MENU
Албит » 2020 » Апрель » 24 » Хөрмәтле авылдашлар!
09:57
Хөрмәтле авылдашлар!
Бу көннәрдә мөэмин-мөселманнарның калебләре мөбарәк, изге Рамазан ае якынлашу уңаеннан шатлык-сөенечләр белән тулы. Без дулкынланып, кояш баю белән үк Рамазан аен каршы алдык.

Төнге күк йөзендә калыккан яңа ай безне Аллаһы Тәгаләгә ураза тоту, Коръән уку, изге гамәлләр һәм гыйбадәт кылу аша якыная алуыбыз турында хәбәр итте. Рамазан аенда Яралтучыбыз безгә бәһасез мөмкинлекләр бүләк итә: Ул Җәннәт ишекләрен ача һәм Җәһәннәм капкаларын яба, безнең изге гамәлләребезне күп тапкырларга арттырып яза һәм алар өчен безгә зур әҗер-саваплар бирә, шайтан коткысыннан азат итә... Шулай итеп, Раббыбыз Үзе үк мөселманнарга мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылырга һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Чынлыкта исә, Рамазан ае – тәүбә кылу, үз холкыңны төзәтү, гөнаһларыңнан котылу, истигъфар (гафу ителүен) сорау өчен яхшы мөмкинлек!

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُتِبَ عَلَيْكُمُ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ

Мәгънәсе: “И, иман китерүчеләр! Сездән алда килеп киткәннәргә (фарыз булып) язылган кебек, сезгә дә (Рамазан аендагы) ураза (фарыз буларак) язылды. Бәлки, (ачлык ярдәме белән гөнаһлардан сакланып,) тәкъвалык ияләреннән булырсыз!” (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 183-нче аять). Ә хәдистә болай диелә: “Кем дә кем Рамазан аенда иман белән һәм савапка ирешүгә өмет баглап ураза тотса, аның моңа кадәр булган гөнаһлары ярлыканыр” (әл-Бохари, Мөслим).

Ураза ул җанны пакьләү булса, төнге гыйбадәтләр – намазлар һәм Коръән уку – күңел бизәге. Билгеле булганча, Рамазан – ул шулай ук Коръән иңгән ай да әле, димәк, бу айда Кәлам Шәрифне укырга һәм өйрәнергә кирәк. Әмма аны укыганда безнең максатыбыз Аллаһының Сүзләре буенча фикер йөртү һәм аларның мәгънәсенә төшенү икәнлекне онытмаска тиешбез. Аллаһы безгә бу хакта әйтә:

شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِّلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِّنَ الْهُدَى وَالْفُرْقَانِ فَمَن شَهِدَ مِنكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ وَمَن كَانَ مَرِيضًا أَوْ عَلَى سَفَرٍ فَعِدَّةٌ مِّنْ أَيَّامٍ أُخَرَ يُرِيدُ اللَّهُ بِكُمُ الْيُسْرَ وَلَا يُرِيدُ بِكُمُ الْعُسْرَ وَلِتُكْمِلُوا الْعِدَّةَ وَلِتُكَبِّرُوا اللَّهَ عَلَى مَا هَدَاكُمْ وَلَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ

Мәгънәсе: “Рамазан ае – аңарда кешеләр өчен һидаят, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән (ай)” (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 185-нче аять).

Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ шулай дип өндәгән: “Коръән укыгыз, чөнки ул, дөреслектә, аны укыганнар өчен Кыямәт көнендә шәфәгатьче булыр” (Мөслим). Ул тагын болай дип тә әйткән: “Коръәннән укыган һәрбер хәреф өчен изгелек языла, ә һәрбер изгелек унга тапкырлана. Мин “әлиф”, “ләм”, “мим” бер хәреф дип әйтмим; “әлиф” – аерым хәреф, “ләм” – аерым хәреф һәм “мим” аерым хәреф” (әт-Тирмизи). Күргәнегезчә, Коръән укый белү – мөселман өчен зур бәхет, ул мөэмин бәндәнең калебен Кыямәт көненә кадәр нурландырачак.

Бергәләшеп җыелыша алмасак та, Рамазан ае безнең йөрәкләрне берләштерсен, гөнаһлардан һәм начар ниятләрдән коткарсын, безне юмарт, киң күңелле һәм ярдәмчел булырга өйрәтсен, эпидемияне җиңәргә ярдәм итсен. Аллаһы Тәгалә тарафыннан барлык мөселманнарның ихластан кылынган изге гамәлләре, уразалары, намазлары һәм догалары кабул булуын сорап дога кылам. Раббыбыз барыбызны да бәла-казалардан һәм авырулардан сакласын һәм авылыбызның һәр гаиләсенә, һәр йортка тынычлык, иминлек насыйп итсен! Әмин.
Просмотров: 370 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar