MENU
Албит » 2021 » Гыйнвар » 21 » Кошманда авыл җыены узды
13:45
Кошманда авыл җыены узды
19 гыйнвар көнне авыл мәдәният йортында халык җыены булып узды. Җыенны авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина башлап җибәрде. Беренче чыгышны мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин ясады. Авыл җирлегенең 2020 елда эшчәнлеге белән җирлек башлыгы Лилия Сафина таныштырды. Лилия Рәшит кызы узган ел үзара салым акчасына башкарылган һәм быел планлаштырылган эшләрне санап үтте. Җыенда авыл фельдшеры Рузилә Шәрәфиева, участок уполномоченные Радик Фәсхетдиновларның чыгышлары тыңланды. Халык алар эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авыл җирлегенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Просмотров: 503 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar