MENU
Албит » 2020 » Июль » 23 » Сарыклар үстерүче Илшат Садриев
12:16
Сарыклар үстерүче Илшат Садриев
Түбән Осландагы авылдашыбыз, фермер Илшат Садриев Корбан гаетенә сарыклар үстерү белән шөгыльләнә.

«Сарык асрау минем өчен профессия кебек»
Ферма мәйданы чикләп алынмаган, барысы да күз алдында. Килеп җитүгә безне ике эт каршы алды, кешене куркыту уйларында да юк, уйнарга гына булсын. «Әссәләмәгаләйкүм!» — дип, кара кәләпүш кигән ферма хуҗасы үзе дә күренде. «Бу этләр усал түгел, алар өйрәтелгән», — диде ул безнең тирәдә иснәнеп йөргән җан ияләренә күрсәтеп.

Монда этләр күп икән, кайсы аяк астында уйнаклап йөри, кайсылары ояларында йоклап ята. Бу кадәр сакчы булганда коймаларның кирәге дә юк. Көтүчеләр өчен салынган йорттан кала, тирә-якта берничә кечкенә сарай, сарылы-яшелле төстәге бер вагон һәм такталар белән әйләндереп алынган «хайваннар бүлмәсе».

Сарыкларның бер өлеше кырга чыгып киткән, ә бер өлеше ябып куелган иде. Көтүче: «Һай-һай, әйдә!» — дип сарыкларны урамга куды. Сарай янында торган оператор һәм фотографтан курыкканга, малкайларның тиз генә чыгасылары килмәде, ишек янында өелеп тордылар. Ят кешеләр читләшкәч кенә көтү су эчә торган урынга чабып килде. Монда бары тик тәкәләр, аларны әлегә аерым тоталар.

Илшат әфәнде инде ун ел сарыклар үстерү белән шөгыльләнә. Ферма төзеп эшли башлавына алты ел, аңа кадәр сарыкларны йорт хуҗалыгында асраган.

«Сорау барлыгын аңлап, баштан ук сарыкларны Корбан гаетенә дип үстердем. Сарык асрау минем өчен профессия кебек. Әти дә һәрвакыт сарык асрады, Совет вакытында без утызлап сарык тота идек. Сарыклар белән шөгыльләнү җиңелрәк кебек миңа. Сыер белән чагыштырганда, мәсәлән, аны саварга, сөтен сатарга кирәк, ә без барысын да башыннан ахырына кадәр үзебез эшләп чыга алабыз.

Монда элек ташландык чүп урыны иде, аны чистарттык һәм ике гектар җирне арендага алдым. Әкрен генә ферма ясадык, терлек санын да арттырдык», - ди фермер.

«Авылларда яшьләр сарык тотмый шул хәзер…»
«Корбанга үстерәсе сарыклар игътибарны күбрәк таләп итә. Матур булып үссеннәр өчен аларга әйбәт азык ашатырга, вакытында йоннарын алырга кирәк. Безнең сарыкларның барысы да корбанга яраклы, җиде-сигез айлык сарыклар да авырлыгы буенча корбанга чалырга ярый. Корбанга чаласы сарык чиста һәм симез булырга тиеш дип уйлыйм. Колаклары киселгән яки аягы сынган малны корбанга чалырга ярамый. Андыйлар булса, корбанга бирмибез, үзебез алай колакларын тишмибез», — дип сөйләде Илшат Садриев.

Җәй көне хуҗалыкта биш йөзгә якын сарык асрыйлар, көзгә бераз кимрәк була. Һәр елны ике йөзгә якын сарыкны корбанга җибәрәләр. Яңа елда сарыклар бәрәнли башлый һәм язга тагын күбәеп китәләр. Сарык бәтие яхшы сарык булганчы бер елга якын вакыт кирәк. Сарык бәрәнләгәч, санитар шартларны үтәү мөһим. Яңа туган бәрәннәрнең кендеген йод белән эшкәртергә кирәк», — ди хуҗа кеше. 

Сарыкларны хәзер күбрәк үзләрендә генә үрчетәләр, читтән сатып алу очраклары сирәк. Авыл җирлегендә хуҗасыз калган сарыклар булса, Илшат әфәнде аларны үзенә ала. «Әби-бабайлар үлеп китеп, хуҗасыз калган сарыкларны барып алам инде. Авылларда яшьләр сарык тотмый шул хәзер, бетерәләр…

Сарык үстерүче кеше эшчән булырга тиеш дип уйлыйм, чөнки аны карар өчен бик иртә торырга кирәк. Менә җәй көне кызуда алар көндез ашамый һәм йокымсыраган кебек җыелышып торалар. Шуның өчен иртәнге сәгать өчтә чыгарып ашатабыз, аннан кичен дүртләр тулгач кына әйбәтләп ашый башлыйлар.

Ике көтүче һәрвакыт фермада яши, җаваплылык алар өстендә. Бу тирәдә бүреләр күренгәне юк, тик кабаннар күп. Караңгы төшкәч сарык көтүе кайта, ә кабан көтүе кырга чыга. Безнең янга кергән очраклары да булды», — дип сөйләде фермер.

«Сарыклар хәзер шәһәргә якыная»
Илшат әфәнде бу эш белән табыш алу максатыннан шөгыльләнми, барысы да күңел һәм савап өчен эшләнә. Бу эштән зур табыш алып булмый, төп керем Корбан вакытына туры килә, ди ул. Сарыкларга азыкны алар үзләре әзерли.

«Печәнне дә сатып ала башласаң, бу эштә бөтенләй табыш алып булмый. Зур акчалы эш булса, Татарстанда сарыклар күп булыр иде. Без Казанга якын булганга исән калабыз, чөнки ара ераграк булса, табышка өмет итеп булмый. Сарыкларны шәһәрдә генә сатып була. Үзем Кайбыч районы Кошман авылыннан, аннан сата алмас идем. Сарыклар хәзер шәһәргә якыная.

Бер сарыкны сату өчен ерак авылдан килүнең мәгънәсе юк, чөнки юл чыгымнары күп була. Шуның өстенә тикшерү хезмәтләре таләпләрен катгыйландырды. Мин сарык итен базарга чыгарып сата башлаганчы, беренчедән, аны йөк машинасы белән чалу пунктына барырга тиеш, кулда белешмә була торып. Икенчедән, суыткыч кебек салкын машинада итне эленгән хәлдә базарга алып барам. Барып җиткәнче үк ике транспорт чыгымы кирәк була.

Шәһәр халкы, нигездә, кайтарылган сарык ите белән туклана. Ул Дагыстан, Волгоград, Саратов якларыннан кайтарылган. Итнең 30 процентка якыны гына Татарстан сарыкларыныкы», — ди Илшат әфәнде.

«Корбан бәйрәмендә сарык чалырга кеше таба алмыйбыз»
Соңгы дүрт елда Илшат әфәнде «Сөләйман» мәчете белән берлектә эшли башлаган, сарыкларны анда чалалар. Аңа кадәр үзе чалып сата торган булган. Мәчет белән бергә эшләүнең бик уңайлы булуын ассызыклады фермер. «30 июль көнне үк сарыкларны үзем илтәчәкмен. Иң авыры - Корбан бәйрәмендә сарык чалырга кеше табу, авыллардан кешеләр эзләп йөрибез. Казанда кемнәр генә сарык чалмый: дагыстанлы, кыргыз, үзбәк, тик татарлар чалмый. Чалучыларны читтән эзләргә туры килә. Татарлар арасыннан көтүче табу да авыр, беркем дә көтүче булып эшләргә теләми.

Ферма буйлап йөри торгач, сарайларның төрле такталардан ясалганына, түбәләрнең төрле төстәге калай белән ябылганына игътибар иттем, кайбер сарайларның тышкы як диварында күпләргә таныш булган ак бизәкле кызыл келәм эленеп тора. «Барысын да үз көчебез белән табып ясадык, дәүләттән ярдәм сорамадым. Сарык саткан акчалар кире фермага кереп бара», — ди фермер.

Сарай такталарына сарык тиресе эленеп тора. Ул кояшта торып кипкән инде. Безнең күршедә генә тире җыючы абзый тора иде, сарык тиресен чалган көнне үк аңа кертеп тапшыра идек. Шул хатирәләр яңарып китте. «Тирене беркем дә алмый, шулай эленеп тора да, соңыннан ташларга туры килә. Корбан гаетеннән соң Казанда меңләгән тирене ташлыйбыз», — ди Илшат әфәнде.

Фермада сарыклардан тыш атлар һәм бер ишәк бар. «Монысын кызык өчен асрыйм», — дип күрсәтте әңгәмәдәшем, ишәккә ишарә ясап.

Көтүче йорты янындагы баганада Татарстан байрагы эленеп тора. «Без республикабызның патриотлары бит. Май бәйрәмнәрендә элеп куйдык бу флагны. Ферма өстеннән вертолетлар, самолетлар түбән генә очып китә, татарларның монда эшләп ятканнарын алар да күрсеннәр!» — ди Илшат әфәнде.

Гөлүзә Ибраһимова, INTERTAT
Просмотров: 52 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar