MENU
Албит » 2016 » Гыйнвар » 21 » Кошман халкы шөгыле
17:22
Кошман халкы шөгыле
Кошман авыл җирлегендә бүгенге көндә 814 кеше яши, шуларның 757 се Кошман авылында, 57 се Урсак урманчылыгы поселогында гомер кичерә. Алдагы ел белән чагыштырганда кеше саны 1 гә булса да артты. 814 кешенең 211 е картлык буенча пенсия яшендә, 35 инвалид, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр 33 кеше, бюджет өлкәсендә-106 кеше,төрле оешмаларда эшләүчеләр 40 кеше, районнан кырыйга китеп эшләүчеләр- 95 кеше, эшмәкәрләр һәм аларда килешү белән эшләүчеләр- 46 кеше, крестьян-фермерлык хуҗалыгын төзүче 3 кеше, урман хуҗалыгында 9 кеше эшли , эшләүчеләр барлык халыкнын 45 % ын тәшкил итә. Шул ук вакытта 11 (узган ел бу сан 10 иде) беркайда да эшләмәүче кешеләр бар, 1,2 %
Халыкка хезмәт күрсәтүче түбәндәге учрежденияләр исәпләнә:
1.Кошман төп белем бирү мәктәбе
2.Балалар бакчасы
3.Китапханә
4.Фельдшер-акушерлык пункты
5.Мәдәният йорты
6.Почта бүлекчәсе
2012 елда ”Ак Барс Холдинг” составында булган 1 нче номерлы “Ак Барс Кайбыч”агрофирмасына кушылганнан сон авыл хуҗалыгында уңай якка зур үзгәрешләр күзәтелә. Кырларыбыз буш ятмый,хәтта чәчү һәм урып-җыю вакытын халык күрми дә калырга мөмкин ,элек ай буена сузылган эшләр хәзер ике-өч көн өчендә башкарыла. Ферманың тирә-юне тәртипкә салынды,эшләүчеләр өчен уңай шартлар тудырылды. Авыл җирлегендә эшкә иренмәгән кешегә эшләргә эш бар .
Бүгенге көндә авылда үз эшен булдырып,матур итеп яшәүчеләр шактый. Агач эше, кирпеч салу эше, тимер ябыштыру эше булмасын-авыл җирлегендә шуларны матур итеп эшли белүче ир-атларыбыз тирә-як авылларда да дан тота. Авылда шәхси экскаваторы,бульдозеры,бәрәңге утырту,алу җайланмалары булган трактор хуҗалары бар.Әлбәттә,без моңа шат,чөнки авыл җирендә эшне оештыру өчен аларның һәрберсе кирәк.Соңгы вакытта шәхси бульдозеры булган Сабиров Мөсәлим белән авыл урамнарын кардан чистарту буенча килешү төзелде.Булган бураннардан соң ул ике тапкыр авыл урамнарын чистартырга өлгерде инде.
Просмотров: 803 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar