MENU
Албит » Язмалар » Авыл халкы иҗаты

Авылым
Тукайныкы төсле авылым:
Тау башына салынган.
Салынса да тау башына,
Кырлайдан нык аерыла.
Туган ягым – гүзәл җирем!
Кадерледән кадерле.
Якын миңа, туган төсле,
Авылымның һәр кешесе.
Җир йөзендә төрле-төрле,
Матур җирләр күп булсын.
Әмма җанга җылы биргән,
Туган яктай юктыр шул.
Яңгырларың яңгыр түгел,
Күктән түгелгән моңнар.
Хәтфә булып истә калган,
Печән чабып үскән болыннар.
Кырларыңда үсә мул игеннәр,
Күрсәтәләр халкың хезмәтен.
Игелекле, тырыш ул-кызларың,
Калдыралар бетмәс эзләрен.
Куе-куе урманнарда,
Үсми икән ни генә?!
Белмим, диеп аптырама,
Кил, күргәләп кит кенә.
Сусау басса, чирләп китсәң,
Чишмә суын авыз ит.
Туган ягым чишмәләре
Мең сырхаудан дәва бит!
Туган ягым, туган авылым
Өйрәтә эш рәтенә.
Яратуым шундый көчле,
Алмашмам бернәрсәгә!
Категория: Авыл халкы иҗаты | Добавил: antixak (24.05.2016)
Просмотров: 576 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar