MENU
Албит » 2020 » Июнь » 16 » “Татарстан” журналы авылыбыз уңганнары турында язган
11:09
“Татарстан” журналы авылыбыз уңганнары турында язган
Кошман авылы шәһәр янәшәсендә дә түгел, ә халыкның тормыш рәвеше гаҗәпләнерлек. Чагыштыру өчен гади генә бер сан: балалар бакчасына 42 сабый йөри, әле тагын ике яшькәчә утыз биш бала өйдә тәрбияләнә. Килешерсез, бүгенге көн өчен кечкенә саннар түгел бу. Кошманның «картаймау» сәбәбе нидә? Җирле халык белән аралашып, шул сорауга җавап эзләдек. «Мондый бакча бүтән юк» Кошман чагыштырмача зур авыл, 220 йортта 751 кеше яши. «Яшь гаилә» программасы белән төзелгән 9 йорт бар, ә нигездә, биредә ел саен ике өч яңа йорт салына икән. – Әлбәттә, бездә хәлләр күпкә әйбәт, – диде Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина. – Моны миңа коллегаларым да әйтә. Алга таба да шул югарылыктан төшмисе иде. – Кошманда мәктәпкәчә яшьтәге җитмештән артык бала бар икән. Димәк, авылда яшьләр кала. Моның сере нидә? – дим. – Беренчедән, безгә Олы Кайбыч якын, дүрт кенә чакрым ераклыкта. Сиксәнләп кеше район үзәгенә йөреп эшли. Икенчедән, авылда яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр бар: газы, суы, уты, юлы… Бездә бер генә юлсыз урам да юк. Өченчедән, халык тырыш: күктән төшкәнне көтеп утырмыйлар: 3 крестьян-фермерлык хуҗалыгы, 8 шәхси эшмәкәр бар. Әле тагын үз эшләрен башларга теләк белдерүчеләр дә күренә. Ә бала санына килгәндә, яшь гаиләләр шактый. Өченче балаларын алып кайтучылар да бар. Бала дигәннән, 2019 елда «Демография» илкүләм проекты кысаларында, Кошманда 50 балага исәпләнгән балалар бакчасы төзелгән. Иң беренче эш итеп, без шунда юнәлдек. «Тиенкәй» дип язылган аллы гөлле бина ерактан ук күзгә ташланды. Мәктәп белән янәшә салганнар аны. Сүз уңаеннан, белем бирү йортында да капиталь ремонт бара. Ике ел элек мәдәният йортын да өр яңа төзелгән кебек ясап куйганнар. Шәфиевлардан үрнәк алырлык Кошманда без бер фермер гаиләсе – Шәфиевлар белән дә таныштык. Башкалардан аермалы буларак, алар дәүләт ярдәменнән файдаланмаган. Шәфиевлар мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Савым сыерлары, дистәдән артык үгез асрыйлар. Гаилә башлыгы Ринатка әле утыз яшь тә тулмаган, ә инде йорт салып кергән, ике баласы, зур хуҗалыгы бар. – Тормышны хатыным Гүзәлия белән тартабыз, – диде Ринат. – Мин малларны ашатам, ә Гүзәлия, сөт савып, аннан каймак, катык, эремчек, корт ясый. Авылда да, Кайбычта да сатып алучыларыбыз бар. Сөтне дәүләткә тапшырсаң файдасы юк, ә менә эшкәртеп сатсаң, ярый әле. Гүзәлия Биектау районының Ямаширмә авылы кызы икән. Сөт ризыкларын эшкәртеп сату балачагы белән бәйле: – Безнең якта хатын-кызлар корт, эремчек ясап, Казанга алып барып саталар иде, – диде ул. Шәфиевларның җирләре юк. Малларга дигән печәнне, ашлыкны сатып алалар. – Алга таба шушы юнәлештә планнар байтак, – диде гаилә башлыгы. Тәртип, әхлак бар бу авылда …Кошман әниемнең туган авылы икәнен әйтмәсәм, авыл кешеләре аңламас. Бу авыл балачагымның якты, җылы хатирәсе булып күңелгә кереп калган. Бер үзенчәлек турында да әйтим – биредә халык динле. Авылда гомергә ике мәчет булган, бүген дә шулай. Кошманга бара башласак әни: «Башыңа яулык алдыңмы?» – дия иде. Монда аш өстәле артына яланбаш утырмыйлар. Менә шул кыйммәтләр авылны бүген дә яшәтә сыман: тәртип, әхлак бар биредә. Ә тәҗрибә күрсәткәнчә, ул кай заманда да кыйммәтен югалтмый. Тарих битләреннән Авыл атамасы 1565–1567 нче елларны үз эченә алган Зөя өязенең теркәү кенәгәләрендә очрый. XVIII йөзгә караган тарихи чыганакта Олы Кошман авылында йомышлы татарлар саны – 181, керәшен татарлары 6 кеше дип күрсәтелә. Җирле халык берничә керәшен гаиләсе барын инкарь итми. Ләкин алар ислам диненә яңадан кайта. Кошман – елга исеме. «Ман» сүзе төрки телдә су дигәне аңлата, ә «куш» – елгалар кушылган урын. Авыл Түбән Кошман, Югары Кошман булып, елганың ике ярына урнашкан. Заманында алар ике колхозга аерылган була. Бүген исә андый бүленеш юк, шулай да халык «Түбән Кошман», «Югары Кошман» дип, авылны икегә бүлеп карый.

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА, “Татарстан” журналы
Просмотров: 51 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar