MENU
Албит » 2020 » Апрель » 4 » Кошчылык фермасы ачылды
14:00
Кошчылык фермасы ачылды
Авыл хуҗалыгы инфекция белән бәйле ситуациягә карамастан, элеккеге режимда эшчәнлеген дәвам итә, ләкин коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча барлык киңәшләрне үтәү сорала. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүген 4 нче апрель көнне авылыбызда кошчылык фермасы ачылышында катнашты. Сайранов Рушан Рөстәм улы бүген бройлерлар үстерү өчен кошчылык фермасын ачты. Инде бүген үк фермага 6650 мең «Кросконкурент-3» токымлы чебешләр кайтарылган. «Эш башлаучы фермер» программасында катнашып грант откан, бүгенге көндә шулай матур итеп эшен башлап җибәргән Рушанга, аны аңлап, һәрьяклап ярдәм итеп торучы гаиләсенә алга таба зур уңышлар телибез. Мондый тырыш егетләребез булганда Кошман яшәячәк әле! Авылдашлар, чебиләрне әллә кайдан эзләп йөрмичә, май бәйрәмнәрендә Рушан хуҗалыгына рәхим итегез.
Просмотров: 424 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar