MENU
Албит » Язмалар » Авыл халкы иҗаты

Әбрар Сәгыйдигә
Монда туган,монда үскән
Кече Кошман егете.
Әбрар дигән исем алган
Зурдан булган өмете.
Заманалар авыр килгән,
Томыш юлын салырга.
Тырышкан ул,зур көч куйган
Яхшы белем алырга
Тырышлыгы,үҗәтлеге
Аңа файда китергән
Барлык яктан да белемле,
Зур мйгаллим иттергән.
Әбрар дигән укытучы
Күп җирләрдә танылган.
Милли-газет, ңурналларда
Шигырьләре басылган.
Яраткан ул үз авылын
Якташларын яраткан
Туган якныңматурлыгын
Шигырьләрдә яктырткан.
Озак кайттың безгә, Әбрар,
Инде менә кайттың да
Сине безгә хәтерләтеп
Улың тора каршымда
Рәхмәт сиңа соң булса да,
Кошман данын күтәрдең.
Халкыбызны,милләтемне
Якты юлга этәрдең.
Синең исем белән хәзер
Яшь буыннар үсәрләр.
Синең кебек зур белемле
Кеше булып җитәрләр.

Рифкать Гарифуллин
Категория: Авыл халкы иҗаты | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 858 | Теги: Әбрар Сәгыйдигә | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar