MENU
Албит » 2019 » Гыйнвар » 7 » Кошман мәдәният йортына капиталь ремонт
10:29
Кошман мәдәният йортына капиталь ремонт
Авыл халкының күптәнге хыялы тормышка ашты - мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясалды. Монда, мәдәният учагыннан тыш, авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә һәм почта урнашкан. Барысы да зәвыклы, матур хәзер. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ильшат Гафуров күзгә күренеп яңарган бина белән танышты.

- 1976 елда төзелгән ике катлы бинаны ремонтлау мәсьәләсе халык җыеннарында бер генә тапкыр күтәрелмәде. “Авыл мәдәният йортларын капиталь ремонтлау” һәм “Авыл җирлекләре биналарын капиталь ремонтлау“ программалары ярдәмендә әлеге мәсьәлә хәл ителде, - диде авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина.

“Заман” җәмгыяте төзүчеләре мәдәният йортын ремонтлауга февраль башында ук керешкән, танымаслык булып үзгәрткәннәр бит. Түшәм, стена, идәннәр барысы да заманча материаллардан эшләнгән, санузел ясалган, җылылык системасы, электрүткәргечләр, сигнализация дә яңага алыштырылган. Тамаша залы да ямьләнгән, аңа ремонт ясап кына калмаганнар, яңа утыргычлар куеп, сәхнәгә бизәкле пәрдәләр элгәннәр. Бина матур итеп тышланган, тирә-юне дә хәзер әллә каян игьтибарны җәлеп итә: аны профнастил рәшәткә белән әйләндереп алганнар, брусчатка җәйгәннәр.
Җитәкчеләр һәм кунаклар капиталь ремонттан канәгать булуларын белдерде, бинаның озак еллар дәвамында халыкка хезмәт итүен теләде.

©Кайбыч таңнары
Просмотров: 616 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar