MENU
Албит » 2018 » Июль » 25 » Кошманның һәркемгә үрнәк итеп куярлык яшь гаиләсе
15:39
Кошманның һәркемгә үрнәк итеп куярлык яшь гаиләсе
Кошман авылы – районыбызда гына түгел, республика күләмендә танылган, матур, төзек, бай авылларның берсе. Ә аның иң зур байлыгы, беренче чиратта, күз явын алырлык табигате булса, икенчедән, уңган, хезмәт сөючән, тырыш халкы. Кошман авылы элек-электән булдыклы, тату гаиләләре белән дан тоткан. Бүген дә әлеге әнә шул күркәм гадәт сакланып килә. Гүзәлия һәм Ринат Шәфиевлар – һәркемгә үрнәк итеп куярлык яшь гаиләләрнең берсе.

Шәфиевларның йорт-җире үк биредә эшчән кешеләр яшәгәнлеген әйтеп тора. Алай гына да түгел, авылны бизәп торган ике катлы яңа йорттан нур, җылылык бөркелә сыман.
Кошман егете Ринат һәм Биектау районы Ямаширмә авылы кызы Гүзәлия танышып, дүрт ел очрашып йөриләр, 2014 елда гаилә учагын тергезәләр. Бүген алар үз хуҗалыкларын булдырып, күп итеп терлек асрыйлар, ике бала үстерәләр. Шәфиевларның йорт-җирендә, каралты-курасында бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек, тәртип. Авылларда мал-туар саны кимүгә таба барганда, әлеге гаилә 29 баш эре мөгезле терлек, 5 ат асрый. Терлекчелекнең бик күп хезмәт һәм көч таләп иткән тармак икәнлеген барыбыз да беләбез. “Малларның баш санын тагын да арттырырга, яңа сарай төзергә исәп бар әле”, – диде гаилә башлыгы. Яшь гаилә боларның барысын да үз көче белән булдырган. Башта сөтне тапшырсалар, соңрак үзләре эшкәртә башлый. Гүзәлия корт, эремчек, каймак ясый. “Сатып алучылардан бары тик уңай фикерләр генә ишетергә туры килә. Күргәзмә, ярминкәләргә дә соратып алалар”, – дип елмая хуҗабикә. Аена якынча 150 килограмм корт ясый ул.
– Очрашып йөргәндә үк, Ринатның ниятләрен белгәнсеңдер, Кошманга килен булып кайтырга курыкмадыңмы? – дип сорыйм Гүзәлиядән.
– Мин авыл баласы, шуңа да эшнең нәрсә икәнен белеп үстем. Унбер яшьтән сыер сава башладым. Шәһәрне яратмыйм, хәзер авылда рәхәтләнеп яшәр, эшләр өчен барлык шартлар да бар. Ә Ринат белән безнең максатыбыз, хыялларыбыз уртак, –дип җавап бирде Гүзәлия.
Укуын тәмамлагач, Ринат Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яшәп караган, тик барыбер күңеле белән гел авылга тартылган, шуңа Кошманга кайткан. Ринатның туып-үскән нигезе күршедә генә. Өч ир-егет тәрбияләп үстергән әти-әнисе Равил абый белән Рамилә апа да хезмәт сөючән, авылдашлары арасында хөрмәт казанган кешеләр.
Ринат белән Гүзәлия йортының ишекләре дә, күңелләре дә һәрчак ачык. Кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Берсеннән-берсе сөйкемле балалары Зәлия белән Ризат та гел әти-әниләре янында кайнаша. Иртән йокыдан торуга ук, аларны да үзләре белән бакчага, мал-туар янына алып чыгалар. “Яшьтән үк эшкә өйрәнеп, хезмәт тәрбиясен алып үсеннәр иде”, – ди гаилә башлыгы.
Әңгәмә барышында язмабыз геройларына карап сокланып утырдым. Аларның бер-берсенә назлы караш ташлавы, елмаюы яшь гаиләнең никадәр матур, тату, бәхетле булуын әйтеп тора. “Без һәр эшне киңәшләшеп, уртага салып эшлибез. Үзеңчә генә эшләү дигән әйбер безнең гаиләдә бөтенләй юк. Минемчә шулай булырга тиеш тә, бер-береңнең хыял, теләкләренә хөрмәт белән карарга кирәк”, – диде Гүзәлия.
Шәфиевлар гаиләсенең хыяллары бай, максатлары зурдан, ә тырышлыклары һәркем сокланырлык. Чыннан да, менә ул чын матур татар гаиләсе. Әлеге парларга карап, “Сөбеханаллаһ” диясе генә килә. Бик күп күркәм сыйфатларны үз эченә туплаган Шәфиевлар гаиләсе барыбыз өчен дә үрнәк.
Просмотров: 619 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar