калган ике йомырканы
Ничек бар - шулай сытам.
Ә май өчен корычтан
Кечкенә казан тотам.

Тоз һәм сода, ванилинны
Йомыркаларга кушам.
Каты тимичә камырын
Басам, җәямен оннан.

Сырлап кискән камырлар
Чыжлый гына казанда.
Майдан алгач, шикәр комы
Сибеп куям аларга.

Кетердәп кенә тора
Пешкәч көнбагыш маенда.
Бисмилланы онытмасаң,
Бик тиз һәм җайлы була.

Кош телен вазага салгач,
Әй кош теле тәмле лә.
Эреп кенә китә капкач,
Әй кош теле тәмле лә.

Ишегалларына кадәр
Тәмле хуш ис тарала.
Дөрес микән, ялган микән,
Син дә пешереп кара.
Категория: Авыл халкы иҗаты | Добавил: antixak (21.02.2020)
Просмотров: 437 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar