MENU
Албит » 2021 » Июль » 31 » Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе
18:47
Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән тапшырыла торган әлеге бүләккә авылдашыбыз Гөлфия Шәфиева лаек булган. Ул 1982 елда Олы Кайбыч мәктәбен тәмамлый һәм июль аеннан сыер савучы булып эшли башлый. Тәҗрибәле савымчы елдан-ел эш күрсәткечләрен арттыра бара. 2020 елда ул үз төркемендәге 63 сыердан 236 тонна сөт сава, ягъни бер сыерга уртача 4715 килограмм. Ел саен диярлек машина белән сыер саву операторларының район конкурсларында катнаша. Тырыш хезмәте өчен район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булган, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. «Дубрава» агрофирмасының алдынгы сыер савучыларның берсе буларак, берничә тапкыр акчалата һәм кыйммәтле бүләкләр белән дә бүләкләнгән. Авылдашыбызга алдагы көннәрдә дә уңышлар теләп калабыз.
Просмотров: 444 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar