MENU
Албит » 2020 » Март » 2 » Туган якка солдат сәламе
09:35
Туган якка солдат сәламе
Кошман мәдәният йортында "Туган якка солдат сәламе" дигән очрашу кичәсе үтте. Солдатта хезмәт итүче игезәкләр Фәйзуллин Нәфкать белән Шәфкатьнең әти - әниләре кичәнең кунаклары иде. Укытучылары Кадырова Айгөл хәтирәләргә бирелеп мәктәп елларын искә төшерде. Хамидуллина Адилә классташларына сәламнәрен җыр аша юллады. Солдатларыбызның сәлам хатлары укылды, яшьләргә теләкләре җиткерелде.

Мәктәпнең яшь армиячеләре илнең Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүче авылдашларын Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Солдатның һәркайсына открытка белән бергә алар хат яздылар: якташларына ничек хезмәт итүләрен сорадылар һәм авыл яңалыклары турында сөйләделәр.

Хәрби частьләрдән җавап хатлары килеп тора. Хәрби хезмәткәрләр котлау сүзләре өчен рәхмәт белдерәләр, алар өчен бу бәйрәмгә иң яхшы бүләкләрнең берсе, чөнки бу-туган җирдән хәбәрләр.
Просмотров: 405 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar