MENU
Албит » 2020 » Сентябрь » 23 » Кошман авыл җирлеге Советының утырышы
09:25
Кошман авыл җирлеге Советының утырышы
21 сентябрь көнне, Кошман авыл җирлеге Советының яңа дүртенче чакырылыш (созыв) утырышы булып узды, дип хәбәр итә авыл җирлегенең официаль сайты. Билгеле булганча, 13 сентябрь көнне җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау булып узды.

Безнең авыл җирлеге Советындагы 7 округ буенча күрсәтелгән кандидатлар депутат булып сайланган һәм тиешле тәртиптә теркәү үткән. Шулай итеп Кошман авыл җирлегенең вәкаләтле органы формалашкан. Әлеге беренче утырышта, Устав нигезендә, кадрлар мәсьәләсе буенча җаваплы карарлар кабул итү башкарылган.

Кошман авыл җирелеге Советының утырышында көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр каралган:

1) Авыл җирлеге башлыгын сайлау;
2) Муниципаль район Советына вәкил сайлау;
3) Авыл җирлеге башлыгы урынбасарын сайлау.
Просмотров: 419 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar