MENU
Албит » 2022 » Июнь » 13 » Сабантуй-2022
13:02
Сабантуй-2022
Милли бәйрәмебез күтәренке рухта, күңелле үтте. Анда авыл халкы гына түгел, күрше-тирә авыллардан килүчеләр һәм кайткан кунаклар да катнашты. Аларның барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде һәм бәйрәм белән котлады, Сабантуйның күңелле үтүен теләде. Түбән Кошман мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сабиров хәер-фатыйхасын биргәннән соң, хезмәт алдынгыларын, юбилярларны бүләкләделәр, авыл, район үсеше өчен лаеклы өлешен керткән кошманлыларга Кайбычның 30 еллыгы медальләрен тапшырдылар. Җирлек башлыгы Лилия Сафина да авылдашларына изге теләкләрен җиткерде.
Быел Сабантуй флагын хезмәт алдынгылары Илшат Кашапов, Нияз Сагунов һәм узган елгы Кошман Сабан туе батыры Шәфкать Фәйзуллин күтәрде.
Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң, кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар башланды. Бүләкләр дә күп иде. Озын колгага менү уенында җиңүчегә гадәттә бер генә әтәч бирсәләр, Кошманда унны әзерләгәннәр. Аңа Зөфәр Миңнуллин лаек булды. Бәйрәмне үткәрүгә үз өлешен керткән спонсорларга рәхмәт әйттеләр. Мәйданда җыр-бию тынып тормады. Татарстанның атказанган артисты Нурзадә, алып баручы Нәргиз Камалов һәм җырчы Данир Гомәров яхшы кәеф бүләк итте.
Сабантуйның күркәм бизәге - милли көрәш. Көчле бил алышулардан соң, Кошманның быелгы абсолют батыры булып, быел да авылның үз егете Шәфкат Фәйзуллин калды. Милли бәйрәмебез ат чабышыннан башка үтми. Әлеге ярышта дүрт ат катнашты, Олы Урсактан Илһам Кәримов үзенең "Лаура" кушаматлы аты белән беренче урынны яулады.
Һәр адымда милли сулыш сизелеп, милли аһәң белән күңелләрне иркәләве, ерактагы кардәшләребезне чакырып кайтаруы белән дә кадерле бит ул Сабантуй: күптән күрешмәгән дуслар, туганнарны, авылдашларны күрештерүе белән дә бик якын ул. Кошманлылар һәм кайткан кунаклар да бәйрәмнән киләчәк көннәргә көч алып, киләсе Сабантуйларда кабат бергә җыелырга насыйп булсын, дип таралышты.
Просмотров: 267 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar