MENU
Албит » Язмалар » Авыл халкы иҗаты

Балаларны иҗади шәхесләр итеп тәрбиялик
Белем бирүнең сыйфатын күтәрү мәктәпнең төп максаты булып торса, балаларны тәрбияләү юнәлешендә иң әһәмиятле мәсьәлә итеп бала шәхесен формалаштыру бурычы куела. Балаларыбызга белем һәм тәрбия татар телендә бирелә. Мәктәбебездә 64 укучы гына укыса да, Ә.Сәгыйди, Ш.Галиев, Р.Гәрәфетдинов, Р.Гатауллин, Г.Хуҗиев, Л.Хәмиди, Г.Кайбицкая, З.Бәшири, Л.Әхмәтоваларны биргән Кайбыч төбәгенең милли мәгърифәт чишмәсе булып калуын, киләчәктә дә милли җәүһәрләр тудыруын теләсәк, балаларыбызны сезнең белән берлектә Туган илгә, туган телгә, гореф-гадәтләребезгә һәм башка шундый милли кыйммәтләргә нигезләнеп тәрбияләү безнең алга куйган бурычларның берсе булып тора. Шушы кыйммәтләргә уңай мөнәсәбәт – туган ягыңның тарихын, рухи һәм мәдәни байлыгын өйрәнүгә, туган илеңнең атаклы кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләүгә, аның иминлеге өчен җаваплы булуга һәм иҗади хезмәт итүгә бәйле.

Мәктәбебез татар мәктәбе булгач, һәм ул XX гасыр башы әдәбият мәйданында үз урынын алган әдип Әбрар Сәгыйди исемен йөрткәч, безнең эшчәнлекнең бер тармагында «Балаларны иҗади шәхес итеп тәрбияләү» дигән юнәлешне без төп бүлек итеп алабыз. Ник дигәндә, революциягә кадәр ук матбугатта шигъри әсәрләре белән исеме күренгән һәм 20 нче еллар татар совет поэзиясендә актив эшләгән журналист һәм драматург, педагог, әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнгән Әбрар Сәгыйдинең (Әбрар Закир улы Сәгыйтов) эшчәнлеген бүген авылыбызда дәвам итүчеләр бик күп. Туган жиребезнең матурлыгын бик күп шигъри җанлы авылдашларыбыз җырга һәм шигырь юлларына салган. Кошман авылы чирәмендә тәгәрәп үскән Әбрар Сәгыйди илһамны да туган ягы табигатеннән алган булса кирәк.

Кошманым!

Син туган ягым,

Син – минем таңым,

Кошманым!

Мәңге китмәс яшь күңелдән зур игенле кырларың,

Гөлчәчәкләр берлә өретелгән матур һәр җирләрең.

Күз алдыннан мәңге китмәс җәйдә аткан ак таңың,

Һич онытмам, һич онытмам кошларыңның сайравын,–

дип яза ул үзенең шигырьләрендә.

Авылыбызның тагын бер күренекле шәхесе – филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясе хезмәткәре Мәлик Барый улы Хәйруллин да үзенең хис-кичерешләрен түбәндәге юллар белән әйтеп бирә:

Мин Габделбарый углы Габделмәлик,

Шанлы Халит хәзрәт оныгы.

Бүген инде фән докторы, әмма

Җаным белән Кошман сыныгы…

Әллә күңелем өзелеп сагынган,

Әллә басып җаным пошканын,

Буш вакытым булса, йөгерә-йөгерә,

Сиңа кайтып төшәм Кошманым.

Мәктәптә озак еллар балаларга белем һәм тәрбия бирүдә үзеннән лаеклы өлеш керткән, «Кайбыч таңнары», «Туган як якын икән» исемле китаплар авторы Рифкать ага Гарифуллин бүгенге көндә Казан каласында яшәсә дә, туган ягына багышлап, болай диеп яза:

Җырлап кайтам, җыр алып кайтам,

Үскән җиремне мактап.

Чишмәләр дә чылтырыйлар,

Җырымның моңын саклап.

Сарман якларында туып-үсеп, авылыбызда гомер кичерүче ветеран укытучы Абзалова Нәсимә Дәүләт кызы да авылыбызга терәлеп торучы урманнарыбызның матурлыгын, Кошман имәннәрененең патша Петр I гә дә мәгълүм булганын, шул урманнардан кораблар ясау өчен имәннәр кистерүен үзенең шигъри юлларында әйтеп уза.

Авылдашыбыз Мансура әби Сәхәбиеваның (хәзер инде мәрхүмә) шигырьләре дә күңелләрдә иң нечкә хис-тойгыларны уята.

Искә алып үтелгән исемнәр арасында журналист Х.Гарипова, С.Мотыйгуллина, Г.Сөнгатуллина, Г.Хәйдәров аерым урын алып тора. Өлкән буыннар юлыннан шигърияткә яңа буын килә. Л.Сәгъдиева, А.Әхмәтшина, А.Хәйруллина, И.Сәләхова, Ч.Гарифуллина — шундыйлардан. Әбрар Сәгыйди мирасы югалмый, ә буыннан буынга тапшырылып килә.
Категория: Авыл халкы иҗаты | Добавил: antixak (05.11.2018)
Просмотров: 444 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar