MENU
Албит » 2022 » Апрель » 15 » Тарихта без эзлебез
17:08
Тарихта без эзлебез
"Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы" фестиваленең 13 нче апрельдә зона этабы узды.
Яшел Үзәндә узган фестивальгә республиканың Кайбыч, Апас, Буа, Яшел Үзән, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы районнарыннан җиде команда җыелды. Безнең районны 16 кешедән торган Олы Кайбыч авылыннан Ленар һәм Энҗе Баһавиевлар гаиләсе тәкъдим итте.
Бу этапта лаеклы чыгыш ясап, Баһавиевлар икенче урынны яуладылар. Алар милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. "Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем туган ягым!" исемләнгән гаилә командалары конкурсында алар матур концерт номеры һәм шәҗәрә презентациясе белән визит карточкасы тәкъдим иттеләр. Чын күңелдән котлыйбыз!
Просмотров: 241 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar