MENU
Албит » Язмалар » Авыл халкы иҗаты

Алла боерса артабыз!
Балаларга һәрвакыт
Әти-әниләр кирәк.
Алар безгә чын-чынлап
Гаиләдә олы терәк.

Без гаиләдә өчәү генә
Әти, әни һәм дә мин
Инде миңа сигез тулды
Беренчене бетерәм мин

Әти белән ял көннәре
Балыкларга барабыз.
Без балыктан кайткан чакны
Көтеп тора анабыз.

Матур җәйләр дә башланды
Гөмбә вакыты җитә.
Әни дә мине тик тотмый
Гөмбә җыярга алып китә.

Шулай итеп рәхәтләнеп
Өчәү яшәп ятабыз.
Тагын бер сөенечем бар
Алла боерса артабыз!
Категория: Авыл халкы иҗаты | Добавил: antixak (13.06.2016)
Просмотров: 542 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar