MENU
Албит » 2019 » Февраль » 23 » Мансур Миңнуллин хөрмәтенә истәлек тактасы куелды
19:28
Мансур Миңнуллин хөрмәтенә истәлек тактасы куелды
22 февральдә Әфганстан җирендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган Мансур Миңнуллин исемен мәңгеләштерү максатында мәрмәр элмә такта ачу тантанасы булды. Әлеге тантаналарда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, әфганчы егетләр, мәрхүмнәрнең туганнары, классташлары, мәктәп укучылары, укытучылар, яшь армиячеләр, авыл халкы катнашты. Тантаналарда яшь армиячеләр, әфганчылар чыгыш ясады. Мансур Миңнуллинның кыскача биографиясе белән таныштырдылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин иң изге теләкләрен җиткерде.
Просмотров: 638 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar