MENU
Албит » 2020 » Март » 9 » Кошман бәбиләре – 2019
17:28
Кошман бәбиләре – 2019
Уңды да инде авылыбыз халкы китапханәчедән! Гөлия апа Сафиуллина кемнәрне генә күрештереп, нинди генә кичәләр үткәрми. Чираттагы шундый җылы очрашуның геройлары узган ел Кошманда туган кыз балалар һәм без – аларның әниләре булдык.

Авылыбызда 2019 елда унбер бала туды. Сабыйларыбызны көткән чагында ук бер-беребез белән аралашып торсак, алар тугач тагын да якынайдык. Ватсапта “Кошман бәбиләре – 2019” дигән төркемебезне булдырдык. Шунда язышып, киңәш-табыш алып, җимешләребезнең яңа һөнәрләре белән бүлешәбез, туган көннәре белән котлашабыз. Унбер яшьтинең алтысы – кызлар. Ләйсән һәм Марсель Садриевлар Зинирәне, Дилә һәм Райнур Әсәдуллиннар Таңсылуны, Динә һәм Рушан Сайрановлар Зәйнәпне, Ләйсән һәм Илшат Саттаровлар Язгөлемне, Ралия һәм Алмаз Шәрәфиевлар Әминәне, Язгөл һәм Данис Фатыйховлар Назлыгөлне алып кайтты.
– Күршебез Ләйсән, кызлары тугач, интернеттагы сәхифәләрендә аңа багышлап язган шигырьләрен куя башлады. Үземнең кызым булмаганга микән, алар миндә кызыксыну уятты, – диде Гөлия апа. – Ел дәвамында авылыбызда ничә кыз туар икән, “Кызлы йорт – нурлы йорт” дигән кичә үткәрәсе иде дип күңелемә салып куйдым. Аллаһы Тәгалә авылыбызга алты кыз бирде һәм бүгенге очрашуны насыйп итте.
Җылы, рәхәт кичә булды ул. Балаларыбыз көйсезләнеп еламас микән дигән шик булган иде, ни дисәң дә, кечкенәләр бит әле. Юк, еламадылар, башта гаҗәпләнеп иптәшләрен күзәттеләр, тора-бара ияләшеп, бер-берсенә үрелә, елмая башладылар. Танышулары әнә шулай булды. Ә без, әниләр, рәхәтләнеп кызларыбыз турында сөйләштек.
Арада иң олысы – Зинирә, күптән түгел ул бер яшен тутырды. Әнисе Ләйсән бик яратып сөйләде аның турында:
– Өч балабызга да исемне Марсель сайлады. Зинирә нурлы, нур сибүче дигәнне аңлата. Кечкенәбезнең теле “әттә”, “әннә”, “мәммә” дип ачылды. Әтисе аның өчен авторитет. Ул каян да булса кайтып керсә, шатлыгы эченә сыймый. Ата өчен дә кыз бала аеруча якын икән.
Таңсылуыбыз ямьле май аенда туды. Ул авылыбызда бердәнбер, андый исемле кызлар бездә бүтән юк.
– Балаларыбызга башкаларда булмаган исемне кушасы килде. Кечкенә кызыбыз туганчы Сылу дип тә уйлап йөргән идек, таң белән туганга күрә Таңсылу дип куштык, – диде әнисе Дилә.
Зәйнәп, Язгөлем, Әминә – җәй кызлары. Алар өчесе дә июль аенда, бер атнада, бер шәһәрдә, бер бала тудыру йортында дөньяга килделәр. Язгөлем белән Әминә хәтта бер көнне туды! Безнең өчен бик гаҗәп хәл булды ул. Элегрәк, балалар күп туган заманнарда да, ике авылдаш хатынның бер көнне бәбиләү очраклары булмагандыр, мөгаен. Хәтта өйләребезгә дә бер көнне кайтып киттек без. Чит-ят җирдә авылдашларың аеруча якын була икән. Өчәүләп бәби көтеп яткан рәхәт мизгелләрне очрашуда тагын бер кат искә алдык.
– Кызыбызга исем сайлаганда, иң беренче чиратта, аның мәгънәсенә игътибар иттек, – диде Динә. – Зәйнәп асылташ, әтисен мактаучы дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәламнең кызы да Зәйнәп исемле булган бит. Шуңа күрә дә бу исем күңелебезгә хуш килде. Туганчы ук кызыбыз Зәйнәп дип йөрттек үзен.
Без дә кызыбызга исемне алдан уйлап куйдык. Әле кызмы, әллә малаймы икәнен дә белми идек, туачак сабыебызга төшемдә туу турында таныклык ясаттык – Язгөлем дип яздырдык. Җәй көне туса да, әтисе дә, үзем дә язны бик яратканга, шул исем күңелдән бер дә китмәде. Яз көне таныштык, ике абыйсы да яз көне туды бит, үземнең исемем кебек, кызыбыз ныкы да яраткан ел фасылыбыз белән бәйле булсын дидек. Төштә күргән өндә кабатланды, шөкер, Язгөлемебез үсеп килә.
Тагын бер яшьтиебез Әминәнең исеме ышанычлы, тугры, тыныч табигатьле дигәнне аңлата. Ул гаиләдә өченче кыз булып туды. Димәк, Шәрәфиевларның йорты өчләтә нурлы дигән сүз.
– Бәхетле ана кыз таба, диләр. Миннән дә бәхетлесе юктыр, мөгаен, шөкер, өч кызыбыз үсеп килә. Кечкенәбез Әминәбез барыбызны да үзенә тартып тора, бигрәкләр яраттыра инде, – диде әнисе Ралия.
Назлыгөл дә Кошманда берәү генә. Мондый матур исемне аңа әтисе сайлаган икән. Әнисе Язгөл, апасы Сөмбел, үзе Назлыгөл! Бер-берсенә шундый туры килеп тора бу исемнәр, әйе бит?!
– Тормыш иптәшем Данис машинада йөргәндә радио тыңларга ярата. Күбегезнең

ишеткәне дә бардыр, татарча сөйләүче радиоларның берсендә Назлыгөл Сөнгатова исемле ди-джей эшли. Бу исемне Данис бик ошаткан, безнең күңелгә дә хуш килде, –диде Язгөл. – Назлыгөлнең тууын апасы Сөмбел аеруча зарыгып көтте. Үзенә иптәш – сеңелкәш сорады ул. Энесе Данирның туганнан-туган абыйлары, энеләре бар иде инде, хәзер аның да бергәләп уйнарга якын дусты, кадерле кыз туганы бар.
Малай үстерсәк тә, кыз үстерсәк тә, без барыбыз да дәү әти һәм дәү әниләрнең ярдәменә, киңәшенә мохтаҗ. Әле ярый алар бар дип сөенәбез. Очрашуга килгән дәү әниләр – Гүзәлия Саттарова, Люция Нәфыйкова һәм Резедә Сайранова оныклары турында шулкадәр яратып сөйләделәр, “Баланың баласы балдан татлы” диюләре хак икән. “Оныклар күпкә тәмлерәк”, диде алар һәм бала тәрбияләү буенча киңәшләрен дә бирделәр. “Сабыйларыгызга озын гомер сорамагыз. Адәм баласы туксан ел яшәп тә имансыз булырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә биргән гомерне иманлы булып яшәсеннәр дип теләгез”, – диде Гүзәлия апа.
Сәламәтлек сагында торучы фельдшерлар Рузилә Шәрәфиева белән Лилия Шәйхетдинова балаларга медицина тикшерүе уздыру, прививка ясату турындагы сорауларыбызга җавап бирде. Нәниләребезнең авырмыйча гына дәү үсүләрен теләде.
Кыз бала әни кешегә аеруча якын диләр. Ана кызчыгын тәүге тапкыр кулына алып, күкрәгенә кысуга, аның күңеленә килә бу уй: “Кызым киләчәктә мине кабатлаячак! Мин әни булдым, ул да әни булачак. Мин кичергән хисләрне кызым да кичерәчәк бит!”. Әни белән кыз бала арасындагы җылы, якын мөнәсәбәтләрнең төп сәбәбе, бәлки, шушыдыр. Кызларның елмаю-көлүләре дә, үз-үзләрен тотышлары да, хәтта кечкенә чак ларында елаулары да бөтенләй башка икән шул. Алар ничектер назлы, ягымлы, иркә. Әниләреннән чисталыкка, йортны тәртиптә тотарга, аш-су әзерләү, гаилә учагын саклау серләренә төшенәләр. Үсә төшкәч, үзләре дә ялт иттереп өй җыештыра, тәмлүшкәләр пешерә, әтиләренең күлмәкләрен үтүкләп куя башлыйлар. Бәлки шуңа да кызлы йортны нурлы йорт дип әйтәләрдер. Әниләрнең бурычы кызларыбыздан уңган хуҗабикә әзерләү белән генә чикләнми. Беренче чиратта, без аларны әдәп ле, инсафлы һәм иманлы итеп үстерергә тиеш. Кызлы әниләргә әнә шундый зур җаваплылык та йөкләнгән. Әти- әниләре горурланырлык, авылдашлары сокланырлык кешеләр булсыннар, Кошман кызлары исеменә беркайчан да тап төшермәсеннәр иде бу кызчыклар!

Кайбыч таңнары, Ләйсән Саттарова
Просмотров: 69 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar