MENU
Албит » Язмалар » Авыл тарихы

Авыл атамаларында - авылыбыз тарихы
Кайбыч төбәге Болгар дәүләте, Алтын Урда империясе, Казан ханлыгы заманнарын хәтерли.Әмма аның тарихы бик аз тикшерелгән. Юбилейлар уңае белән чыгарылган китапларда, нигездә, аерым шәхесләр турында сүз бара.Төбәкнең борынгы этник, мәдәни, сәяси, иҗтимагый, дини тарихлары турында без күп нәрсәләрне белмибез әле. Әйтик,Кайбыч атамасы ничек барлыкка килгән, азатлык көрәшендә халык нинди юнәлешләрдә эш иткән, Казан калгасының дүртенче капкасы нигә “Кайба/”ы/ч/ капкасы” дип аталган? Мондый сорауларга җавап эзләү бик мөһим. Аларны ачыклау чын милли тарихыбызны язуга өлеш булачак.
“Атлас офицеры” дигән басмада /Москва, 1974,206 нчы бит/, Казан капкаларын күрсәткән картада.Кайбыч атамасы ике”а” белән язылган. Димәк, 1552 елда/һәм бу авыл барлыкка килгән ерак заманнарда/ Казанның бер капкасын “Кайбицкие ворота” дип атаганнар. Татарчага әйләндерсәк, Кайбыч – кайбач, каймач килеп чыга.Чөнки тарихи фонетикада б=м/без=мез, ирен-ирен авазлары/.
Эзләнүләр кайбер нәтиҗәләр бирде.Бу атама мишәрләр күчеше белән булу бик ихтимал. Тарих фәннәре докторы, этнограф Д.М. Исхаков Олы Кайбыч якларына “мишәрләр күчеше ,мишәрләр агышы көчле булган дип саный.”
Чыннан да, Олы Кайбычта кәпәч ,кәләпүш, кәлҗемә, күпертмә, күпчек,к/г/ омбагыш, үрәнәм, үрәнәм , кели дип сөйләү гадәти күренеш. Әптүк, Сәмыйк, Хәйрүк, Хикмүч / Габделгани, Сәмигулла, Хәйривафа, Хикмәтулла/ дип мишәрләрчә исем кыскартулар да бар. Иске Кайбычтан киткән бер төркем халыкның /Кыр Кайбычы булып/ мишәрләр арасында/ Хәзерге Буа районында/ урын табулары да мишәрләр кардәшлеге турында сөйли. Якын гына авылларда халыкларның типик чырайлары,кыяфәтләре Кайбыч, Кошман, Бәрлебаш, Чәчкаб төрлечә булу да мишәрләр күчешен искәртә. Керәшен авыллары арасында атаклы Чүти авылы мишәрләр булу да шул фикерне раслый.Татар телендә “каю” сүзенең ике мәгьнәсе бар. Берсе- бизәү, чигү.Икенчесе – кисеп алу,”Каю,кыю”. Шуңа халык арасында качы- кайчы, кайгыч.”Татар теленең диалектологик сүзлегендә”/ Казан. 1969.215 биттә/ болай язылган: “Кыйым – каз.ар.мам. Кечкенә итеп кисеп алынган кисәавык телем- ипи турында ...” Ипи турында гына түгел. Бу сүз, гомумән, әйбернең..читен, кырыен” тар гына, аз гына ”каеп алу”,кисеп алу мәгьнәсендә дә кулланыла.
Иске Кайбыч урынындагы зиратта гарәп хәрефләре белән язылган /Изгеләр зиратында/ 1340,1519-1524 нче елгы мөселман кабер ташлары бар. Алар 1519- Әхмәд углы Атаби. 1520 –Йолым углы Җәгьфәр, 1525 – Мөхәммәд углы Йолавыш бабаларыбыз истәлегенә куелганнар. Димәк, бу елларда / кимендә 14-16 гасыр башында/ Кайбыч кешеләре биредә яшәгәннәр. Шулай дип санасак, Иске Кайбыч урынында су бетү /”су качу”/ сәбәпле, анда яшәгән халыкның, икегә бүленеп // Олы Кайбыч һәм Кече Кайбыч булып. Кыр Кайбычы кешеләре хәзерге Буа районы ягында урын табалар/. Бәрле елгасы буенча күчүләре 1530 нчы елларга туры килә.
Шулай итеп, хәзерге көндә Чувашстанда биш мәчетле Шыгырдан авылын яшәткән кебек, мишәрләр, яңа төбәкләргә “агылып”, ярым мәҗүсиләрне артык рәнҗетмичә, дәүләттә рәсми кабул ителгән дин тәртипләрен Кайбыч төбәгендә дә ныгыталар. Шуңа, Россиядәге 1565,1595,1636,1742 елларда чыккан Указлар нигезендә дәвамлы чукындыру афәтләреннән соң да, Олы Кайбыч өч мәчетле мөселман авылы булып кала. Көчләп чукындырылган кайбер гаиләләр/.14 “төтен”- йорт дигән хатирәләр бар/ тиз арада мөселманлыкка кайта. Кече Кайбыч һәм Кыр Кайбычы авыллары да саф мөселманлыкларын саклый. Безнең заманда да мишәрләр дини ихласлык ягыннан аерылып тора.
Урман эчендә үз авылларын /Иске Кайбычны/ корган бу кешеләрнең биш вакыт намазлары, тәһәрәтләнүләре, мәетләрне кәфенләп, кыйблага каратып күмүләре, корбан чалулары- барысы да “җирле халык” игьтибарын җәлеп итә.
Еллар үтеп, үзләре дә исламга тартылгач, мондый үртәү сүзе /кушамат/ юкка чыга, архаизмга әверелә, онытыла. Ә бу авыл ир-атларын “кайбач”, “кайбачлар” дип атау, авыл атамасы /Кайбач/ булып “ябышып” кала.
Фәндә кабул ителгәнчә, бик күп этнонимнар һәм авыл атамалары күршедә яшәгән халыклар тарафыннан кушамат /кушылган ат,исем/ буылып тагылганнар. Әйтик, Казаклар качаклар, крепостнойлыктан качып килгән кешеләр, каракалпак/ баш киеме кара халык/, калмык/калдык, исламга күчми калган халык/, ко/у/ яшка, утка табынучылар-кушаннар, аларның шәһәрчеге /Кушан/, элекке арлар, чирмешәр яшәгән җирләрдә урнашкан авыллар /Арча, Чирмешән/, мәҗүсиләр/потларга табынучылар/. Кайбыч тарихында да бик мөһим нәрсә – җитди дини аермалык / мөселманнарча сөннәт/ күршеләрне аеруча җәлеп иткән, кушаматтан авыл атамасы булып киткән.
Мишәрләр белән килгән әлеге яңалык безнең заманда да сизелә. Олы Кайбыч күршесендәге кошман авылы төрле заманнарда үзенең бабачылары, Г. Исхакый героедай сөннәтче бабайлары белән Урта Азиядә дә мәшһүр булуы мәгьлүм . Ихтимал , Иске Кайбычның бу өлкәдәге алдынгылыгы тоа-бара Кошман авылы исламчыларына күчкән. Патша россиясе заманында әлеге авыл админстратив үзәк тә булган бит...
Бәлки, хәзерге Кошманның зәңгәр күзле, сары чәчле, киң битле, үз-сүзле, батыр йөрәкле кешеләре тарихтагы мишәрләргә кардәштер..
Әмма алар да, Олы һәм Кече Кайбыч халкы да бүген инде үзләрен мишәрләр дип санамыйлар. Кошман кызы, зәңгәр күзле Халисә әбием дә андый фикерләрдән ерак иде.Димәк, килгән кабиләләр, “ җирле халык” белән гасырлар дәвамында катнашып, кайчакларда җир-су өчен бәрелешеп,”чын мишәрлекләрен” югалканнар.
Кайбыч атамасы турында төрле фаразлар бар.Кайбыч – Хәйбүч- Хәйбүш /Г.Саттаров/, Кайбыч – кап, зур качык сүзеннән /Г.Ибәтуллин/, Кайбыч – Кобец дигән исемнән / К. Галимов/ дигән легендалар мәгьлүм.
Категория: Авыл тарихы | Добавил: antixak (05.11.2011)
Просмотров: 1773 | Комментарии: 1 | Теги: Авылыбыз тарихы | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar