MENU
Албит » 2021 » Ноябрь » 20 » Милли үзаң
11:20
Милли үзаң
Лилия Сафина, Кайбыч районының Кошман авыл җирлеге башлыгы:

– Кошман – чиста татар авылы, шуңа да бездә халык санын алу үз җае белән генә бара. «Татар булып язылдыңмы?» – дип сорап торасы юк, һәркем нинди милләт вәкиле булуын белә. Авыл халкы үз фикерен белдерергә ашкынып тора – беренче көннән алып бик актив алар.

Үземә килгәндә, авыл җирлеге башлыгы буларак, кайда гына чыгыш ясарга туры килмәде. Кайда да татарча дәшәргә тырыштым һәм әле дә тырышам. Миңа калса, үзеңнең кайсы милләт вәкиле булуыңны күрсәтер өчен төп гамәлләрнең берседер ул. Авылда да шул ук хәл: тел тирәсендә нинди генә сүзләр йөрсә дә, балалар бакчасында да, мәктәптә дә татар теленә мөнәсәбәт үзгәрмәде, күрсәтерлегебез бар.

Иманым камил, татар милләтеннән булган һәр кеше үзен «татар» дип яздырадыр. Минем әнием – тумышы белән Башкортстанның Янавыл авылыннан. Үзе татар булса да, аның элеккеге кызыл паспортында «башкирка» дип язылган иде. Мондый очраклар хәзер дә бардыр, ләкин кеше «милли үзаң» төшенчәсен аңлап фикер йөртергә тиеш һәм йөртә дип ышанасы килә.

Ватаным Татарстан, 05.11.2021
Просмотров: 346 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar