MENU
Албит » Язмалар » Авыл халкы иҗаты

Бабам - минем горурлыгым
Алар Ватаныбыз фашистлардан саклап калыйк,бабаларыбызның киләчәге якты булсын дип,дүрт ел буе кан койган.Татарстанның күпме батыр улы яу кырында мәңгелеккә башын салган.
Тылда да кызу эш кайнаган.Заводларда үсмер малай-кызлар фронт өчен сугыш кораллары ,сугышчылар өчен киемнәр җитештергән.Авылларда эш бер караңгыга кадәр дәвам иткән. 1945 нче елның 9 Маенда илебезгә иң зур куаныч – Җиңү килә. Бу хәбәрне ишеткәч,бар кеше дә җиңел сулап куйгандыр,дип уйлыйм.Безгә тыныч таңнар бүләк иткәннәре өчен бабайларыбызга рәхмәт укыйҗыз. Минем бабамның абыйсы Габделкадыйр Гарифуллин 1921елда дөньяга килгән.1941 елда сугышка китеп,Польша чигендә Львов өлкәсендә чик сакчысы булып хезмәт иткән.Бер елда үтмичә,Киевта камалышта гомере өзелгән. Икенче абыйсы Габделкәрим Гарипов сугышның беренче елында ук фронтка алынган:Аңа,немецлар әсирлегенә эләгеп, конөлагерьда тоткынлыкта җәфаланырга туры килә.Яралы аягын,туган ягына әйләнеп кайткач,кисәләр.Мин гарип дип тормаган,җирен дә сукалаган,чәчү дә чәчкән, игенен дә урган,печән чапкан.
1950 елда бабам армия сафларына китә һәм Одессада 3ел да 7 ай разведчиклар командиры булып хезмәт итә.Армиядән кайткач, абыйсы белән умарталыкта эшли, аннан аңа Мәскәүгә китеп берничә ел эшләргә туры килә,ләкин әнисе чакыруыбелән кире кайта. 1963-1971 елларда Апас районында умартачылык буенча баш зоотехник булып эшли.
1971 -1988 чне елларда бабам Харис Гарифуллин- Урсак урман хуҗалыгында умартачы . Ул кайда гына эшләсә дә, хезмәтен намус белән башкара. Бу елларда намуслы хезмәте өчен Мактау кәгазьләре, премияләр,”Коммунистик хезмәт ударнигы”,”Социалистик ярышта җиңүче” билгеләре белән бүләкләнә, ике тапкыр Мәскәүгә ВДНХга Татарстаннан делегат булып бара.
Әбием Фатыйма белән матур гаилә корып, сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Алар туганнары, күршеләре белән тату яши. Бабамның әнисен тәрбияләп, кадерләп, соңгы юлга озаталар . Хәзер бабам әнием Наҗия, кызы Гөлнур һәм минем белән яши.
Акыллы, кече күңелле, мәрхәмәтле, кеше хәленә керә белүче сабыр карт ул. Барлык балаларына да үрнәк. Бабамны авылыбызда олысы, кечесе хөрмәт итә. Мин дә аның белән горурланам.
Категория: Авыл халкы иҗаты | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 1270 | Теги: Бабам - горурлыгым | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar