MENU
Албит » 2020 » Октябрь » 19 » Үзара салым – үзебезгә
13:41
Үзара салым – үзебезгә
2013 елда ТР Министрлар Кабинеты гражданнарның үзара салымына кагылышлы карар кабул иткән иде. Ул шуннан гыйбарәт, җирле әһәмияткә ия булган конкрет мәсьәләне чишүгә үзара салым кертүне тәэмин иткән муниципаль берәмлеккә ТР бюджетыннан акча бүлеп бирелә. Аның суммасы үзара салым суммасыннан 4 тапкырга күбрәк.

Җирле үзидарә сайты хәбәр итүенчә, соңгы көннәрдә авылыбызда үзара салым акчасына күп эшләр башкарылган: "Искәндәр" кизләве төзекләндерелгән, икенче чишмә басмалары белән Борынгы зират тирәсе тотып алынган, ике зиратка да контейнер мәйданчыклары ясалып, яңа контейнерлар куелган, кое үзе һәм тирә-ягы төзекләндерелгән. Санап кителгән эшләрне подрядчы Җәләлиев Равил Гарәфетдин улы бригадалары башкарган.
Просмотров: 433 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar