MENU
Албит » 2024 » Июнь » 14 » Сираҗиевлар гаиләсендә икенче бала
15:41
Сираҗиевлар гаиләсендә икенче бала
Аиша - Алинә һәм Фаил Сираҗиевлар гаиләсендә икенче бала, Кәрим абыйсына инде ике яшь. Ул 5 июньдә Казан шәһәрендә туган. Фаил, өлешчә мобилизация буенча чакыру алгач, махсус операцияләр зонасында хәрби бурычын үтәргә китә. Ул хатыны һәм кечкенә кызы белән бала тудыру йортында очраша алмый, әмма шушы көннәрдә гаиләсенә, әнисе Мөршидә, бабасы Әбраретдин янына чираттагы ялга кайта.

Бу гаиләгә балаларның бәхетле һәм тигез үсешен, тизрәк тынычлык урнашуны, гаилә башлыгының сәламәт булуын һәм гаиләсенә имин кайтуын телибез.
Просмотров: 41 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar