MENU
Албит » 2019 » Февраль » 4 » Халык җыены
08:12
Халык җыены
24 гыйнвар көнне Кошман авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды. Көн тәртибенә куелган “Кошман авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының 2018 нче елда башкарган эше һәм алда торган бурычлар” мәсьәләсе буенча Кошман авыыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина чыгыш ясады. Шулай ук төп чыгышка өстәмәләр белән Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Фәнис Гыйниятуллин, авыл китапханәсе методисты Гөлия Сафиуллина, ФАП фельдшеры Ирек Әхмәтов, полициянең участок уполномоченные Раил Ногуманов чыгыш ясадылар.

Халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев һәм бүлек җитәкчеләре катнашты.

Җыелыш ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин булган сорауларга җавап бирде, очрашуга йомгак ясап, авыл җирлегенең еллык эшен уңай бәяләде.

http://kushman-kaybici.tatarstan.ru
Просмотров: 627 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar